Бу нинди могҗиза, тамаша!
Бу әкият илеме?
Яфраклар монда тирбәлә
Бу нәрсә бу? Кем белә?











Алтын көз бүген бездә!
Мәктәпкә әзерлек төркемендә көз бәйрәме!
| Адрес: | г. Казань, ул. Воровского, д. 19 а |
| Телефон: | +7(843)-563 - 30 - 15; 563-27-75 |
| E-Mail: | Ds184.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №184" |
| Руководитель: | Литвинова Эндже Франгизовна |
| Год основания учреждения: | 1961 |
| У нас учатся: | 65 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>

День бабушек и дедушек – повод обнять родных!
28 октября в России отмечается День бабушек и дедушек – тёплый семейный праздник, который напоминает о том, как важны забота, внимание и время, проведённое с близкими.
Пусть у старшего поколения будет больше поводов для улыбок, душевных встреч и радостных моментов в кругу семьи. Желаем крепкого здоровья, благополучия и любви родных!

Көзнең матур айларының берсендә безнең балалар бакчасында "Алтын көз" темасына багышланган иҗади кул эшләнмәләре күргәзмәсе үткәрелде. Күргәзмәдә яфрак, чикләвек, күркә һәм башка табигый материаллардан төрле композицияләр, аппликацияләр белән башкарылган оригиналь идеялы эшләр урнаштырылды.
Барлык кул эшләре, һичшиксез, күңел биреп эшләнгән. Алар үзләренең кабатланмас һәм оригиналь формалары, идеялары белән таң калдырды. Күргәзмәдә катнашкан һәрбер балага һәм аларның әти-әниләренә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Балалар бакчасы белән иҗади гаиләләрнең киләчәктәге хезмәттәшлегенә ышанып калабыз.

Кадерле әтиләр!
Сезне Әтиләр көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Бу изге сүзгә лаеклы булып, гаиләдә үрнәк ир, балаларыгызның иң яраткан кешесе булып, гаилә тигезлегендә сау сәламәт булып гомер итүегезне телибез. Балаларыгыз өчен үрнәк әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, аларга таяныч булып яшәгез.
Бакчабызда әлеге күркәм бәйрәмгә багышлап тәрбиячеләр тарафыннан төркемнәрдә әтиләрне котлап төрле матур чаралар үткәрелде.

Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Икенче кечкенәләр төркемендә көз бәйрәме! Балалар бәйрәмдә бик тырышып җырладылар, биеделәр һәм табышмаклар чиштеләр.

Нәниләр төркеменә йөрүче балаларның беренче "Көз бәйрәме". Балалар бәйрәмдә бик тырышып шигырь сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, уйнадылар, бергәләп күңел ачтылар. Кунакка килгән аю белән гөрләтеп уеннар уйнадылар. Көз кызының серле кәрзине белән җырлы-биюле уен башкардылар, тәмле күчтәнәченнән сыйландылар. Бәйрәм хисе балаларның күңелләрендә матур хатирә булып сакланыр дигән теләктә калабыз.

Бүген бакчабыз олы хөрмәткә лаек булган кадерле кунакларын каршы алды. Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, мәктәпкә әзерлек төркемендә узган көзге бәйрәм күңел ачу чарасына өлкән буын вакилләре кунак буларак чакырылды. Балалар үзләренең чыгышлары белән кунакларны шатландырдылар, күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Балалар бакчасы коллективы тарафыннан кадерле кунакларыбызга бүләкләр дә тапшырылды. Шулай ук, мәктәпкә әзерлек төркемендә Гөлшат Равил кызы тарафыннан балалар белән өлкән буын вакилләре турында әңгәмә үткәрелде. Балалар үзләренең әби- бабаларын ясадылар һәм алар турында сөйләп уздылар. Әлеге чара белән балаларда өлкән буынга карата кадер- хөрмәт тәрбияләү өстендә эш алып барылды.
Кадерле әби-бабаларыбыз! Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!

Бу нинди могҗиза, тамаша!
Бу әкият илеме?
Яфраклар монда тирбәлә
Бу нәрсә бу? Кем белә?











Алтын көз бүген бездә!
Мәктәпкә әзерлек төркемендә көз бәйрәме!

Бүген безнең балалар бакчасында РФ Гражданнар оборонасы көненә багышланган Бөтенроссия куркынычсызлык мәдәнияте дәресе узды.
Тәрбияләнүчеләр педагоглар белән бергә сигналлар алганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар:
- "Ракета куркынычы"
- "Пилотсыз куркынычы"
- "Авиация куркынычы"
Балалар төп кагыйдәне үзләштерделәр: бу сигналларның берсендә дә ачык урында калырга ярамый! Тиз арада куркынычсыз урында - бинада, подвалда яки башка ышык урында ышыкланырга кирәк.
Без пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) темасына аерым игътибар бирдек. Балалар мөһим кагыйдәне белделәр: әгәр күктә дрон күрсәң - аны фотога, видеога төшерергә ярамый һәм әгәр ул җиргә егылып төшсә, аның янына бигрәк тә якын килергә ярамый. Әкрен генә читкәрәк китәргә, бина артына яшеренергә һәм өлкәннәргә хәбәр итәргә кирәк.
Барлык катнашучыларга активлыклары һәм игътибарлары өчен рәхмәт белдерәбез! Исегездә тотыгыз: куркынычсызлык кагыйдәләрен белү - сезнең иминлегегезнең һәм тынычлыгыгызның нигезе. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Хөрмәтле укытучылар, мөгаллимнәр!
Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Нык сәламәтлек, бәхетле киләчәк, авыр, әмма үтә саваплы эшегездә зур уңышлар телибез!
Укытучым!
Һәр карашың гыйлем нуры синең,
Һәр сүзеңдә синең изгелек.
Әнидер син, бәлки,
Без дә синең
Бәгыреңнән төштек өзелеп.
Тактадагы акбур белән язган
Һәрбер җөмлә безнең күңелдә.
Мең галимнән якты йолдыз булып
Балкыйсың син белем күгендә.
Галимнәр дә галим була алмый,
Шагыйрьләр дә шагыйрь түгел лә,
– Син утырткан гүзәл гөлчәчәкләр
Шытып чыкмый калса күңелдә.
Әнидер син, бәлки,
Без дә синең бәгыреңнән төштек өзелеп.
Укытучы булу – Фәрештәләр язып бетерә алмас изгелек!
Рифат Сәлах.

Бүген көзнең иң җылы һәм матур бәйрәмнәренең берсе - Өлкәннәр көне!
Кадерле өлкән буын вәкилләре!
Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз! Һәммәгезгә дә иң мөһиме – сәламәтлек, рух ныклыгы, күңел көрлеге, кайгы-хәсрәтсез имин көннәр, хәерле гомер телибез! Алдагы көннәрегез якыннарыгызның игелеген күреп, хөрмәтен тоеп узсын, яшәү көче әле бик күп еллар сезнең алыштыргысыз юлдашы булсын!