МАДОУ "Детский сад №184 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Московского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Воровского, д. 19 а |
| Телефон: | +7(843)-563 - 30 - 15; 563-27-75 |
| E-Mail: | Ds184.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №184" |
| Руководитель: | Литвинова Эндже Франгизовна |
| Год основания учреждения: | 1961 |
| У нас учатся: | 65 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
-
Кошларны кайгыртыйк! 18.11.2026

Бүген саф һавада йөргәндә, балалар белән бергәләп, җимлекләр элеп куйдык. Балалар аңа алдан әзерләп куйган бөртекләрен һәм орлыкларын салдылар. Кошларга булышканда, без кышлаучы кошлар өчен генә түгел, үзебез өчен дә игелекле эш башкарабыз! Кышын кошлар турында кайгыртып, без табигать турында кайгыртабыз. Экологик тәрбия аеруча кискенлек һәм актуальлек ала. Шуңа күрә балаларда тере табигатькә кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү, әйләнә-тирә дөньяны сакларга өйрәтү бик мөһим.
-
"Йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар" 17.11.2026

Атнаның темасы: "Йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар". Икенче кечкенәләр төркемендэ балаларыбыз бүген хайваннар дөньясы буйлап чын сәяхәткә чыктылар! Шөгыль вакытында без рәсемнәрне карап кына калмадык-без алар белән "аралаштык". Балалар җәнлекләрне атарга өйрәнделәр, ә тагы аларның тавышларын кабатладылар: кемдер аю баласы кебек каты ырылдады, ә кемдер керпе кебек пырхылдады. Игътибар үзәгендә дидактик карточкалар булды.
-
Математика шөгыле. 16.11.2026

Математика шөгылендә информацион – коммуникатив технологияләр, уен – ситуацияләре, күргәзмәлелек куллану балаларда танып белүгә теләк тудыра. Предметларны төрле алымнар белән чагыштыра белүне ныгыта, 1-10 га кадәр һәм кирегә санауда,“ничәнче?” дигән сорауга дөрес җавап бирүдә күнектерә. Логик фикерләүләрен, игътибарларын, хәтерләрен, кызыксынучанлыкларын, бармакларның вак моторикасы хәрәкәтләрен үстерә. Математика фәненә карата кызыксыну, ярдәмчеллек тәрбияли.








