Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 14 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Конкурста катнаштык 18.11.2024

Балалар белән республикакүләм үткәрелгән "Царица-Осень" дип исемләнгән конкурста кул эшләре белән катнаштык.
-
Бәйрәм иртәсе 11.11.2024

Бакчада "Исәнме, алтын көз" дип аталган көзге балалар иртәсе узды. Бәйрәмгә кунакка Керпе белән Көз кызының килүе бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.
-
Күргәзмә оештырдык 08.11.2024

Бакчада әти-әниләр, балалар катнашында көзге байлыклардан үз куллары белән ясалган кул эшләреннән "Алтын көз" дип исемләнгән күргәзмә оештырдык. Күргәзмәдә барлык әти-әниләр дә актив катнаштылар.
-
Кул хезмәте 31.10.2024

Балалар әвәләү шөгылендә чыршы күркәләре һәм пластилин кулланып тычкан ясадылар. Табигый материаллар куллану балаларның иҗади сәләтләрен үстерә һәм шөгыльгә кызыксыну уята.
-
Саф һавада хезмәт 28.10.2024

Бакчада балалар хезмәт тәрбиясенә өйрәнеп үсәләр. Хезмәт дөрес оештырылганда бала шатлык хисләре кичерә, хезмәтнең тәмен тоя.
-
Икмәк көне 23.10.2024

Авыл мәдәният йорты белән берлектә бакчада "Икмәк барысына да баш" дип аталган чара узды. Балаларга игенче хезмәтенең асылы турында сөйләдек, икмәк өстәлләребезгә килеп утырганчы нинди юллар үтүе, аның кадере турында төшендердек.
-
Әтиләр көне 21.10.2024

Әтиләр көне уңаеннан балалар күңел җылыларын биреп, үз куллары белән әтиләренә бүләк ясадылар һәм музыкаль видео сәлам җибәрделәр.
-
Гаиләгә -төп юл ! 14.10.2024

Гаилә елы кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү, транспорт травматизмын булдырмау һәм пропагандалау максатыннан үткәрелгән "Гаиләгә - төп юл!" дип исемләнгән район бәйгесе узды. Бәйгедә безнең бакча данын Маликовлар гаиләсе яклады. Алар барлык биремнәрне уңышлы үтеп, "Иң закон тыңлаучан гаилә" номинациясендә җиңү яулады. Маликовлар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм җиңүләр телибез.
-
Акциягә кушылдык 10.10.2024

"Агачларны саклыйк" акциясенә кушылып бик күп макулатура җыеп табигатебезгә ярдәм иттек.
-
Рәхмәт хаты 07.10.2024

Хезмәттәшләребез Таҗиева Гөлшат һәм Гараева Ләйсән купьеллык хезмәтләре өчен Мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Сезгә сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез!










