МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
15 февраль - каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көн. 09.02.2026

15 февраль - каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көн. Шул уңайдан, Үзәкләштерелгән балалар китапханәсендә, "Муса Җәлил иҗатын өйрәнәбез" исеме астында тарихи дәрес үткәрелде. Дәрескә «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чакырылган иде. Әлеге чара балаларда бөек шагыйребез белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь буынны мәгълүматлы итү, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырылды. Җәлил иҗат иткән шигырьләрне, аның сүзләренә язылган җырларны балалар яратып тыңлады. Шагыйрьнең балалар өчен язылган “Карак песи”, “Куян”, “Кызыма” кебек шигырьләре кычкырып укылды. Шулай ук әлеге кичәдә балалар Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белэн таныштылар.
-
Россия фән көне. День Российской науки 06.02.2026

Россия фәне көне алдыннан «Кояшкай» балалар бакчасының әзерлек төркеме чын мәгънәсендә эксперименталь лабораториягә әверелде! Нинди мавыктыргыч икән ул — галим булу һәм тәҗрибәләр үткәрү! ????✨ Тәрбияче җитәкчелегендә, кызыксыну һәм ачышларга омтылыш белән коралланган булачак Эйнштейннар һәм Менделеевлар чын фәнни могҗизалар тудырдылар: йомырка һәм тозлы су белән «Су асты көймәсе» тәҗрибәсе; «лава» тәҗрибәсе; сөтле шоколад белән эбру; су белән төрле тәҗрибәләр һәм башкалар. Һәр тәҗрибә балаларда зур кызыксыну уятты. Яшь тикшеренүчеләр хәтта микроскоп белән дә эшләп карадылар! Бу көн шулкадәр мавыктыргыч үтте ки, хәзер һәр сабыйның күңелендә киләчәк фән йолдызы очкыны кабынды Кем белә, бәлки киләчәктә алар үз ачышларын да ясар, фәнни тикшеренүләрдә көчләрен сынап карарлар. Вакыт күрсәтер!
В преддверии Дня Российской науки подготовительная группа детского сада "Кояшкай" превратилась в экспериментальную лабораторию. Как же это оказывается интересно- быть учëным и проводить опыты! Под чутким руководством воспитателя будущие Эйнштейны и Менделеевы, вооружившись любопытством и жаждой открытий, творили научные чудеса: опыты с яйцом и солевым раствором "Подводная лодка", лава, эбру с молочным шоколадом m&ms, опыты с водой и тд. Каждый опыт вызывал у них восторг. Юные исследователи даже микроскоп освоили. День прошёл настолько увлекательно, что теперь в каждом воспитаннике горит огонëк будущего светила науки. Возможно в будущем ребята захотят сделать новые открытия, попробовать свои силы в собственных исследованиях. Время покажет!
-
Опыт с магнитом. 04.02.2026

-
әниләр бәйрәме дәвам итә 01.12.2025

Мәктәпкә әзерлек төркеменә әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. Балалар әниләрен котлар матур җырлар, шигырьләр, дшртле биюләр эзерләгән иделәр. Балалар көче белән үзерләнгән театр да бик матур булды. Соңыннан тәрбиячебез Элҗвира Сиренадовна әниләр белән "Шардан ясалган чәчәк" исемле мастер-класс та үткәрде.
-
Әниләр белән мастер-класс 28.11.2025

Балаларда һәм әниләрдә татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү, милли ризыкларны искә төшерү максатыннан мәктәпкә әзерлек төркемкндә тәмле мастер-класс оештырылды. Балаларны һәм әниләрне кыстыбый пешерү серләре белән Мифтахова Амираның әнисе таныштырды. Мастер-класс бик матур узды.
-
Аппликация из бумажных полосок. "Керпе" темасына аппликация эшчәнлеге 24.11.2025

Аппликация из бумажных полосок — это техника декоративно-прикладного искусства, в которой создают композиции из скрученных узких и длинных бумажных полосок. Для создания аппликаций из полосок бумаги используют разные техники, например: прямое плятение. Полосы бумаги укладывают крест-накрест и переплетают между собой. Можно выполнять плетение с шахматным рисунком. Квилинг- из заготовок из бумаги составляют изображение по выбранному рисунку. Начинают обычно с несложных цветочных композиций, а по мере овладения техникой переходят на создание панно с изображениями птиц и животных.
В подготовительной группе прошло занятие по аппликацию на тему "Ежик". Целью занятия было создание объёмный образ ёжика из полос бумаги. Задачи: познакомить со способом склеивания бумажных полос в «капельки»; учить аккуратно, рядами наклеивать «капельки»; развивать моторику руки; развивать творческие способности. В конце занятия дети сделали выставку свих работ, анализировали и рассказывали, чья работа понравилась и почему.
Кәгазь тасмаларыннан аппликацияләр ясау өчен төрле техникалар кулланалар, мәсәлән: турыдан-туры- кәгазь полосаларын аркылыга-буйга тәре салалар һәм үзара үрәләр. Шулай ук шахмат рәсеме белән дә үреп ясарга була. Квилинг-кәгазь эшләнмәләреннән сайланган рәсем буенча сурәт ясыйлар. Гадәттә гади чәчәк композицияләреннән башлыйлар, ә техниканы үзләштергән саен кошлар һәм хайваннар сурәтләре белән панно ясауга күчәләр.
Мәктәпкә әзерлек төркемендә әлеге төр технологияне кулланып, "Керпе" темасына аппликация эшчәнлеге узды. Эшчәнлекнең максаты кәгазь полосаларыннан керпенең күләмле образын булдыру иде. Бурычлар: кәгазь полосаларны ябыштыру ысулы белән таныштыру; пөхтә итеп, рәт-рәт итеп ябыштырырга өйрәтү; кул моторикасын үстерү; иҗади сәләтләрне үстерү. Эшчәнлек ахырында балалар бу эшләреннән күргәзмә оештырдылар, анализладылар һәм кемнең эше ошаганын сөйләделәр
-
"Сары яфраклар" 21.11.2025

Кечкенәләр төркемендә "Сары яфраклар" темасына әйләнә-тирә белэн таныштыру эшчәнлеге. Эшчәнлекнең максатлары: көзге табигатьне күзәтү барышында балаларда уңай тәэсир – тойгылар уяту; эш барышында балаларны дөрес итеп кисточканы тотарга, төсләрне (кызыл һәм сары) кулланырга һәм аерырга өйрәтү; агач ботакларында, һавада һәм җирдә краска белән яфрак төшерергә өйрәтү. Эшчәнлек барышында балалар көзнең билгеләрен кабатлап киттеләр, балалар үзләренең көз турында булган шигырьләрен сөйләделәр. Алган белемнәрен ныгыту максатыннан кәгазь битенә төрле төсле көзге яфраклар ясадылар.
-
Наураша в стране Наурандии 19.11.2025

Все мы радуемся солнышку или привычным движением включаем дома лампу. А в нашей группе мы решили выяснить, что же такое свет и откуда он берется. Для этого мы провели ряд экспериментов с помощью цифровой лаборатории "Наураша в стране Наурандии".
-
Көз, көз, әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар! Кечкенәләр төркемендә көз бәйрәме???? 05.11.2025

Кечкенәләр төркемендә дә "Көз" бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәм шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә кунак булып Көз кызы, Куям һәм Гөмбә дә килгән иде. Алар балалар белән кызыклы уеннар уйнадылар, бергәләшеп күңел ачтылар.
-
Зурлар төркемендә "Көз" бәйрәме. 30.10.2025

Яңгырлы көннәрне бизәп, балалар бакчасында гөрләп көз бәйрәмнәре бара. Зурлар төркемендә дә көз бәйрәме узды. Балалар бик җитди, җаваплы булдылар, шигырьләр ятладылар, матур җырлар 1әм күңелле биюләр өйрәнделәр.







