МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Ата-аналар җыелышы. 16.11.2015

13 ноябрь көнне 9,11 класс укучыларының ата-аналары өчен " 2016 елда ДЙА нәтиҗәләрен күтәрү" темасына җыелыш узды. Җыелышта имтиханнарга әзерлек мәсьәләсе каралды. Укытучылар рус теле, математика фәннәреннән сынап карау тестларының нәтиҗәләре белән таныштырдылар, имтиханнарны уңышлы бирү өчен, алга бурычлар куйдылар.
-
"Бәхетле балачак" конкурсы. 14.11.2015

13 ноябрь көнне 1-4 класс укучылары Гиздатуллина А., Насыбуллин А., Холбутаева Д. (укытучылары: Мухамадиева А.Ф.,Мәүләветдинова И.Р.,Шәймәрдәнова Р.Г.) "Бәхетле балачак" шигырь сөйләүчеләр конкурсында чыгыш ясадылар, сертификат һәм бүләккә ия булдылар. Котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Киләчәккә билет. 10.11.2015

7-10 сыйныф укучылары арасында оештырылган һөнәрләр турындагы "Киләчәккә билет" республика иншалар конкурсының муниципаль этабында А. Җәлилованың иҗат эше беренче урынга лаек булды. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара Шәриповна. Алсуның эше конкурсның республика этабында катнашачак.Уңышлар телибез!
-
"Cөмбелә" бәйрәме. 31.10.2015

Безнең ата- бабаларыбыз Сөмбеләне уңыш җыеп алу ае итеп кенә түгел, ә шул айның иясе һәм уңыш -- уңдырышлылык алиһәсе итеп тә күз алдына китергәннәр.Һәм ул, гадәттә, өлгергән башаклар һәм иген басуы төсендәге алтын – сары толымлы, “сөмбел” чәчле кыз кыяфәтендә күзалланган. Көзге муллык – туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык “Сөмбелә” бәйрәмен аеруча көр күңел белән үткәрә торган булган. Һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, йола ризыгы һәм муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән. “Сөмбелә” бәйрәме өйләрдән урамнарга чыккан.Авыл халкы бер матур кызны Сөмбелә итеп киендереп һәм аны уртага алып, мәйданда уен – тамаша оештырган: биегән, җырлаган, күңел ачкан. Уенда катнашучы кызлар тәкыя үреп, Сөмбеләнең башына кидерткәннәр.
Безнең мәктәп укучылары да бәйрәмне күңелле итеп уздырдылар.Төрле ярышларда көч сынаштылар, конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. ,
-
Научно-практическая конференция. 29.10.2015

Ученица 9 класса Муллакаева Гульгена 28 октября после отборочного тура приняла участие на «Межрегиональной научно-практической конференции и чтениях школьников на языках народов Российской Федерации», организованной Министерством образования и науки РТ, Ассамблеей народов Татарстана, Домом Дружбы народов Татарстана, и получила Диплом. Руководитель работы - учитель русского языка и литературы Гайсина Р.З.
-
Татар теленнән тест. 27.10.2015

Бүген 4,6,8 класс укучылары татар теленнән тест башкардылар.
-
"Илһамлы каләм" 20.10.2015

КФУ ның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында "Телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү" IV Халыкара форумы кысаларында VIII Бөтенроссия "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсы үткәрелде. Фәррахова Г. "Иң яхшы публицистик әсәр" номинациясендә I урынга лаек булды. Җитәкчесе Хәкимова Гөлнара Шәриповна. Котлыйбыз!
-
Фәнни-методик семинарда. 19.10.2015

16 нчы октябрьдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Хәкимова Г.Ш. һәм Шамсова Р.Д. КФУ да үткәрелгән татар теле укытучыларының “Техник һәм табигый фәннәр факультетларында татар телен укытуда заманча методларны куллану” исемле Республика вузара фәнни-методик семинарында катнаштылар.
-
Мәһдиев укулары. 16.10.2015

16 нчы октябрь көнне КФУда әдәбият галиме М.Мәһдиевнең 85 еллыгы уңаеннан "Мәһдиев укулары" исемле укучылар һәм студентларның Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Фәррахова Г. бу конференциядә катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара Шәриповна.
-
Өлкәннәр көне. 07.10.2015

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.Бу көннәрдә бер генә кеше дә яраткан укытучыларын, тәрбиячеләрен искә алмыйча калмыйдыр. Бүген бездә кунакта- безнең өлкән буын кешеләре, әбиләребез, апаларыбыз, бабайларыбыз. Мәктәбебез ветераннары! Бәйрәмегез белән сезне! Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәгез. Һәр таңны сау-сәламәт каршылагыз. Замана авырлыклары, күңел төшенкелеге киләчәктә сезне читләтебрәк үтәргә тырышсын.









