Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 14 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Керпеләр 22.01.2025

Балалар табигать материаллары (нарат ылысы) кулланып керпе әвәләделәр.
Керпе, Керпе, күр инде,
Энәләрең никадәр!
Уйнар идем синең белән,
Шундый булмасаң әгәр.
-
Конкурста катнаштык 20.01.2025

Балалар әти-әниләре белән берлектә Республикакүләм үткәрелгән "Зима-время чудес" дип аталган иҗади кул эшләнмәләре конкурсында катнашты. Аларга уңышлар телибез!
-
Искечә Яңа ел 13.01.2025

Бакчада һәр елны Искечә Яңа ел билгеләп үтелә. Балалар бүген үзләренең Яна ел чыршысы белән хушлаштылар, чыршы тирәли җырлап әйләнделәр, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Алар бәйрәм мизгелләреннән онытылмас тәэсирләр алдылар.
-
Яна ел килә безгә 25.12.2024

Бакчада "Яна ел килә безгә" дигән балалар иртәсе үтте. Бу көнне балалар көтелмәгән маҗаралар, әкият геройлары, җырлар-биюләр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау, уеннар һәм сюрпризлар дөньясына чумдылар. Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле Кыш бабайдан бүләкләр алу булды.
-
Ел тәрбиячесе - 2025 17.12.2024

Тәрбиячебез Гүзәлия Диктат кызы "Ел тәрбиячесе - 2025" конкурсының муниципаль турында катнашып уңышлы чыгыш ясады. Гүзәлияне котлыйбыз һәм алда да уңышлар теләп калабыз!
-
Рәсәй Конституциясе көне 12.12.2024

12 декабрь - Рәсәй Конституциясе көне. Шул уңайдан бакчада авыл китапханәсе белән берлектә "Мин бәхетле, мин хокуклы" дигән танып-белү уены уздырылды. Балалар үзләренең хокуклары турындагы белемнәрен ныгыттылар.
-
Проект кысаларында 06.12.2024

"Гаҗәеп тантамареска" проекты кысаларында әниләр белән тантамареска театрына маскалар ясадык.
-
Конкурста катнаштык 29.11.2024

Тәрбияче Шайхайдарова Гүзәлия "Ел тәрбиячесе - 2025" конкурсының районның "Миләшкәй" балалар бакчасында узган сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясап икенче турга узды. Гүзәлиягә уңышлар телибез!
-
Әниләр көне 26.11.2024

Бакчада Әниләр көне уңаеннан "Әниләрне яратыйк" дип исемләнгән балалар иртәсе узды. Балалар әниләренә багышлап күңелгә үтеп керерлек шигырьләр сөйләделәр, җыр җырладылар. Балалар тарафыннан әзерләнгән әкият әниләр күңеленә аеруча хуш килде. Бәйрәм әниләр белән чәй өстәле артында бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.
-
Саннар илендә 21.11.2024

Балалар белән иң гади математик күзаллауларны үстерү шөгылендә саннарны өйрәнүне ныгыту максатыннан төрле уеннар уйнадык.










