Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423558, Республика Татарстан, Нижнекамский муниципальный район, Краснокадкинское сельское поселение, с. Верхние Челны, ул. Молодежная, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-544-50-16 |
| E-Mail: | vchelny.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнечелнинская СОШ" НМР РТ |
| Руководитель: | Ахтямов Фанис Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 52 учащихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
"Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый» 27.01.2020

Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы-иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу халкыбызның ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632253 ленинградлының гомере өзелә. 2020 нче елның 27 нче гыйнварында, ягъни бүген Ленинград камалышы өзелүгә 76 ел тулды. "Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый» дигән сүзләр әлеге истәлекле көн символына әверелде.
-
Профсоюз утырышында коллектив килешүе белән танышу 27.01.2020
Профсоюз председателе Махмутова С.И. коллективны коллектив килешүе белән яхшылап аңлатып, таныштырып чыкты. -
Зиатдинова Талия һәм Нафикова Рания рус һәм татар әдәбиятыннан республикакүләм олимпиадага барачаклар 25.01.2020

8 нче сыйныф Зиатдинова Талия әдәбияттан һәм 9 нчы сыйныф укучысы Нафикова Рания әдәбият белән рус әдәбиятыннан Казанга мәктәп, район данын яклап республикакүләм олимпиадага барырга әзерләнәләр. (җитәкчеләре Шаймарданова М.Г., Киямутдинова И.Г.)
-
Волонтерлар белән отряд эшчәнлеген алга таба тагын да ныграк җәелдерү, үстерү өчен 227 000 күләмендә грант оттык. 23.01.2020

Волонтерлар белән отряд эшчәнлеген алга таба тагын да ныграк җәелдерү, үстерү өчен 227 000 күләмендә грант оттык. Россия укучылар хәрәкәте (РДШ) отряд өчен кыйммәтле бүләкләр җибәрде. Хәзер безнең үзебезнең РДШ киемнәребез бар. Алга таба да актив булыйк, укучылар! Һәрчак ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итәргә ашыгыйк!
-
Төрле елларда мәктәп тәмамлаган укучыларыбыз! Колач җәеп сезне көтеп калабыз! Рәхим итегез! 23.01.2020

-
Башлангыч сыйныф укытучысы Шайдуллина Г.Н. һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы Киямутдинова И.Г. ны укыту-тәрбия бирү процессында ирешкән уңышлары өчен дәүләт тарафыннан бирелгән грамота һәм медаль алулары белән котлыйбыз! 23.01.2020

Башлангыч сыйныф укытучысы Шайдуллина Г.Н. һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы Киямутдинова И.Г. ны укыту-тәрбия бирү процессында ирешкән уңышлары өчен дәүләт тарафыннан бирелгән грамота һәм медаль алулары белән котлыйбыз!
-
Махмутова С. И. җитәкчелегендә фронттан килгән хатлар буенча эшләнгән проект эше тулысынча музейга тапшырылды. Бик зур рәхмәт! 22.01.2020

Махмутова С. И. җитәкчелегендә фронттан килгән хатлар буенча эшләнгән проект эше тулысынча музейга тапшырылды. Бик зур рәхмәт!
-
7-11 сыйныфлар өчен рус теле һәм әдәбияты укытучысы Махмутова С.И. проект өстендә эшләү үзенчәлекләрен тәфсилләп аңлатты 21.01.2020
9 сыйныф укучысы Шайдуллина К.Р. укучылар өчен булган "Подвигу жить" республикакүләм фәнни-гамәли конференциясенең муниципаль этабында "Фронт хатлары" исемле проект эше белән 2 урын алды. Проект җитәкчесе - Махмутова С.И.7-11 сыйныфлар өчен рус теле һәм әдәбияты укытучысы Махмутова С.И. әлеге эшне презентация ясап, проект өстендә эшләү үзенчәлекләрен тәфсилләп аңлатты. -
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 1-5 класс укучылары өчен рус теле һәм әдәбияты укытучысы Махмутова С.И. Батырлык дәресе үткәрде. 21.01.2020

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 1-5 класс укучылары өчен рус теле һәм әдәбияты укытучысы Махмутова С.И. Батырлык дәресе үткәрде.
-
" Чулпы" бию коллективы Казан шәһәренең В.И.Ленин исемендәге КДК да узган Халыкара "STAR FRIENDS" фестивалендә ике бию белән чыгыш ясап 2 һәм 3 дәрәҗәле урын алдылар. 20.01.2020
Бүген " Чулпы" бию коллективы (җит. Исмагилова Фәнүсә) Казан шәһәренең В.И.Ленин исемендәге КДК да узган Халыкара "STAR FRIENDS" фестивалендә ике бию белән чыгыш ясап 2 һәм 3 дәрәҗәле урын алдылар. Медальләр һәм кубок белән бүләкләнделәр.Укучыларыбызны әлеге конкурска җәлеп иткән мәдәният йорты хезмәткәрләренә, биергә өйрәтүче апаларына бик зур рәхмәт!










