муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азеевская начальная школа - детский сад Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 423190,РТ,с.Азеево, ул. Советская д.23 |
| Телефон: | +7(843)-483-71-33 |
| E-Mail: | SAzeev.Nsm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Азеевская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Вафина Айгуль Ахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 9 учеников и 15 воспитанников |
| У нас учат: | 2 учителя и 2 воспитателя |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азеевская начальная школа - детский сад Новошешминского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына стенд 31.03.2015

-
Информация для родителей 24.03.2015 Информация для родителей

-
Дару үсемлеге җыю 21.03.2015 21 нче март көнне авылыбыз янәшәсендә үсүче нарат үсентеләреннән бөре җыйдык. Дару ясау өчен барлыгы - 1кг 200 г. бөре җыелды.

-
Урман-зур байлык. 20.03.2015 «Урман –зур байлык » исемле сыйныф сәгате булып үтте. Максаты: туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, балаларга әхлак тәрбиясе бирү. Сыйныф сәгатендә балалар урманның әһәмияте ,ул нидән курка һәм аны саклау кагыйдәләре искә төшерелде. “Гөмбәләрне таныйсыңмы” уенын уйнадылар, магнитофон тасмасыннан кошлар тавышын тыңладылар, кызыл китапка кертелгән үсемлек һәм хайваннар белән таныштылар,табышмакларга җаваплар бирделәр.

-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 20.03.2015 Авылыбызның тыл ветераны Мифтахова Маһирә әбидә кунакта.

-
Әбекәй- алтыным,минем иң якыным. 06.03.2015 6 нчы март көнне мәктәбебездә 8 Март- Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышлап,"Әбекәй- алтыным,минем иң якыным" дигән кичә үткәрдек.Кунакка укучыларыбызның әбиләре килде.Бергәләшеп чын күңелдән сөйләшүдә халкыбызның онытылып барган гореф-гадәтләре, матур йолалары искә төшерелде.Бәйрәм кичәсе укучыларның җыр,шигырь,биюләре белән үрелеп барды.Әбиләр дә оныклары белән бергәләшеп күңел ачтылар.Күңелле уеннарда ярыштылыр,әбиләр мөнәҗәтләр көйләделәр,шулай ук яшьчакларын да искә төшерделәр. Әй сез, татар әбиләре, Нур сибә йөзләрегез. Шуңа күрә дә яз сыман Сезнең чал йөзләрегез. Чәчләргә ак карлар яусалар да, Язлар яши сезнең күңелдә. Өйрәнсеннәр яшьләр, сезгә карап, Сокланырлык тормыш төзергә.

-
Тыл ветераннарына медаль тапшыру. 25.02.2015 Бүген мәктәбебездә тыл ветераннарына медаль тапшыру тантанасы булды. Авылыбызда 18 тыл ветераннары бар. Бәйрәмдә аларны районнан социаль яклау бүлеге мөдире Гайфетдинова Әлфирә Хабибулла кызы котлады, авыл җирлеге башлыгы Гайнуллин Данияр Сәгыйть улы медальләр тапшырды. Ветераннарны хөрмәтләп концерт куйдык. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.

-
"Урок мужество","Ягез,әле малайлар!" 20.02.2015 Бүген мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көненә багышлап иң беренче "Батырлык дәресе" һәм дәресләрдән соң "Ягез,әле,малайлар" ярышы үткәрелде. Малайлар төрле, мавыктыргыч конкурсларда үзләренең җитез, өлгер,игътибарлы булуларын күрсәттеләр, актив катнаштылар."Батырлык дәресендә"батырлык төрләре (янгында,суга бату очракларында,кешеләргә ярдәм итү)турында әңгәмә үткәрелде,презентация күрсәтелде.

-
Шигырь конкурсы. 19.02.2015 Район үзәк китапханәсе оештырган "Во имя мира на земле" республика күләм шигырь укучылар конкурсында 3 нче сыйныф укучылары Кәлимуллин Булат, Садретдинов Ильсаф катнашты. Аларга грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

-
Минем әти, иң шәп әти! 19.02.2015








