Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423558, Республика Татарстан, Нижнекамский муниципальный район, Краснокадкинское сельское поселение, с. Верхние Челны, ул. Молодежная, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-544-50-16 |
| E-Mail: | vchelny.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнечелнинская СОШ" НМР РТ |
| Руководитель: | Ахтямов Фанис Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 52 учащихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
#МойУчительРТ#МойлюбимыйучительРТ 19.09.2019

#МойУчительРТ#МойлюбимыйучительРТ
Безнең сыйныф җитәкчебез - Мөслимә апа Шаймарданова. Ул безне татар теле һәм әдәбиятыннан укыта. Сыйныф җитәкчебез буларак Мөслимә апабыз бик кайгыртучан булды, безне гел барлап йөртә. Ул безнең икенче әниебез кебек. Үзе дә безне балалары шикелле ярата. Аның дәресләре һәрвакытта да бик эчтәлекле, җанлы үтә. Мөслимә апабыз аркылы без үзебезнең туган телебезне яратырга, сакларга өйрәнәбез. Шагыйрьләрне, язучыларны, аларның биографияләрен, тормыш юлларын, әсәрләрен укыйбыз. Ул бөек шагыйребез Г. Тукайның ничек ятимлектә үсүен, герой-шагыйрь М.Җәлилнең фашист концлагерында күргән газаплары турында сөйләгәндә күңелләр тула, күздән яшьләр килә иде. Йөрәктән чыккан сүзләр генә шулай йөрәккә үтеп керә ала. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән, укучыларын яраткан укытучы гына алар күңеленә үтеп керә ала. Менә безнең Мөслимә апабыз шундый УКЫТУЧЫ! Без аның дәресләрен һәрвакыт көтеп алабыз, игътибар белән тыңлыйбыз. Аның кәефен төшермәс өчен үзебез дә тырышып укыйбыз, дәресләргә яхшы итеп әзерләнеп киләбез. Без аны бик яратабыз!
Түбән Кама районының Югары Чаллы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Курбанова Алия -
#МойУчительРТ#МойлюбимыйучительРТ 19.09.2019

#МойУчительРТ#мойлюбимыйучительрт Мәрьям апабыз безне математика фәненнән укыта. Математика фәне төгәл фән буларак бик зур тырышлык таләп итә. Шуңа күрә һәр дәресне, теманы яхшылап үзләштерергә, аңларга кирәк. Мәрьям апабыз үз фәнен бик яратып, һәрберебез дә төшенерлек итеп аңлата. Без аның дәресләрен бик игътибар белән тыңлыйбыз. Әгәр дә аңлашылып бетмәсә дәрестән соң килеп мөрәҗәгать итәбез. Ул беркемне дә кире бормый, сабыр гына аңлата, төшендереп бирә. Ул чын мәгънәсендә олы йөрәкле укытучы. Без аны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез.
Түбән Кама муниципаль районы Югары Чаллы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Курбанова Алия -
#МойУчительРТ#мойлюбимыйучительРТ 19.09.2019

#МойУчительРТ#мойлюбимыйучительРТ Мин үземнең беренче укытучым - Кадрия апа Миннегалиева турында язарга телим. Беренче укытучы һәрвакытта да күңелләрдә саклана, үзенә аерым урын алып тора. Бүгенгедәй хәтеремдә: беренче сыйныфка укырга кергәндә куркып кына килдем. Җитмәсә башка авылга бит әле. Таныш түгел апалар, балалар. Каушап та калдым. Сыйныфка кергәч якты итеп елмаеп Кадрия апа каршы алды. "Мин сезнең укытучыгыз булам,"- дип ягымлы итеп эндәшкәч бөтен каушауларым юкка чыкты. Беренче күрүдә үк күңелгә якын булып тоелды. Менә шулай мәктәпкә дә, сыйныфташларга да ияләшеп укып киттем. Кадрия апа безне хәрефләр танырга, хәрефләрдән иҗекләр, сүзләр төзергә, саннарны кушарга, алырга өйрәтте. Белем серләренә төшендерде. Аның аркылы без дөньяны тагын да ныграк танып белергә, үзебезне ничек тотарга, күркәм-әхлаклы булырга өйрәндек. Яңа ел кичәләре, 8 март бәйрәмнәре булганда бергәләп биергә, җырларга өйрәнә идек. Һәр бәйрәм уңаеннан концертлар куйдык. Кадрия апа безне һәрвакыт үз балалары кебек барлап йөртте. Беркемнән дә кыерсыттырмады. Минем балаларым диеп кенә йөрде. Олы сыйныфларга җитсәк тә, төрле сораулар белән аңа мөрәҗәгать итәбез. Ул бервакытта да безне кире бормый, киңәшләрен бирә, безнең турыда кайгыртып йөри. Шундый олы йөрәкле кеше инде ул безнең Кадрия апабыз! Мин аны бик яратам һәм хөрмәт итәм.
Түбән Кама муниципаль районы Югары Чаллы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Курбанова Адилә. -
"Минем яраткан укытучым" республикакүләм конкурсында укучыларыбыз актив катнашуын дәвам итәләр 18.09.2019

#МойУчительРТ#МойлюбимыйучительРТ Мәктәп ул - икенче өй дип әйтәбез. Чыннан да шулай. Анда безне икенче әниләребез кебек укытучыларыбыз каршы ала. Безнең сыйныф җитәкчебез - Халидә апа турында язасым килә. Халидә апабыз безне биология һәм география фәннәреннән укыта. Түбән сыйныфларда биологиядән үсемлекләрне, аларның төзелешләрен, ничек үрчүләрен өйрәнгән булсак, алга таба хайваннарның, бөҗәкләрнең, кошларның төзелешләрен һәм ничек туклануларын, кайларда яшәүләрен өйрәндек. География дәресләре дә бик эчтәлекле үтә. Ул безгә төрле илләрдәге тауларны, елгаларны, океан һәм диңгезләрне өйрәтә. Халидә апа кайсы гына ил, андагы табигать турында сөйләсә дә, үзебез дә шунда йөргән шикелле күз алдына китереп утырабыз. Чөнки ул безнең күңелләргә үтеп керерлек итеп аңлата. Халидә апабыз, кош үзенең балаларын ничек канаты астына җыеп саклый, безне дә шулай барлап йөртә. Безнең икенче әниебез ул! Без аны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез.
Түбән Кама районы Югары Чаллы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Курбанова Адилә
#ВерхниеЧелны
#Нижнекамск
#Образованиенк -
ГИБДДдан кунаклар килде 17.09.2019

Бүген мәктәпкә Түбән Кама шәһәренең ГИБДД бүлегеннән Валишин А.Р. һәм Уразов В.И. килде. Алар 2-3 сыйныф укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрделәр һәм аларга үзләре белән алып килгән китап-бүләкләрен тараттылар
-
Бөтенрәсәй юл йөрү кагыйдәләре буенча олимпиаданың сайлап алу турында бүген урта звено укучылары үзләренең көчләрен сынап карады. 17.09.2019

8 сыйныф укучылары Аглямова Азалия, Курбанова Адилә, Шаймарданов Шамил һәм Зиннатуллин Ислам команда булып оешып ПДД буенча олимпиадада катнаштылар
-
Конкурс "МойУчительРТ" 15.09.2019

Это наша the best and favorite teacher - Гульнария Марсельевна. Благодаря ей Present and Future мы знаем наизусть. Склонение глаголов нам близко. Мы думаем так по-английски. Respect вы сегодня примите! Вы - точно the best, наш учитель!
МБОУ "Верхнечелнинская СОШ" НМР РТ
Ягудина З.А.
11 класс
#МойУчительРТ
#ВерхниеЧелны -
Көзге урманга экскурсия - 2019 13.09.2019

Көзге урманга экскурсияне укучылар сөенеп көтеп ала. Гадәттәгечә ул куркынысызлык кагыйдәләрен аңлатудан башлана. Сыйныф җитәкчеләре тарафыннан куллар куйдырыла.
-
9 сыйныф укучысы Нафикова Рания уңышлары белән сөендерә 12.09.2019

Рания "Укради название и сочини историю" исемендәге бөтенрәсәй сочинение язу конкурсында җиңүче дип табылды! Молодец! Алга таба да уңышлар гына аңа телибез.
-
12 сентябрь - Россия күләмендә экологик диктант язу көне булып үтте. 12.09.2019

12 сентябрь - Россия күләмендә экологик диктант язу көне булып үтте. Безнең мәктәпнең 9 сыйныф укучылары әлеге чараның актив катнашучылары булды. Барлыгы 14 укучы үзенең көчен сынап карады.










