МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
"Интеллект" олимпиада. 21.04.2015

Яр Чаллы шәһәренең " Гали Акыш исемендәге 84 номерлы лицей-интернат" уздырган I региональ "Интеллект" интернет-олимпиадасында 4-9 класс укучылары катнашты. 4 класс укучысы Шакирянов Р., 5 класс укучысы Холбутаева Н. II урын, Әхмәтгалиев Р. һәм 6 класс укучысы Шайхразиева А. III урын яулап, дипломга ия булдылар. Аларны уңышлары белән котлыйбыз, сәламәтлек телибез.
-
"Страна талантов" нәтиҗәләре. 15.04.2015

Бөтенроссия "Страна талантов" предмет олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды. Математика фәненнән Холбутаева Наилә федераль дәрәҗәдә I урын (укытучысы-Мурзина С.Н.), рус теленнән Бәдретдинова Алисә республика буенча II урын ( укытучысы -Фаррахова Р.Г.) яуладылар һәм бүләккә ия булдылар. Уңышларыгыз белән котлыйбыз, кызлар!
-
Илдар-җиңүче. 13.04.2015

"Җиңүнең 70 еллыгына 70 сыерчык оясы" бәйгесендә катнашып, 7 класс укучысы Якупов Илдар III урынга лаек булды. Грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
-
Өмәдә. 08.04.2015

3,4 апрель көннәрендә мәктәп күләмендә өмә үтте. Укучыларның әтиләре мәктәп территориясен җыештыруда катнаштылар.
-
Каюм Насыйри укулары. 06.04.2015

Яшел Үзән шәһәрендә үткәрелгән регионара К.Насыйри исемендәге XIII фәнни-гамәли укуларында X сыйныф укучысы Насретдинова А. татар әдәбияты секциясендә катнашып уңышлы чыгыш ясады. Мурзина И. туган як тарихы секциясендә катнашучы сертификатына ия булды. ( Җитәкчеләре- Хәкимова Г.Ш.)
-
"Яшь бөреләр" конкурсы.
02.04.2015
"Яшь бөреләр" конкурсында Шамс Айрат, Холбутаева Наилә, Алекберова Эльвина, Тагирова Милена катнашып, дипломга ия булдылар. Җитәкчеләре-Гайсина Р.К.
-
Алсу- җиңүче. 01.04.2015

6 класс укучысы Шайхразиева Алсу 24 мартта Чаллы шәһәрендә узган "Пушкин укулары" дип аталган республикакүләм иҗади конкурска катнашып, дипломга лаек булды. Җитәкчесе-Гайсина Р.З.
-
Сыерчык ояларын элдек. 21.03.2015

-
Мәктәптә "Нәүрүз" бәйрәме. 21.03.2015

Бүген бездә зур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме. Нәүрүз ул- Яңа ел , яңа көн дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн.
-
"Шәфкатьлелек" акциясе дәвам итә. 20.03.2015

"Шәфкатьлелек" акциясе кысаларында мәктәп укучылары һәм укытучылары балалар бакчасына уку кирәк яраклары һәм уенчыклар җыеп тапшырдылар.









