МАДОУ "Детский сад №184 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Московского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Воровского, д. 19 а |
| Телефон: | +7(843)-563 - 30 - 15; 563-27-75 |
| E-Mail: | Ds184.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №184" |
| Руководитель: | Литвинова Эндже Франгизовна |
| Год основания учреждения: | 1961 |
| У нас учатся: | 65 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МАДОУ "Детский сад №184 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Московского района г.Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
9 Майга багышланган әвәләү шөгыле! 07.05.2026

9 Майга багышланган әвәләү шөгыле! 
Бүген безнең балалар бакчасында Бөек бәйрәм — Җиңү көненә багышлап, күңелне нечкәртеп, танып-белү дәресе узды.
Балалар зур кызыксыну һәм дәрт белән үзләренең иҗади эшләрен иҗат иттеләр. Алар Җиңү символларын ясадылар:
медальләр-геройларга хөрмәт һәм хәтер билгесе буларак;
Георгий тасмасын-батырлык һәм кыюлык символы;
кызыл йолдызлар-дан һәм Җиңүнең гәүдәләнеше.
Һәрбер эш-ул кул эшләре генә түгел, ә ата-бабаларыбыз батырлыгы турындагы хәтерне саклауга кечкенә өлеш кертү. Балалар медальләрне пөхтә итеп ясарага тырыштылар.
Яшь осталар фантазия, сабырлык һәм пөхтәлек күрсәттеләр. Аларның үз эшләре белән горурланулары күренеп тора иде! Ә эшләнмәләр безнең күргәзмәне бизәгәч, балалар аларны шатланып бер-берсенә күрсәттеләр һәм аларның нәрсэ символлаштырулары турында сөйләделәр.
Балалар бик шатландылар! Аларның күзләрендә шатлык һәм горурлык балкый иде. Без мондый дәресләр балаларда патриотлык хисе һәм илебез тарихына хөрмәт формалаштырырга ярдәм итә дип ышанабыз.
#9 май #ДеньПобеды #лепка #балалар бакчасы # #патриотизм #хәтер #геройлар #балалар #кул эшләре#ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан -
Бәйрәм белән! 01.05.2026

1 Май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Көн саен үзенең хезмәте белән ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтенхалык бәйрәме. Аны барлык буыннар да ярата һәм ул дөрестәндә халыкныкы санала. Вакытны яңа эчтәлек белән тулыландыра. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен–табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры.
04 төркем балалары барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган, умырзаялары чәчкә аткан яз бәйрәме – Беренче май белән котлый. Язның сулышы, дәрте, илаһи мәгънәсе күңелегезгә нур өстәсен
-
"Йолдыз бул!" 27.04.2026

Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Муругова Злата музыка җитәкчесе Хөсниева Элвира Амировна сизгер җитәкчелегендә , "Йолдыз бул!" бәйгесененең сайлап алу турын уңышлы узып, тәүге адымын зур сәхнәгә ясады. Златаны һәм аның озтазларын бу искиткеч казанышлыры белән котлыйбыз! Алда әле җиңүләр һәм якты мизгелләр күп булсын!
-
Тукай яши безнең күңелләрдә! 26.04.2026

26 нчы апрель – яраткан, хөрмәт иткән шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан бакчабызда “Тукай яши безнең күңелләрдә” исемле искә алу чарасы узды.
Бәйрәм барышында балаларның чыгышлары әдипнең безгә бик зур байлык – шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язып калдыруы хакында тагын бер кат раслады. Г.Тукайның балалар башкаруында яңгыраган һәр шигыре, әкияте нәниләрне табигатьне яратырга, тирә-юньдәге матурлыкны күрә белергә һәм сокланырга өнди.
-
Эколят көне 24.04.2026

Бүген бакчабызда "Табигатьне саклыйк!» дигэн чара утте.
Балаларда әйләнә-тирә табигатькә ихтирам, экологик культура тәрбияләү; коллективта дуслык, бер-береңә ярдәмчеллек, кызыксынучанлык тәрбиялэу.
Балаларның экология буенча белемнәрен системалаштыру. Табигать күренешләре, тере һәм тере булмаган табигать объектларының үзара бәйләнеше турында тулы күзаллау формалаштыру; балаларда танып-белү мотивациясен һәм активлыгын формалаштыру, әйләнә-тирә дөньяны танып-белүгә кызыксыну уяту.
Күзәтүчәнлекне, чагыштыра, анализлый белү, тәҗрибә барышында балаларның танып-белү кызыксынуын, нәтиҗәләр ясый белүне үстерү. Сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтү
Командада эшләргә өйрәтү күнекмәләрен, уенның кагыйдәләрен үтәргә кирәклекне сеңдерү; табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү. -
Семинарда эш тәҗрибәсе белән уртаклашу. 15.04.2026

Бүген балалар бакчасы педагоглары - өлкән тәрбияче Алия Митагировна һәм 04 нче төркем тәрбиячесе Гөлшат Равилевна Казан шәһәренең татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 321 нче балалар бакчасында республика күләм уздырылган семинарда катнашып, балалар бакчасында финанс грамоталыгы проектын тормышка ашыру турында үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашып кайттылар.
-
Благотворительная деятельность Асгата Галимзянова
31.03.2026

-
"Минем өем" проектын тормышка ашыру 29.03.2026

Уртанчылар төркеменэ йөрүче балалар "Минем өем" проекты буенча "Бу өйдә кем яши?" уенын уйнадылар. Уен барышында балаларнын бер-берсе белэн мөнәсәбәтләре, гайлә кешелэре турында белемнәре ныгытылды. Туган телебездэ аралашып, уйнап балаларда татар теленә карата кызыксыну теләге тәрбиялэу эше алып барылды.
-
Нәүрүз бәйрәме 26.03.2026

☀“Нәүрүз”–дуслык, татулык бәйрәме
“Нәүрүз” – язны каршылап, язгы кыр эшләре алдыннан үткәрелә торган борынгы бәйрәм.Көн белән төн тигезләшкән вакытта билгеләп үтелә торган Нәүрүз бәйрәме 184 нче балалар бакчасында үтте. Чарада балалар җырладылар, биеделәр, уеннарда катнаштылар.
-
Әниемнең портреты 10.03.2026

Бүген 04 төркем балалары пластилиннан әниләренең портретларын ясадылар, елмаюларын һәм йөз чалымнарын күрсәттеләр.
Бирем игътибарлыкны, иҗатны үстерә һәм хисләрне сәнгать аша белдерергә ярдәм итә. Ахырда балалар үзләренең эшләрен әниләренә бүләк итәргә әзерләнеп, горурланып күрсәттеләр. Минемчә портретлар шәп килеп чыкты
Ә сез ничек уйлыйсыз








