МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Татар әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәләре. 18.02.2016

11 нче сыйныф укучысы Насретдинова А.татар әдәбиятыннан укучыларның республика туры олимпиадасында призер булды. Укытучысы- Шамсова Р.Д. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
-
Татар әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәләре. 18.02.2016

Татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында 10 сыйныф укучысы Җәлилова Алсу призер булды. Укытучысы- Хәкимова Г.Ш. Котлыйбыз һәм зур уңышлар телибез.
-
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары семинары. 17.02.2016

Бүген мәктәбебездә тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары семинары булып узды. Бәдретдинова Гөлназ Мәгфуряновна 5 класста тарих фәненнән "Дионис театры" темасына, Әхмәтов Рамил Әбүзәрович 11 класста җәмгыять белеменнән "Демократия" темасына ачык дәресләр күрсәттеләр. Район укытучылары һәм аларның җитәкчеләре дәресләрне уңай бәяләделәр, алдагы эшләрендә уңышлар теләделәр.
-
Әфганчылар көне. 15.02.2016

Мәктәбебез үзенең батыр авылдашларын онытмый. Аларның каберләрен чәчәкләр бизи.Быел да 15 февраль көнне әфганчылар, аларның якыннары, мәктәп укучылары һәм укытучылары һәлак булган әфганчы авылдашларыбыз каберләренә венок салырга барды.
-
Олимпиадалар дәвам итә.
14.02.2016
8 нче класс укучысы Бәдретдинова А. математика фәненнән 7-11 класс укучылары өчен КГЭУ үткәргән "Надежды энергетики" олимпиадасының сайлап алу турында катнашты һәм 3 нче дәрәҗә призер булып танылды. Укытучысы - Мурзина С.Н. Уңышларыгыз белән котлыйбыз.
-
Кышкы туризм бәйгесе. 12.02.2016

Яңа Усы авылында үткән район мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган кышкы туризм бәйгесендә укучыларыбыз командасы катнашты һәм "Контроль туристик маршрут" дип исемләнгән бәйгедә җиңү яуладылар. Тренерлары- Әхмәтов Р.Ә. Уңышлары белән котлыйбыз!
-
Мәктәптә шахмат һәм шашка ярышы. 11.02.2016

Бүген мәктәптә шахмат-шашка ярышы булды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: кызлар арасында шашка ярышында Сөләйманова Ләйсән-1, Холбутаева Диләрә-2, Яруллина Роза-3 урынны яулады. Малайлар арасында Насибуллин Азат-1, Суфиев Рәзил-2, Хәкимов Денис-3 урында. Шахмат ярышы нәтиҗәләре түбәндәгечә: кызлар арасында Холбутаева Наилә-1, Буринскас Юстина-2, Лысова Настя-3 урында, малайлар арасында Шамс Айрат-1, Миркәев Шамил-2, Якупов Илдар-3 урынны бүлештеләр. Котлыйбыз!
-
Парламентский урок. 10.02.2016

9 февраля в школе был проведён парламентский урок на тему" Гражданин. Государство. Общество". На встречу с учащимися пришёл Глава сельского поселения Минныразиев И.М.
-
Студентлар белән очрашу. 06.02.2016

5 февраль көнне "Студентлар белән очрашу" кичәсе үткәрелде. Республикабызның төрле уку йортларында белем алучы студентларыбызның студент тормышы турындагы чыгышлары мәктәп укучыларына бик кызыклы булды. Соңыннан 11 нче сыйныф укучыларының "Улыбка ", студентларның " Солнышко " командалары арасында интеллектуаль ярыш үткәрелде. Студентлар үзләренең белемле булуларын күрсәтеп җиңү яуладылар.
-
"Брейн-ринг" интеллектуаль уены. 06.02.2016

"Мизгел" яшьләр үзәгендә урта мәктәпләр арасында "Брейн-ринг" интеллектуаль уены үткәрелде. "Әмәкәй йолдызлары" командасына актив катнашкан өчен грамота һәм истәлекле бүләк тапшырылды.









