Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 14 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Һәрвакыт булсын кояш! 01.06.2026

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, бакчабызда балалар өчен кече Сабантуй үткәрдек. Милли уеннарда балалар бик теләп катнаштылар һәм бәйрәмнән бик шат калдылар.
-
Сау бул, бакча! 28.05.2026

Бакчадагы чыгарылыш кичәсе - барлык бәйрәмнәр арасында иң дулкынландыргыч, иң онытылмаслык бәйрәм. Бәйрәм бик тәэсирле һәм җылы шартларда узды. Барлык балалар һәм ата-аналар исеменнән тәрбиячеләргә һәм бакча хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре әйтелде. Бәйрәм азагында балалар һавага шарлар очырдылар. Ак юллар сезгә, балалар!
-
Җиңүләрнең даны мәңгелек 08.05.2026

Иске Карамалы мәдәният йорты каршында урнашкан обелиск янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг үтте. Безнең бакча коллективы һәм бакчада тәрбияләнүче балалар матур шигырьләр, җырлар белән чыгыш ясады. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!
-
Мин-милләтемнең киләчәге ,горурлыгы 30.04.2026

Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Ханнанова Мәликә "Мин- милләтемнең киләчәге, горурлыгы" муниципаль конкурсында җиңү яулады. Мәликәне чын күңелдән тәбрик итәбез!
-
Яшь бөреләр - 2026 28.04.2026

27 нче апрель көнне районыбызда "Яшь бөреләр - 2026" районкүләм талантлы балалар фестиваленең Гала концерты узды. Бакчабыздан Ханнанова Мәликә һәм Гайрова Эльза "Вокаль-дуэт" номинациясендә II урынны яулады. "Вокаль-соло" номинациясендә Ханнанова Мәликә I урынга лаек булды.
-
Сәламәтлек көне 10.04.2026

7 нче апрель - Бөтендөнья сәламәтлек коне уңаеннан, бакчабыз белән "Сәламәтлеккә бер адым" акциясенә кушылдык.
-
Әнием-алтыным 10.03.2026

Бүген әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
-
Ватанны саклаучылар көне 19.02.2026

Тыныч булсын ил-көннәр,
Кояш нурларын сипсен.
Безнең һәрбер көнебез
Әтиләр белән үтсен.
-
М.Җәлил "Куян" 12.02.2026

Герой-шагыйрь Муса Җәлил атналыгы кысаларында балалар шагыйрьнең "Куян" шигыренә рәсем ясадылар.
-
Искечә Яңа ел 13.01.2026

Бакчада искечә Яңа ел бәйрәмен билгеләп үттек. Балалар шигырьләр сөйләп, җырлап, уеннар уйнап күңел ачтылар.










