МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 83 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Хезмәт эшчәнлеге. 06.06.2024

Хезмәт эшчәнлеге.
"Ләйсән" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркем балалары белән хезмәт тәрбиясе һәрдаим алып барыла. Кечкенәләр үзләренең уйнаган уенчыкларын җыештырып куялар, мәйданчыкны чүптән арындырырга, себерергә ярдәм итәргә тырышалар.
Трудовая деятельность.
Дети второй младшей группы МБДОУ "Ляйсан" приучаются к труду с малых лет. Они убирают свои игрушки, помогают собирать мусор и приводить в порядок свой участок.
-
Бала- төп пассажир. 05.06.2024

"Ләйсән " балалар бакчасында "Бала - төп пассажир" дип исемләнгән акция утте.Әлеге акция балигъ булмаган балалар белән бәйле юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан оештырылды.Әлеге чарада Сарман районының "Юл хәрәкәте иминлеге" бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Разиновна, юхиди хезмәткәре Феликс Мияссарович, һәм әти-әниләр дә катнашты. Балалар шигырь формасында шоферларга балаларны машинада куркынычсыз йөртергә кирәклеген искә төшерделәр.Флешмоб биеделәр.
Акция кысаларында полиция хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлаттылар.Куп гаиләле Заляевлар гаиләсенә автокресло буләк иттеләр. Машина йөртүче эти-эниләргә «Юл хәрәкәте иминлеге»нэ буклетлар да таратылды.Бәйрәмне бакчанын өлкэн тәрбиячесе Салихова Гөлназ Нәҗметдин кызы,музыка житәкчесе Заянова Лилия Рафис кызы оештырды. -
Сабантуй бәйрәме. 05.06.2024

Сабантуй бәйрәме – татар халкының йөзек кашы булган зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул – хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Татар халкының моңлы җырлары, дәртле биюләре, кызыклы уеннары балаларның күңелләрендә уелып калсын өчен ”Ләйсән” балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Балалар сабантуй турында җырлар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм яшел үләнле мәйданчыкта үткәрелде. Бертуктаусыз милли көйләр яңгырады.
Кунакка килгән персонажлар балаларга бик күп төрле татар халык уеннары уйнатты: аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу, таяк тартып көч сынашу, кашыкка йомырка салып чабу, чүлмәк вату һ.б. Һәрбер балага үзенең осталыгын күрсәтергә мөмкинчелек бирелде: кемдер җырлады, кемдер биеде, кемдер шигырь сөйләде. Бәйрәмнән бер бала да бүләксез китмәде. Бакчада оештырылган әлеге чара балаларның күңеленә бик хуш килде. -
Бубен коралы белән танышу. 05.06.2024

Бубен коралы белән танышу.
1 нче төркем балалары белән, музыка эшчәнлегендә бубен белән таныштык. Бу балаларны гади бию хәрәкәтләре, шулай ук демонстратив хәрәкәтләр башкарырга этәрә, балаларда музыкага кызыксыну үстерә, балаларда ритмик һәм тавыш ишетү сәләтен үстерә, шулай ук сүзлек запасын тулыландыра.
Знакомство с бубном.
С детьми 1 младшей группы, в музыкальной деятельности познакомились с бубном. Это побуждает детей выполнять простые танцевальные движения, а также демонстративные движения, развивает у детей интерес к музыке, развивает у детей ритмический и звуковысотный слух, а также пополняет словарный запас.
-
Гаилә һәм бакча ышаныч җепләре 31.05.2024

Бакчабызда һәр сишәмбе, матур традициябезгә әйләнеп килгән “Гаилә һәм бакча –ышаныч җепләре” көне үтә. Шул тарафтан, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әти-әниләре, чыгарылыш аллеясына роза чәчәкләре утырттылар, бакчабызның тирә-юнен яшелләндерүгә үз өлешләрен керттеләр.
Бүгенге көндә аллеяда алмагачлар, һәм роза чәчәкләре утыртылган. Алдагы елларда аларның саны тагын да күбрәк булыр, дип уйлыйбыз. Балалар, әти-әниләр белән бергәләп агач утырту – ул үзе бер тарих. Берничә елдан биредә бик матур чыгарылыш аллеясы булыр дип ышанып калабыз. -
Әкәм-төкәм. 22.05.2024

Әкәм-төкәм.
"Ләйсән" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркем балалары бөҗәкләр белән танышуны дәвам итеп, әкәм-төкәм әвәләделәр. Эш барышында балаларның вак кул моторикасы ныгытыла, күзаллаулары киңәйтелә.
Улитка.
Дети второй младшей группы МБДОУ "Ляйсан", продолжая изучать насекомых, слепили улитку. Во время работы у детей развивается мелкая моторика и расширяется кругозор.
-
Тузганакны күзәтү. 17.05.2024

Тузганакны күзәтү.
Саф һавада булганда, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тузганакны күзәтеләр. Алар башта һәм ахырында тузганак белән нәрсә булганын искә төшерделәр, аларны чәчәк ату башында һәм ахырында чагыштырдылар. Дару үләннәре турында күзаллаулар формалаштыру процессында, аларны җыю, куллану кагыйдәләрендә танып белү эшчәнлеген үстерделәр.
Наблюдение за одуванчиком.
На прогулке дети подготовительной группы наблюдали за одуванчиком. Они вспомнили что происходит с одуванчиком в конце, сравнили их в начале и конце цветения, развивали познавательную деятельность в процессе формирования представлений о лекарственных растениях, правилах их сбора, применения.
-
Камка. 15.05.2024

Камка.
"Ләйсән" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркем балалары саф һавада күргән камканы кәгазьгә төшерделәр, шуның белән бөҗәкләр турында күзаллауларны киңәйткәннәр.
Божья коровка.
Дети второй младшей группы МБДОУ "Ляйсан" нарисовали на бумаге божью коровку, увиденное на свежем воздухе, тем самым расширяли представления о насекомых.
-
Кечкенә китапны карау. 14.05.2024

Кечкенә китапны карау.
Беренче төркем балалары белән кечкенә китаплар каралды. Бу, аларда, танып белү һәм иҗади эшчәнлек аша балалар китабына кызыксыну формалаштырырга, китапка ныклы кызыксыну үстерергә, китап иллюстрацияләрен карауга кызыксыну уятырга ярдәм итә. Балаларның иҗади сәләтләрен үстерә.
Рассматривание книжки-малышки.
С детьми первой младшей группы рассматривали книжки-малышки. Это помогает формировать, у них, интерес к детской книге через познавательную и творческую деятельность, развить устойчивый интерес к книге, вызвать интерес к рассматриванию книжных иллюстрации, развивать художественно творческие способности детей.
-
Җиңү көне. 13.05.2024

Җиңү көне.
9 нчы май көнне "Ләйсән" балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре тантаналы парадта катнаштылар.
День победы.
9 мая работники детского сада "Лейсан" и воспитанники подготовительной группы приняли участие в торжественном параде.








