Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мамадышский район, село Верхняя Ошма, ул. Мухамадиева, д. 2 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Liliya.Hasanova1577@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеошминский ДС" |
| Руководитель: | Хасанова Лилия Хановна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Батыр hөнәр бар җирдә – Җирне, илне саклаучы. 27.02.2016

Максат:
1. Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү.
2. Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, аларның мөhимлеген аңлату.
3. Әти белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.
Әзерлек эше:
-шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнү.
– хәрбиләрнең киемнәре.
– төсле кәгазьдән hәм картоннан әтиләргә бүләкләр ясау.
– залны тутыргычлар, чәчәкләр белән бизәү.
– “Минем әтием” темасына рәсем ясау.
– “Әтиемнең кул эше” күргәзмә оештыру.
-
Туган ил сагында! 24.02.2016

Каеш будым билемә,
Тасма тактым җиңемә,
Йолдызлы бүрек кидем:
-Мин солдат булдым! – дидем.
Иңемә мылтык астым,
Әти каршына бастым:...
-
“Туган телем-иркә гөлем”.
22.02.2016
Максат: туган телебезгә карата балаларда кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү; татар халык авыз иҗаты әсәрләрен белү күнекмәләрен тикшерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
-
"Татар халык уеннары"-дәрес уен 20.02.2016

Уеннарны оештырганда без түбәндәге максатларны куябыз:
· Балаларда татар халкына хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;
· Балаларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;
· Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.
· Халкыбызның бай рухи дөньясы белән танышуны дәвам итү;
· Татар халкы белән горурлану хисләре тәрбияләү өстендә эшләүне дәвам итү..
-
Татар халык әкияте "Уги кыз" 19.02.2016

Максат: 1. Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
2. Эзлекле фикер йөртү сәлатен үстерү өстендә эш алып бару.
3. Әкиятләр турында булган белемнәрне ныгыту.
4. Татар халык әкиятләренә карата кызыксыну тәрбияләү.
5. Балаларда дуслык, ярдәмләшү, үз максатыңа ирешүчәнлек кебек сыйфатлар булдыруны дәвам итү.
-
«Җырым белән җиңдем дошманны» 15.02.2016

Максат:
1) патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы М.Җәлилнең тормыш һәм иҗатын бербөтен күренеш буларак күз алдына китерү;
2) шагыйрь иҗатына һәм батырлыгына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту.
-
“Татар милли мәдәнияте” атналыгы-15.02-20.02.2016 15.02.2016

максат — тормышка һәр яктан әзерлекле, камил, үз милләтенең, матди һәм рухи байлыкларын арттыручы, туган халкының киләчәген кайгыртучы шәхес тәрбияләү.
бурычлар:-халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола-гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү,әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, балаларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, югары әдәп, әхлак сыйфатлары булдыру; иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру;
-
Балаларның танып белү эшчәнлекләрен үстерүдә лего материалларын куллану. 06.02.2016

Балалар бакчасында төзү шөгыле һәрвакыт булды. Төзүнең төп бурычы булып төрле конструкцияләр төзергә өйрәнү, вак моториканы үстерү торса, яңа стандартлар конструкцияләү белем бирү эшчәнлеген башка төр юнәлешләр белән интеграцияләүне күздә тота.
Бакчабызда бу максатны лего уеннары кулланып чынга ашырабыз: төзү белән бергә социаль-коммуникатив, танып белү, икетеллелек, сөйләм телләре, эстетик сәнгать үсеше үрелеп бара.
-
Ашханәгә экскурсия 02.02.2016

Балаларны өлкәннәр хезмәте белән таныштыру максатыннан ашханәгә экскурсия оештырылды. Көндәлек туклану режимы, бакчада пешерелә торган ризыклар турында мәгълүмат бирелде.Пешекче апаларның эш шартлары,савыт-саба төрләре белән таныштылар.
-
Югары Ушмы авылының мәктәп балалары курчак театры белән кунакта 30.01.2016

Буген, 30 январь көнне бездә Югары Ушмы авылының мәктәп балалары, курчак театры белән , кунакта булдылар. “ Йомры икмәк” әкиятен балалар, бик тә игътибар белән карап утырдылар.Мәктәп балалары әкиятне рус телендә һәм инглиз телендә башкардылар. Бу әкият узенең эчтәлеге белән дә кызыклы иде. Балалар безне киләчәктә дә шундый кызык, бай, эчтәлекле әкиятләре белән сөендереп торсыннар. Аларга киләчәктә зурдан-зур иҗади унышлар телибез!






