Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423558, Республика Татарстан, Нижнекамский муниципальный район, Краснокадкинское сельское поселение, с. Верхние Челны, ул. Молодежная, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-544-50-16 |
| E-Mail: | vchelny.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнечелнинская СОШ" НМР РТ |
| Руководитель: | Ахтямов Фанис Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 52 учащихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
"Эшкә, укырга велосипед белән" акциясендә безнең мәктәп - ҖИҢҮЧЕ! 26.09.2019

Бүген Түбән Кама автошәһәрчегендә урнашкан "Велики" музеенда "Эшкә, укырга велосипед белән" акциясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Проект җитәкчесе Рәис Шаехов "Кече оешма" (10 кеше), "Урта оешма" (10-200 кеше) һәм "Зур оешма" (200-1000 кеше) категориясе буенча җиңүчеләргә диплом һәм "Спортмастер" кибетенең сертификатларын тапшырды. Шундый файдалы акцияне тиешле дәрәҗәдә күп көч куеп оештыручыларга бик зур рәхмәт. Алга таба эшкә, укырга велосипедта йөрүчеләр саны артсын иде дигән теләктә калабыз
-
Махмутова С.И. 8-11 сыйныфлар өчен профсоюз дәресе үткәрде. 24.09.2019

-
Безнең чыгарылыш укучыбыз, хәзерге вакытта Түбән Кама медицина көллияте студенты Наталья Буланова «Сәламәтлек турында кайгыртып» һөнәри осталык конкурсында көмеш медаль яулаган. 23.09.2019

Безнең чыгарылыш укучыбыз, хәзерге вакытта Түбән Кама медицина көллияте студенты «Сәламәтлек турында кайгыртып» һөнәри осталык конкурсында көмеш медаль яулаган.
Наталья Буланова 1000 сорау арасыннан очраклы рәвештә бирелгән 50 сорауга төгәл җаваплар биргән, «авыруга» диагноз куйган һәм ашыгыч ярдәм күрсәткән, нык авыручы кешенең туганнарына аны өй шартларында дәвалаганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген сөйләгән. Болар барысы да - фельдшерлык практикасы элементлары, безнең шәһәрдәшебез бу өлкәдә белеменең югары булуын раслый алган. -
Ата-аналар җыелышы үтте 23.09.2019

-
Укучыларга гриппка каршы вакцина ясалды 23.09.2019
Хөрмәтле әти-әниләр!Сонгы елларда балаларда грипп белэн чирләүчеләр бер очрак та булмады.Прививка ясагач бөтенләй чирләмәү дигэнне аңлатмый, җиңел үткәрү булырга мөмкин. Грипп белэн ОРВИ ны бутамаска кирэк. Балаларыгызның сәламәтлеге сезнең кулда.Сау - сәламәт балалар үстерергэ, исән - имин укырга насыйп булсын.Фельдшер:Шэйдуллина З.И. -
"Көз байлыклары" күргәзмәсенә эшләр көтәбез 23.09.2019

Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр!
Мәктәптә "Көз байлыклары" дигән иҗади эшләр күргәзмәсе оештырылды. Эшләрегезне 26 сентябрьгә кадәр тәкъдим итә аласыз. Нәтиҗәләрне "Уңыш бәйрәме"ндә ясыйбыз.
-
11 сыйныф укучысы Валиуллин Әмир һәм 2018 елгы чыгарылыш укучыбыз Ахмадуллина Фирүзәгә бадминтонда тиңнәр булмады! 22.09.2019

Бүген мәктәп спортзалында авыл җирлекләре арасында районкүләм бадминтон буенча ярыш узды. Безнең Кызыл Чапчак авыл җирлеген 11 сыйныф укучысы Валиуллин Әмир һәм 2018 елгы чыгарылыш укучыбыз Ахмадуллина Фирүзә яклады. Икесе дә бар көндәшләрен гел җиңеп барып, беренчелекне яуладылар.
-
"Велосипедта эшкә, укырга!" акциясендә катнашкан өчен Түбән Кама шәһәреннән бүләкләр килде 21.09.2019
Бүген укучылар, укытучылар өчен көтелмәгән, ләкин сөенечле чираттан тыш линейка үтте. Кичә "Эшкә, укырга велосипед белән!" акциясенең төп оештыручысы Рәис Шаехов Түбән Кама шәһәреннән үк килеп мәктәпкә бару өчен транспорт чарасы итеп 20 сентябрь көнне нәкъ менә велосипедны сайлаган укучы һәм укытучыларга бүләкләр кертеп чыкты. Алга таба үткәрелә торган шундый акцияләрдә катнашырга теләк белдерүчеләр тагын да күбрәк булыр дип өметләнеп калабыз! -
20 сентябрь - Бөтенрәсәй күләмендә "Эшкә, укырга велосипедта!" акциясе көне 20.09.2019

Мәктәп күләмендә әлеге акциядә укытучылар да, укучылар да актив катнашты. 15 укытучының 13 е, 88 укучының 18 е эшкә, укырга велосипед белән килде. Шулай ук әти-әниләребез балалары белән бергәләп "Велосипедта эшкә, укырга әти белән бергәләп!", "Гаилә белән велосипедны сайлыйбыз!" кебек ациядә дә катнаштылар.
-
#МойУчительРТ#МойлюбимыйучительРТ 19.09.2019

#МойУчительРТ#МойлюбимыйучительРТ
Безне рус теле һәм әдәбиятыннан Сәлимә апа Мәхмүтова укыта. Без, республикабызда дәүләт телләре рус һәм татар теле булганлыктан, рус телен дә камил белергә тиешбез. Шагыйрь Ш.Маннур язганча:
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Сәлимә апабыз безгә рус теленең бөтен нечкәлекләрен өйрәтә. Аның аркылы без рус халкының бөек шагыйрьләрен, язучыларын белдек. А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, С. Есенин, С.Я.Маршак шигырьләрен укыдык. Н.В. Гоголь, Н.А. Некрасов, Л.Н. Толстой әсәрләре белән таныштык. Без Сәлимә апаның дәресләрен яратабыз. Аның дәресләре бик җанлы үтә. Һәр дәрес саен яңа әсәрләр өйрәнәбез, сүзләрнең ничек язылышын, төзелешен беләбез. Рус теленең нинди бай тел булуын аңлыйбыз. Сәлимә апа үз эшен яратып башкара. Ул бездә рус теленә карата мәхәббәт тәрбияләп, башка телләрнең дә тормышта мөһим икәнлеген аңлатты.
Түбән Кама районының Югары Чаллы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Курбанова Адилә










