МБОУ «Митряевская начальная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Митряево, ул. Пушкина, д. 50 |
| Телефон: | 8(5556)3-25-38 |
| E-Mail: | Smitr.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Митряевская НОШ» Муслюмовского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хузина Лилия Лаздатовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 8 учащихся и 13 воспитанник |
| У нас учат: | 2 учителя и 2 воспитателя |
МБОУ «Митряевская начальная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Безнең уңышлар 24.02.2021

Тәрбиячеләр, әти-әниләр, балалар тарафыннан төшерелгән мультфильмнар, видеороликлар белән республика күләмендә үткәрелгән “Милли Мультифест” фестивалендә катнаштык. Актанышта үткәрелгән зона турына 5 эшебез үтте. Шунысы куанычлы, “Былтыр маҗаралары”, “Чуар тавык” һәм “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” дигән видеоязмалар Казанга финал турына үттеләр.
-
"Авыл утлары" гәҗите бездә кунакта 22.02.2021

Укучыларның үзләре язган мәкаләләре “Авыл утлары” гәҗитендә басылды. Класс сәгатендә укучылар үзләренең мәкаләләре белән таныштылар.
-
Парламент дәресе 16.02.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Татарстан - безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы буларак мәдәни һәм тел күптөрлелеге” дигән тема астында парламент дәресе үтте.
-
Бөек шагыйребезгә 115 ел 15.02.2021

Башлангыч сыйныфларда “2021 нче ел – туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан чара узды.
-
Онлайн-очрашу 15.02.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Әфган сугышы ветераны Ногманов Фәргат Фәһемулла улы белән онлайн-очрашу булды.
-
Ярышка әзерләнәбез 13.02.2021

Хәрби –патриотик айлык кысаларында шашка, шахмат ярышларына әзерлек бара.
-
Чаңгы юлы-2021 13.02.2021

“2021 нче ел – туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан, җирлек белән берлектә, “Татарстанда чаңгы юлы-2021” ярышлары оештырдык. Ярышта укытучылар, тәрбиячеләр, мәктәп балалары да актив катнашты.
-
Цифрлы дәрес 11.02.2021

“Цифрлы дәрес” кысаларында 2-4 нче сыйныф укучылары белән цифрлы җиһаз-җайланмаларны куркынычсыз кулланырга өйрәнү буенча дәрес узды. Балалар видеороликтан шәхси мәгълүматны сакларга, дөрес, куркынычсыз, тиешле урында гына куллана белергә, интернет челтәрдән дөрес файдаланырга, саклану чараларына өйрәнделәр, тренажерда өйрәнгәннәрен ныгыттылар.
-
Туган телем-иркә гөлем 10.02.2021

“2021 нче ел – туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” елы уңаеннан авыл мәдәният йорты китапханәчесе Римма Самигулла кызы балаларны райондаш әдипләребез китапларыннан төзелгән күргәзмә һәм туган телебез турында бөек шәхесләрнең әйтемнәре белән таныштырды.
-
Без булачак солдатлар 09.02.2021

Хәрби –патриотик айлык кысаларында укучылар белән марш атлап йөрү буенча өйрәнүләр үтә.





