МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 83 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
15 май Гаилә көне\15 мая Международный день семьи. 15.05.2020

15 май Халыкара гаилә көне. Шул уңайдан бакчабызның барлык төркемнәрендә дә " Минем гаиләм- минем терәгем" темасына рәсем, фото күргәзмәләре, "Минем гаиләм", "Гаилә гореф-гадәтләре", "Дөньядагы иң яхшы әни, иң яхшы әти- минеке" темасына әңгәмәләр уздырылды.
15 мая во всем мире отмечается Международный день семьи .В группах проведены тематические беседы, посвящённые этой дате с различной тематикой: «Моя семья», «Лучше мамы, лучше папы в мире не найти», «Семейные традиции», педагоги оформили выставку-коллаж совместных творческих работ детей, родителей и педагогов «Семьи счастливые моменты».
Воспитатели ставили перед собой задачи повышения роли семьи, её статуса в нашем обществе, укрепление у детей чувства благодарности к родителям за их заботу и внимание. -
"Бөҗәкләр дөньясы"/ "Мир насекомых" 13.05.2020

Яз-табигать белән аралашу өчен бик яхшы вакыт. Балалар өчен гаҗәеп бөҗәкләр дөньясы белән танышу өчен мөмкинлекләр ачыла. Балалар урамда йөргәндә аларны күзәтергә бик яраталар. Алар аларны үләндә, төсләрдә эзләп таба. Бу-күбәләкләр, балкортлары, шөпшәләр умарталар, төрле коңгызлар һ.б. Уртанчылар төркемендә иртәдән бөҗәкләр дөньясы турында әңгәмәләр узды. Балаларга сәнгать һәм танып-белү әдәбиятын укыдылар, дидактик, сүзлек, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, тематик альбомнарны карадылар, үрмәкүч аппликациясен ясадылар. Эшчәнлекнең төрле төрләре барышында балалар бөҗәкләр тормышыннан бик күп кызыклы фактлар белделәр: кайда яшиләр, нәрсә белән туклана, ничек үрчи, аларга карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга, бөҗәкләрнең тормыш шартларын бозмаска өйрәнделәр. Шулай итеп, балалар бөҗәкләр дөньясы белән танышуын дәвам итәләр.
Весна — прекрасная пора для общения с природой. Для детей открываются возможности для ознакомления с удивительным миром насекомых. Ребята очень любят за ними наблюдать во время прогулок. Они отыскивают насекомых в траве, в цветниках. Это – бабочки, стрекозы, шмели и пчёлы, божьи коровки, разнообразные жуки и т. п. В детском саду сегодня День насекомых. В средней группе уже с утра беседы, которые вызывают интерес об удивительном мире насекомых. Детям читали художественные и познавательную литературу, играли в дидактические, словесные, подвижные игры, рассматривали тематические альбомы. Воспитанники вместе с воспитателем выполнили аппликацию. Такие чудесные божьи коровки получились!. В ходе различных видов деятельности дети узнали много интересных фактов из жизни насекомых: где живут, чем питаются, как выглядят, познакомились и научились бережно относиться к маленьким соседям по планете, учились не нарушать условия жизни насекомых.
-
Бакчабызга рәхим итегез!Добро пожаловать в детский сад! 12.05.2020

12 майдан башлап безнең балалар бакчасы штат режимында эшли башлады. Һәр иртә балаларның температуралары үлчәнә, тамаклары карала. ОРВИ симптомнары булган балалар бакчага кабул ителми. Балаларны үзизоляцияләүдән соң адаптацияләү педагогларның ата-аналар белән бергә эшләве нәтиҗәсендә уңышлы уза.
Начиная с 12 мая наш детский сад работает в штатном режиме. Каждое утро у детей замеряют температуру, осматривают горло и слизистую. Усилен утренний фильтр: детей с насморком и другими симптомами ОРВИ е принимают. Адаптация детей после самоизоляции проходит успешно, благодаря совместной работе педагогов с родителями воспитанников.
-
Уйнап күңел ачабыз 26.03.2020

Мөстәкыйль эшчәнлекләр вакытында балаларның яратып уйный торган уеннары- сюжетлы-рольле уеннар.Бу уеннар аркылы балаларның һөнәрләр турындагы кузаллаулары формалаша.Без алардан киләчәктә оста пешекчеләр, төзүчеләр, сатучылар, табиблар чыгар дип өметләнәбез.
-
"Әкияттә-кунакта" 24.03.2020

"Әкияттә- кунакта" проектын дәвам итеп, уртанчылар төркеме балалары әкиятләр өчен декорацияне үзләре ясап уйнарга яраталар.
-
"Хуш киләсең, Нәүрүз" 20.03.2020

Ел саен уза торган традицион йола бәйрәме булган Нәүрүз быел да "Ләйсән" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә гөрләп узды. Нәүрүз – Яңа көн, язны каршылау, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Бәйрәм төркем тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчесе белән берлектә әзерләнде. Нәүрүз турында шигырьләр, җырлар җырлап, бергә төрле уеннар, ярышлар оештырдык. Әлбәтта, алдакчы Убырлы һәм Кыш бабайдан башка бәйрәм узмады, алар Нәүрүзбикәне качырган иде. Балаларыбыз ярдәме белән бәйрәмгә Яз кызы-Нәүрүзбикә килде. Ул Кыш бабай белән төрле ярышларда ярышты. Нәүрүз тынычлык, иминлек бәйрәме булып истә калсын!
В день весеннего равноденствия в нашем детском садике «Ляйсан» был проведен праздник «Науруз-байрам», посвященный пробуждению природы, наступлению Нового года по солнечному календарю. Большой праздник для всего ДОУ подготовили воспитатели совместно с музыкальным руководителем. Весенние песни, танцы, хороводы, игры и сюрпризы радовали детей. Не обошлось и без непрошенных гостей — хитрой Убырлы и Деда Мороза. Они спрятали от ребят Науруз. Но добро всегда побеждает, и благодаря находчивости ребят прекрасная Науруз появилась на празднике.
-
Их,күңелле уйнавы 17.03.2020

Табигатьтә яз булса да, кышның әле бер дә китәсе килми. Бүген төнлә килеп, бар дөньяны акка күмеп, кар яудырып киткән. Көндез саф һавада уйнарга чыккач балалар җепшек кардан төрле-төрле фигуралар ясадылар, кар йомарлыклары тәгәрәтеп уйнадылар. Бик күңелле булды.
-
"Бала- скилс" бәйгесе 13.03.2020

Бүген "Күбәләк" балалар бакчасы базасында "Бала скилс" дип исемләнгән, һөнәрләргә багышланган район - күләм бәйге узды. Әлеге чарада безнең бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеменнән Юнусов Аяз, Бариева Ралина, Шакиров Ранис, зурлар төркеменнән Шамсиев Кәрим, Халиуллин Рүзәл, Сахипяров Камилдә катнашты. Алар матур һәм эчтәлекле итеп үзләренең булачак һөнәрләре турында сөйләделәр. Балаларыбыз уңышлы чыгыш ясап җиңүче дипломы һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.
-
"Кояш гомере телим мин - әнием сиңа" 12.03.2020

Бүген бакчабызның зурлар төркемендә 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Кояш гомере телим мин - әнием сиңа" исеме астында музыкаль бәйге узды. Кунакка килгән әниләр командаларга бүленеп үзләрен тапкырлыкта сынадылар, җыр-биюдә осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм кичәсе уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Кичә азагында балаларыбыз әниләрегә үзләренең нәни куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Килегез, кошкайлар.... 10.03.2020

«Ләйсән» балалар бакчасында ел саен “Кошларга ярдәм ит” акциясы узды. Балалар быел да әлеге акөиядә теләп катнаштылар, әтиләребез, бабаларыбыз ярдәме белән ясалган менә шундый матур сыерчык оялары алып килделәр. Ояларыбыз инде агачларга да урнаштырылды, хәзер җырчы кошларыбызның килүен генә көтәсе калды.
В детском саду «Ляйсан» была проведена акция «Помоги птицам». Дети принесли скворечники, сделанные вместе с родителями.








