МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Сәламәтлек — кешенең төп байлыгы. Здоровье — главное богатство человека 07.04.2025

Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен «Сәламәтлек — кешенең төп байлыгы»дигән чара үткәрделәр. Ул көннең тарихы турында сөйләде, балалар белән сәламәтлек һәм аның өлешләре, сәламәт яшәү рәвеше аспектлары турында сөйләштеләр, алар арасында физик активлык, дөрес туклану, шәхси гигиена, йокы режимын саклау, чыныгу, уңай эмоцияләр барлыгын белделәр. Әңгәмә тәмамлангач, балалар сәламәтлек турында мәкальләр әйтештеләр, интерактив уеннар уйнадылар һәм әлеге темага рәсемнәр ясадылар, шулай ук сәламәтлек турындагы китаплар белән таныштылар. Чара ахырында сәламәтлек бәяләп бетергесез һәм аны һичшиксез сакларга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.
В рамках Всемирного дня здоровья сотрудники центральной детской библиотеки провели для воспитанников старшей группы мероприятие «Здоровье — главное богатство человека». Она рассказала об истории дня, беседовала с детьми о здоровье и его составляющих, об аспектах здорового образа жизни, среди которых: физическая активность, правильное питание, личная гигиена, соблюдение режима сна, закаливание, положительные эмоции. По окончанию беседы дети работали с пословицами, играли в интерактивные игры и раскрашивали рисунки на данную тему, а так же знакомились с книгами о здоровье. В конце мероприятия сделали вывод, что здоровье бесценно и нужно его обязательно беречь.
-
Кечкенәләр төркемендә көлке көне. День смеха в младшей группе 01.04.2025

1 апрель көнне кечкенәләр төркемдә күңелле күңел ачу булды. Көлке көне-чыннан да балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә иң кызыклы, шаян һәм күңелле бәйрәм. Көлке көнендә шаярырга, шул ук вакытта балалар өчен уңайлы күңел ачу һәм уңай атмосферасы тудырырга мөмкин бит. Балалар шулай ук үз сәләтләрен ачарга өйрәнәләр, иреккә чыгалар, тамашачылар гына түгел, ә тамашаның чын катнашучылары да булалар. Иртәдән бирле балалар бер-берсе белән шаярдылар. Төркемдә шатлыклы һәм күңелле обстановка хөкем сөрде. Балалар белән күңелле конкурслар, уеннар һәм викториналар үткәрелде. Балалар күңел ачтылар һәм рәхәтләнеп көлделәр. Балаларга шатлык бүләк итегез! Аларның бәхетле күзләрен күргәч, бу көннең юкка гына булмавын аңлыйбыз!
1 апреля в нмладшей группе прошло весёлое развлечение. День смеха – это действительно самый забавный, задорный и веселый праздник не только для детей, но и для взрослых. Ведь когда, как не в День Смеха, можно пошалить, попроказничать, при этом создавая для детей благоприятную комфортную атмосферу веселья и добра. Дети также учатся раскрывать свои таланты, раскрепощаются, становятся не просто зрителями, а самыми настоящими участниками шоу. С самого утра ребята подшучивали друг над другом. В группе царила радостная и веселая обстановка. С детьми были проведены веселые конкуры, игры и викторины. Дети веселились и очень звонко смеялись. Дарите детям радость! Ведь когда видишь их счастливые глаза, понимаешь, что этот день прожит не зря!
-
Чисталык икеайлыгы 27.03.2025

Бүген «Кояшкай» балалар бакчасы коллективы үз тирә-юнен һәм беркетелгән урамнарда карлар таратты, юл кырларын чистарту буенча күләмле эш башкарды.
-
“Мин – милләтемнең киләчәге, горурлыгы” 25.03.2025

Безнең туган телебез – нинди генә булмасын, татар, рус, мари телеме, туган тел ул- һәр милләт өчен бик газиз һәм кадерле.Шул уңайдан, районыбызда инде күп еллар матур традициябезгә әйләнгән “Мин – милләтемнең киләчәге, горурлыгы” дип аталган бәйге оештырыла. Бүген безнең балалар бакчасыннан Талипова Бану дә бу бәйгедә көч сынашты. Балалар үзләренең өч сынауга әзерлекләрен күрсәттеләр. "Таныш булыйк!" бәйгесендә үзләре белән шигъри юллар ярдәмендә таныштырып үттеләр, икенче бәйгедә – милләтебезнең гореф-гадәтен, халык авыз иҗатын белүләрен күрсәттеләр. Өченче сынауда балаларыбыз Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап макет ясап, якладылар. Барлык чыгышлар да зәвыклы итеп әзерләнгән булулары белән сөендерде. Балаларыбызга да, әзерләгән тәрбиячеләргә дә уңышлар телибез! Әти-әниләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
Карга боткасы 20.03.2025

Буген Мөслим туган як музеенда "Кояшкай" балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары белән бик матур чара оештырдык. Бу татар халкынын "Карга боткасы" дигэн милли бэйрэме.
Карга боткасы- ул халкыбызның элек бик популяр булган, зурлап, күңелле итеп үткәрелгән язгы бәйрәмнәренең берсе. Борын-борын заманда кеше язның ничек килгәнен булганын белмәгән. Ямьле, матур язны җылы яклардан каргалар алып килә дип ышанганнар. Чөнки яз көне март азакларында каргалар кайтканда яз җиткән. Шуның өчен карлар эреп ташулар киткәч, көртләр кимегәч, кырларда җир ачыла башлагач, халык зурлап, чәчүләр алдыннан ел мул, ашлык күп булсын өчен дип бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар. Бу көнне һәркем, матур итеп киенгән, балалар өйдән-өйгә йөреп күчтәнәч җыйган. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгән. Халыкны бәйрәмгә чакырган. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә-кардан ачыла башлаган су буйларына, кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар. Каргаларга да өлеш чыгарылган. Бүгенге көндә дә кайбер илләрдә, мәсәлән Төркиядә тау битләренә яз җиткәч кошларга ашарга ашлык сибелә. Ләкин бу инде Карга боткасы дип аталмый. Төркиядә кош-корт, җәлекләр, кошларга карата хөрмәт зур. Безнең илебездә, мөселманнар күп булган җирдә кошлар да ач булмасын диләр анда. Бездә бу бәйрәмне җырлар биюләп үткәргәннәр. Теләсә нинди бәйрәмгә хас булган келәү-теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык теләгәннәр. Җаннары-тәннәре белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен, язгы ташуларның тизрәк агып китүен көткәннәр. -
АКЦИЯ "ГЕРАНЬ ПОБЕДЫ" 20.03.2025

В младшей группе нашего детского сада стартовала акция "ГЕРАНЬ ПОБЕДЫ".
Haши мудpыe пpeдки вocпpинимaли гepaнь, кaк cимвoлoм тeплa и уютa в дoмe. Дeйcтвитeльнo, cлoжнo пpeдcтaвить в pуccкoй гopницe пoдoкoнник и бeз гepaни. Герань в России считается семейным цветком, наши бабушки и дедушки всегда выращивали этот цветок, который служил украшением и оберегом дома, семьи. Сегодня интерес к герани получил "второе дыхание", благодаря современной селекции его полюбили увлекающиеся комнатными и садовыми цветами.
Предлагаем Всем включиться в данную акцию. Для этого необходимо посадить черенки герани, ухаживать за ними. В начале мая будет объявлен сбор растений для посадки в парке Победы. -
Бәйрәм иртәләре 07.03.2025

Безнең балалар бакчасында Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган иртәләр узды!
8нче март – балалар бакчасында иң күңелле, иң назлы һәм гаҗәеп бәйрәм. Ул иң сөйкемле һәм иң назлы, иң яраткан һәм иң якын әниләргә багышлана. Бу көнне барлык елмаюлар, җырлар, шигырьләр, биюләр гүзәл хатын-кызларга-әниләргә, һәм кызларга багышлана.
Балалар матур җырлар җырладылар, биеделәр. Балалар кулы белән ясалган бүләкләр дә сюрприз булды. Бәйрәм җылы, күңелле атмосферада узды. Катнашучылар бик күп тәэсирләр алды
-
Мин бәхетле туган ягымда, янда әти-әни булганда 28.02.2025

Тату гаилә – ил терәге, бала өчен иң кирәге. Тату гаилә бердәм булса, бала бәхетле була. Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Ни өчен бик кадерле, якын сүз ул? Без бу сорауларга җаваплар табар hәм күңелле ял итәр өчен бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән ике бәйрәмне берләштереп, күптән түгел үткән 23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне һәм якынлашып килүче язның иң беренче күркәм бәйрәме 8 нче Март уңаеннан "Мин бәхетле туган ягымда, янда әти-әни булганда" исеме астында гаилә бәйрәме булып узды. Әти-әниләр арасында күңелле уеннар оештырылды. Алар үзләрен ни дәрәҗәдә оста, тапкыр, үткен, җитез, акыллы икәннәрен төрле сораулар, уеннар, табышмаклар аша күрсәттеләр. Ә инде балалар,әти-әни турында матур җырлар, шигырьләр, төрле сәхнәләштерү аркылы үзләренең мәхәббәтләрен аңлаттылар. Бәйрәм бер рухта, сизелмичә үтеп китте.
Дружная семья – опора страны, самое необходимое для ребенка. Если дружная семья будет единой, ребенок будет счастливым. А что это за семья? С чего это начинается? Почему это очень дорогое, близкое слово? Чтобы мы могли найти ответы на эти вопросы и хорошо отдохнуть, в нашем детском саду, объединив два праздника с детьми подготовительной к школе группы, недавно прошел семейный праздник "Мин бәхетле туган ягымда, янда әти-әни булганда", посвященный Дню защитника Отечества 23 февраля и первому замечательному празднику наступающей весны 8 марта. Между родителями были организованы веселые игры. Они продемонстрировали, насколько они умны, остроумны, проницательны, ловки и умны, с помощью различных вопросов, игр и головоломок. А о детях, о родителях рассказывали в красивых песнях, стихах, в различных инсценировках. Праздник прошел в едином духе и незаметно.
-
Әтиләргә бүләк 21.02.2025

"23 февраль "бәйрәме алдыннан Кояшкаө балалар бакчасының уртанчылар төркемендә тәрбияләнүчеләр әтиләре өчен бүләкләр әзерләделәр.
Үз куллары белән ясалган Открытка – искиткеч бүләк, чөнки ул үзендә күңел кисәген һәм баланың мәхәббәт тамчысын саклый. Балалар үзләренең яраткан әтиләре өчен открыткалар ясадылар.
В преддверии праздника "23 февраля "воспитанники средней группы детского сада «Кояшкай» изготовили подарки для своих пап.
Открытка, сделанная своими руками – замечательный подарок, ведь она хранит в себе частичку души и капельку любви ребенка. Ребята с особым трепетом делали открытки для своих любимых пап. 23 февраля —День Защитника Отечества- это ещё один повод, чтобы лишний раз выразить слова уважения и благодарности. -
«Ел тәрбиячесе 2025» 17.02.2025

2025 нче елның 17нче февралендә Мөслим «Күбәләк» балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе 2025» республика һөнәри конкурсының зона этабы узды. Безнең балалар бакчасыннан Гиздатова Регина Валентин кызы үз осталыгын күрсәтте. Аңа зур уңышлар яулавын һәм матур нәтиҗәләргә ирешүен телибез!







