Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мамадышский район, село Верхняя Ошма, ул. Мухамадиева, д. 2 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Liliya.Hasanova1577@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеошминский ДС" |
| Руководитель: | Хасанова Лилия Хановна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45
-
Әкияттә кунакта 28.11.2014

Рус халык әкияте :“Төлке,Куян һәм Әтәч” әкияте буенча театральләштерелгән күренеш.
-
Әнкәй – җирдә иң зур кеше! 28.11.2014

Әни диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый,
Әни сүзен таптарга.
Әни, ана – бары тик өч хәрефтән торган әлеге сүзләр үзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм ниндидер самими көч, саф мәхәббәт саклыйлар. Әйе әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул Җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе.
Шушы очрактан бакчабызда “Әниләр бәйрәме” көненә багышланган кичә булып үтте. Балаларыбыз аналарына булган мәхәббәт хисләрен үзләренең осталыклары, уңганлыклары аша тапшырды. Һәр чыгыш аерым бер сөю ялкыны, аерым бер әйтеп бетерәлмәслек наз белән сугарылган иде.. Әйе, әлеге кичә әниләрне бергә җыеп бакчабызны ямьләндерде,алар безг ә дә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр . Аналар йөрәгендәге якты нурлар тирә-якны балкытты. Кичә үтте, ә аның турындагы җылы һәм якты хисләр әниләрнең дә, безнең дә күңелләрдә озакка сакланачак әле
-
Ата-аналар җыелышы.
26.11.2014
25 ноябрь көнне балалар бакчасында әти-әниләр җыелышы үтте .
Көн тәртибендә түбәндәгеләр каралды:
1. Балалар бакчалары өчен ата-ана түләүләре (1 январь 2015 елдан )
2. Өстәмә төбәк компенсацияләре
3. Төрлеләр
-
25.11.2014

-
Китапханәдә кунакта. 20.11.2014

Китапханәдән бөркелгән нур һәм җылылык үзенә тартып тора.Әйе, китапханәче Ландыш апа белән аралашуы да үзе бер рәхәт. Ул безгә китапның безне һәрчак яхшыга гына өйрәтүен һәм тормышыбызны нурлы итүен, белемле, әдәпле, акыллы киңәш бирүен, хезмәт сөючән, күркәм кеше булып үсәргә ярдәм итүен, туган илне сөяргә, хезмәт яратырга, авыр вакытта югалып калмаска өйрәтүен сөйләде.
-
«Кошлар- безнең дусларыбыз » 19.11.2014

Әйе, кыш җитү белән кошларга яшәү авырая. Кошларга ярдәм итик: аларга җимлекләр ясап элик, кошларны саклыйк.
Ә сез кошларга җимлекләр ясадыгызмы?..
-
Хезмәт тәрбиясе 15.11.2014

Хезмәт тәрбиясе бирү балалар бакчасына килгәннең беренче көннәреннән үк башлана.
Анда балалар тере табигать почмагында элементар хезмәт күнекмәләренә өйрәнә, ягъни гөлләргә су сибәләр, тузаннарын сөртәләр.
-
Ата-аналар җыелышы. 27.10.2014

25 ноябрь көнне балалар бакчасында әти-әниләр җыелышы үтте .
Көн тәртибендә түбәндәгеләр каралды:
1.Балаларга белем бирүдә ФГОС таләпләре.
2. Балалар бакчасында көндәлек режим үтәлеше.
3.Әти-әниләрне еллык план белән таныштыру.
4.Әти-әниләр комитетын сайлау.
5.Төрлеләр.
-
Өлкәннәрне хөрмәтлик! 30.09.2014

Олы яшьтәгеләрне хөрмәтләү матур гадәткә әйләнде. Быел безнең балалар бачасында да аларга булышлык һәм ярдәм күрсәтүне күздә тоткан чаралар айлыгы бара.Бүген бакчабызга әбиләребезне һәм өлкән ветераннарыбызны чакырып "Дәү әнигә кунакка " дигән кичә оештырдык
Өлкәннәргә игътибар, ихтирам тәрбияләү. - Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын яңарту, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә куллану. Гаиләдә әбилар тәрбиясенең әһәмиятен ачу. Олыларга булышу-шатлык икәненә инандыру
-
“Татарстан кроссы – 2014” 22.09.2014

Узган ялда бакчабызда “Татарстан кроссы – 2014” республикакүләм йөгерү көненә багышланган көзге спорт бәйрәме узды






