Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мамадышский район, село Верхняя Ошма, ул. Мухамадиева, д. 2 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Liliya.Hasanova1577@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеошминский ДС" |
| Руководитель: | Хасанова Лилия Хановна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
«Әйдәгез әле, әниләр» Башваткыч уены
07.03.2017
Максат: балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү, гаилә белән бакча арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту; әниләргә ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү
-
“Сәламәт туклану” 06.03.2017

Балалар бакчаларында нәниләрнең туклану кагыйдәләренә игътибар югары, таләпләр зур. Балаларның үзләренә дә туклану кагыйдәләрен аңлаталар. Безнен балалар бакчасында “Сәламәт туклану” исемендэ көннәр утэ.Балалар тәрбияче апалары белән яшелчәләрдән винегрет ясарга ййрәнделәр. Малай-кызларның кайберәүләре пычакны инде оста итеп тота белә, яшелчәләрне вак-вак итеп турый. Кайберәүләренең әлегә бик үк барып та чыкмый. Әмма алар барысы да тырышып сәламәт туклану атнасында тәмле ризык әзерләүдә катнашты. Балалар ризыклар әзерләгәндә аларны яшел тәмлеткечләр белән бизәргә дә тырышалар. Шулай итеп, сәламәт туклану көнендә балалар мәгълүмат туплап кына калмады, ул ризыкларны өстәлгә матур итеп бизәп бирергә дә өйрәнде. Тәрбияче бакчада сәламәт туклануга игътибар итүләре хакында сөйләделәр. Шул ук вакытта татар халкының милли ризыклары белән дә балаларны таныштыруларын, булдыралган кадәр нәниләрнең дә аларны әзерләүдә катнашуларын җиткерде. Бакча хезмәткәрләре нәниләрнең гаиләләрендә дә сәламәт туклануга игътибарны юнәлтергә тырыша.
-
Икмәк – яшәү терәге 01.03.2017

Балага икмәк игү процессы турында бербөтен күзаллауны эзләп табарга ничек булышырга, бу процесста зурларның хезмәт эшчәнлегенең мөһимлеген аңлап төшенеп җитәргә, икмәк - ул бик күп кешеләрнең хезмәт нәтиҗәсе булуы турында балаларны мәҗбүр итмичә нәтиҗә чыгарырга этәрү.
-
Әтием-горурлыгым!
22.02.2017
Максат
1. Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү.
2. Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, аларның мөhимлеген аңлату.
3. Әти белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.
Әзерлек эше:
-шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнү.
– слайдлар карау (хәрбиләрнең киемнәре, эблемалары…танышу)
– әтиләргә бүләкләр ясау.
-
«Җырым белән җиңдем дошманны» 15.02.2017

2) шагыйрь иҗатына һәм батырлыгына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту.
-
Мәктәп китапханәсендә кунакта! 08.02.2017

Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Югары Ушмы урта мәктәбенең китапханәсенә экскурсия ясадылыр. Аларны китапханәче апалары Ландыш Юсуповна каршы алды. Ул балаларга китапларның сакланышын, тезү тәртипләрен, үзеңә кирәкле китапны ничек табарга кирәклеген, формуляр тутыру тәртипләрен аңлатты. Балалар үзләре дә белгән әкиятләрен сөйләделәр, кызыклы китаплар карадылар. Экскурция балаларга бик ошады. Ландыш Юсуповна аларга матур теләкләрен әйтеп, озатып калды.
-
Проект эшчәнлеге «Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы» 06.02.2017

Кыш азагына якынлаша. Кояш көннән–көн югарырак күтәрелә, ә көннәр озайганнан-озая һәм җылына бара. Утырту вакыты җитте. Балалар бакчасында тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы булдыру бик күңелле шөгыль булып тора, бигрәк тә кышын һәм язын. Бу вакытта табигатьнең әле генә өлгергән бүләкләрен ашап карыйсы гына түгел, яшеллекләрнең төсен күрәсе килә. Синең үзеңнең тәрәзәң төбендә, беренче язгы яшеллекнең үсүеннән дә күңеллерәк бернәрсә дә юктыр мөгаен. Болар: суган, петрушка, укроп һәм хәтта салат яфрагы да булырга мөмкин. Тәрәзә төбендәге яшелчә бакчасы – табигатьнең төсләренә, җылысына карата булган сезонлы ямансулыкны бетерүнең иң әйбәт бер ысулы да ул. Бүлмә шартларында үсемлекләрне ничек карап үстерергә, үсемлекләр үссен өчен яктылыкның, җылылыкның, туфракның дымлылыгының кирәк булуы турында балаларның күзаллауларын киңәйтү, танып белү һәм иҗади сәләтләрен үстерү.
-
Гореф-гадәтләребезне яңартуда «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы да максатчан эш алып бара. 03.02.2017

– Тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне барлау буенча балалар бакчасында зур эш алып барыла. Без киенү алымнарын, милли ризыклар әзерләү серләрен, халкыбызга хас әдәплелек сыйфатларын балаларыбызга җиткерергә бурычлы, – диде авылыбызның мәртәбәле кунагы Роза Садыкова
-
“Татар милли мәдәнияте” атналыгы 01.02.2017

-
Ашханәгә экскурсия 31.01.2017

Балаларны өлкәннәр хезмәте белән таныштыру максатыннан ашханәгә экскурсия оештырылды. Көндәлек туклану режимы, бакчада пешерелә торган ризыклар турында мәгълүмат бирелде.






