МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Халыклар бердәмлеге көнен билгеләгәндә 07.11.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән 4 ноябрь - халыклар бердәмлеге көне икәнлеген ачыкладык. Шул турыда әңгәмә кордык. 2004 ел ахырында РФнең Дәүләт Думасы 4 ноябьрне Халыкларның бердәмлеге көне итеп кабул итә. 2005 елдан Россиядә официаль рәвештә үткәрелә.Бердәмлек элек-электән безнең татар халкына хас сыйфат. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән. Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
-
Тукай премиясе лауреатлары белән таныштык 03.11.2022

"Серле иҗат чишмәсенә сәяхәт" проекты кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Тукай скверына экскурсия ясадык. Анда балаларны Тукай премиясе лауреатлары белән таныштырдык.
-
Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру 02.11.2022

Икенче кечкенәләр төркемендә иң гади математик күзаллаулар формалаштыру буенча шөгыль. Предметларны озынлык, киңлек һәм калынлыкларына карап чагыштыру күнегүләрен үтәү; логик фикерләү сәләтен, хәтерләрен, игътибарлылыкны, мөстәкыйльлекне үстерү буенча эш.
-
Көзге прогулкалар 01.11.2022

Көзге салкын көннәр башлануга карамастан бакчабызның һәр группа балалары көн саен ачык һавага чыгалар. Ачык һавада йөрү мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик үсеше өчен зур әһәмияткә ия. Прогулка - балалар организмын ныгыту өчен иң кулай чара. Ул балаларның чыдамлыгын һәм тышкы мөһитнең тискәре йогынтысына, аеруча салкын тию авыруларына каршы торуны арттыра. Балалар урамда вакытта уйныйлар, күп хәрәкәт итәләр. Хәрәкәт матдәләр алмашын, кан әйләнешен, аппетитны яхшырта. Балалар төрле каршылыкларны җиңәргә өйрәнәләр, хәрәкәтчән, җитез, кыю, чыдамлы булалар. Моннан тыш ачык һавада йөрү акыл үсешенә ярдәм итә, чөнки балалар әйләнә-тирә дөнья турында бик күп яңа тәҗрибә һәм белем алалар.
-
Вак кул моторикасын үстерү 31.10.2022

Бакчабыз тәрбиячеләре балаларга төрле уеннар уйнаталар.Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Ә кер кыстыргычлар ярдәмендә оештырылган уеннар ярдәмендә вак моториканы гына түгел, фантазияне дә үстерергә, балаларны санарга да өйрәтергә була.
-
Конкурста катнаштык 27.10.2022

Бүген бакчабыз тәрбиячеләре комиссия каршында «Иң яхшы профориентация уен почмагы» конкурсына әзерләгән почмакларын якладылар. Һәр тәрбияче бу бәйгегә иҗади һәм оригиналь итеп әзерләнгән. Тәрбиячеләребезгә бу бәйгедә уңышлар, уңай нәтиҗәләр теләп калабыз!
-
Театр карарга бардык 26.10.2022

Бүген мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемнәре балалары Нижнекамск драм театры куйган "Табигать дуслары" тамашасын карарга бардылар. Әлеге әкият балаларда әйләнә-тирә табигатькә сакчыл, игелекле караш тәрбияләргә ярдәм итә.
-
Көзге бал бәйрәмнәрен башладык 24.10.2022

Бүген икенче кечкенәләр төркемендә шаулап Көзге бал бәйрәме узды. Кечкенәләр көз кызы хөрмәтенә җырлар җырладылар, биюләр биеделәр, уеннар уйнадылар, күп шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Рәсем конкурсы 21.10.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Алтын көз" темасына оештырылган рәсем конкурсында катнашалар.
-
Винегрет ясыйбыз 20.10.2022

"Җитез бармаклар" проекты буенча практик эш, винегрет ясарга өйрәнү, яшелчәләрнең үзлекләрен өйрәнү.







