Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мамадышский район, село Верхняя Ошма, ул. Мухамадиева, д. 2 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Liliya.Hasanova1577@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеошминский ДС" |
| Руководитель: | Хасанова Лилия Хановна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Аппликация. Тема: Нинди матур көз!!! 26.09.2017

“Нинди матур көз”!!!
Аппликация. Максат: Балаларның көз турында белемнәрен арттыру.
Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
-
"Яраткан әбиемә шәл"! 26.09.2017

Без өлкәннәр көненә әзер!!! Ә сез???
Аппликация. "Яраткан әбиемә шәл".
Өйгә кайтсам — өй балкыган,
Өйгә нур иңгән.
Ерак җирне якын итеп
Әбием килгән.
Үзен ничек сагынганны
Белгән ул, белгән.
"Күрим әле баламны" дип,
Әбием килгән.
-
Почтага экскурсия 21.09.2017

Балалар тэрбияче апалары белэн почта булекчэсенэ экскурсиягэ бардылар.Анда аларны Венера апалары почта хезмэте белэн таныштырды,матур китаплар,открыткалар,балалар очен чыккан газета,журналлар белэн таныштырды.
-
Балалар белэн асфальтка рэсем ясау конкурсы оештырылды. 18.09.2017

Һәр баланың күпмедер пычрануы куркыныч түгел, аның үзенең эшеннән канәгать калуы мөһим. Гадәти булмаган алымнар куллану балаларның логик фикерләвен, фантазиясен, күзәтчәнлеген, игтътибарын һәм үз-үзенә ышанычын арттыра.
Балаларның үз рәсемнәрендә исне, тавышны ясауларын, тапны ясап бетерүләрен күзәтеп тору бик кызык. Мондый шөгыльләрдә балалар төсмерләрне аера белергә өйрәнәләр, диалогик һәм монологик сөйләмнәре үсә.
-
Көзге матурлык!!! 11.09.2017

Максат: Балалар белән ел фасылларын искә төшерү; көз айларына карата соклану хисен уяту.
-
Ата - аналар җыелышы.
06.09.2017
Тема:“Балаларның сәламәтлеген һәм иминлеген саклау буенча гаилә һәм балалар бакчасы арасында хезмәттәшлек”
Бүген Югары Ушмы балалар бакчасында ата-аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта авыл фельдшеры Низамова Алсу Васил кызы катнашты. Ул “Балаларның сәламәтлеге - үзебезнең кулыбызда” дигән темага чыгыш ясады
.-Грипка каршы профилактика һәм вакцинация.
-Балаларның физик мөмкинлекләре.
-Авырулардан саклану чаралары.
-Балаларның дөрес туклану.
"Терроризмга каршы көрәш" участок полиция хезмәткәре Губайдуллин А.М. чыгыш ясады
-
Белем бәйрәме! 04.09.2017

Бүген бездә бәйрәм. Белем бәйрәме! Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр ! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә тазалык, озын гомер, эшегездэ, тормышыгызда зур уңышлар телибез.
- НОВОСТИ О ПОЛУЧЕНИИ ДОПОЛНИТЕЛЬНОЙ КОМПЕНСАЦИИ 30.06.2017
-
Югары Ушмы авылы буенча сәяхәт! 29.05.2017

Максат: 1. Юл кагыйдәләре турында белемнәрен тирәнәйтү.
2.Урам хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен искәртү,балаларны игъ-
тибарлы булырга өйрәтүне дәвам итү,сөйләм телләрен үстерү.
3.Авылыбызга патриотизм, мәхәббәт, тарихыбызга кызыксыну уяту.
-
15 май-Халыкара гаилә көне! 15.05.2017

Гаилә – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала. Безнең балалар бакчасында гаиләнең рухи бердәмлеген үстерү буенча төрле чаралар үткәрелә.






