муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азеевская начальная школа - детский сад Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 423190,РТ,с.Азеево, ул. Советская д.23 |
| Телефон: | +7(843)-483-71-33 |
| E-Mail: | SAzeev.Nsm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Азеевская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Вафина Айгуль Ахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 9 учеников и 15 воспитанников |
| У нас учат: | 2 учителя и 2 воспитателя |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азеевская начальная школа - детский сад Новошешминского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
"Әниләр көне"н каршылап!!! 21.11.2013

Һәр елны 26 нчы ноябрьдә бөтен ил буенча “Әниләр көне” билгеләп үтелә. Безнең мәктәбебездә 1 нче сыйныф укучылары әниләренә багышлап үз куллары белән бүләккә чәчәк бәйләмнәрен ясадылар.
Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
-
Рейд 15.11.2013

Укытучылар бу атнада укучыларның өйләрендә булдылар. Балаларның өйдә нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен, көндәлек режимны үтәүләрен, өйгә бирелгән эшләрен кем белән һәм ничек әзерләүләрен тикшерделәр, аларның өйдәге тормышларына күзәтү оештырдылар.
-
Ата-аналар җыелышы 09.11.2013

9 нчы ноябрьдә "Без экстремизмга каршы"дигән темага ата- аналар алдында башлангыч сыйныф укытучысы Галимова З.В. доклад белән чыгыш ясады. Укытучылар укучыларның чирек билгеләре белән таныштырдылар.
-
Мәктәптә көзге өмә 02.11.2013

Бүген безнең мәтәптә көзге өмә оештырылды. Уен мәйданчыгына ком тараттык. Өмә оешкан төстә узды.
-
Бердәмлек көне 30.10.2013

4 нче ноябрь көнне бөтен Россия буенча Бердәмлек көне билгеләп үтелә. Без дә мәктәбебездә укучыларга бу бәйрәмнең тарихын сөйләдек. Бу тарихка кереп калган батырлар белән таныштырдык. укучыларның исләрендә ныграк калсын дип презентация дә кулландык.
-
Дәүләт символлары 29.10.2013

Укучыларга дәүләт символлары (флаг,герб,гимн) турында аңлатылды.Балалар арасында шушы темага рәсем конкурсы үткәрелде.
-
Сөмбелә бәйрәме 24.10.2013

Бүген мәктәбебездә Сөмбелә бәйрәме булып үтте. БалаларСөмбелә җибәргән биремнәрне бик теләп үтәделәр. Укытучы Галимова Зөлфия көз темасына багышланган бик матур презентация әзерләгән.Шушы презентацияне карап укучылар алган белемнәрен ныгыттылар Һәм алдагы дәресләрдә файдалану өчен күп мәгълүмат алдылар.
-
"Бездә кунакта - дәү әниләр" 23.10.2013

Бүген бездә кунакта әбиләр - дәү әниләр . Балалар әбиләр хөрмәтенә шигырьләр сөйдәделәр, җырлы – биюләрен, төрле күңелле уеннарын тәкъдим иттеләр. “Оныгыңны кулларыннан таны”, “ Дәү әнигә эндәшү” уены, “ Безнең яшьлек елларыбыз” турында сөйләшү.Бу уеннар бәйрәмне җанландырып җибәрде.
Безнең тәрбияләнүчеләребез олыларны хөрмәтләргә, аларга карата тупас мөгаләмәдә булырга ярамаганлыгын, киреләнүнең начар гадәт икәнен бик яхшы аңлыйлар.Олылар-дәү әниләрнең кадерле кешеләр булуларына нык төшенәләр.Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.
-
Балалар бакчасында ата-аналар җыелышы. 16.10.2013

16 октябрь көнне Акъяр балалар бакчасында чираттагы ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта балаларны бакчага йөртү, түләү мәсьәләләре каралды. 2013 нче елның 1 нче сентябреннән баланы бакчага йөрткән өчен түләү яңа тариф буенча саналачак. Шушы юнәлеш буенча да ата-аналарга аңлатып узылды. Ашату, чисталык, балаларның сәламәтлеге турында кайгырту мәсьәләләре дә каралды.
Әти- әниләр җыелышта бик актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Җыелыш җылы атмосферада үтте.
-
Өлкәннәр көне 09.10.2013

1 нче октябрьдән Өлкәннәр ункөнлеге башланды. Өлкәннәрне хөрмәтләп мәктәп мәдәният йорты белән берлектә бәйрәм кичәсе үткәрде. Әби-бабайлар укучыларның чыгышыннан бик канәгать калдылар, укучыларга зур рәхмәтләрен һәм изге теләкләрен җиткерделәр.







