Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 14 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Диплом алдык 28.02.2023

МББУ тәрбиячеләре арасында уздырылган "Туган ягым- туган төбәгем" дигән зонаара туган якны өйрәнү-эзләнү проект эшләре нәтиҗәләре буенча тәрбиячеләр: ТимеркаеваГ.Т., Шайхайдарова. Г.Д. 1нче урын алдылар.
-
Семинарда катнаштык 27.02.2023

"Миләшкәй" балалар бакчасында бакча мөдирләренең районара семинары узды. Семинарда мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә гамәлгә ашырыла торган проектларны тәкьдим итү, педагогларның чыгышлары, мастер -класслар күрсәтү, эш тәҗрибәсе буенча фикер алышу булды.
-
Әтиләрне котладык. 22.02.2023

Кечкенәләребез Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әтиләргә бүләкләр ясадылар һәм видео котлау җибәрделәр.
-
Уңышларыбыз 21.02.2023

Муса Җәлил иҗатына багышланган IРеспубликакүләм "Кызыл ромашка" конкурсында катнашып Санникова Альбина II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2023

21 февраль-Халыкара туган тел көне!
Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар.
(Р. Вәлиев)
-
Самолетлар аэродромда 20.02.2023

Кечкенәләр Ватанны саклаучылар көне уңаеннан самолетлар әвәләделәр. Соңыннан үзләренең очкычлары беләнуйнадылар. Балалар үз эшләреннән канәгать калдылар.
-
Конкурста катнаштык 17.02.2023

Татар халкының герой - шагыйре Муса Җәлилнең иҗатына багышланган балалар арасында уздырылган I Республиикакүләм "Кызыл ромашка" конкурсында катнашып, Маликова Елизавета "Нәфис сүз" номинациясендә II дәрәҗә лауреат дипломына ия булды.
-
М. Җәлил туган көн 15.02.2023

15 февраль герой- шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан балалар Муса Җәлилнең иҗаты , аның китаплары , шигырьләре белән таныштылар. Шагыйрьнең шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп сөйләделәр.
-
Саф һавада физкультура 14.02.2023

Кечкенәләр төркемендә саф һавада физик эшчәнлек даими үтә. Саф һавада үткәрелгән шөгыльләр йөрәк -кан тамырлары, сулыш алу, мускул һәм башка мөһим организм системаларының үсешенә булышлык итә.
-
Кояш ясыйбыз 14.02.2023

Кояшкаем чык,чык,
Майлы ботка бирермен.
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Кояш турындагы эндәшне искә төшергәннән соң кечкенәләр үзләренең кояшларын ясадылар.










