МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание) |
| Телефон: | +7(855)-953-43-02 |
| E-Mail: | GR.Nizamova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Низамова Гульнара Равиловна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 311 учащихся |
| У нас учат: | 36 учителей |
-
21 февраль – Халыкара туган тел көне! 24.02.2026

Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне зурлау, хөрмәтләү, саклау максатыннан, Халыкара туган тел көне уңаеннан, 20 нче февраль көнне В.П.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә “Дөньяда иң-иң матур тел, ул минем туган телем”, дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә галимнәр җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.
Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Шуңа күрә һәр кеше үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш.
Кичәне милли белем һәм тәрбия буенча директор урынбасары Хәйрова Р.Н. башлап җибәрде. 2 һәм 3 нче сыйныф укучылары туган тел турында шигырьләр сөйләделәр. Балалар китапханәчесе Заһретдинова С.В. Халыкара туган тел көне һәм аның әһәмияте турында таныштырды. Укучылар игътибарына Г. Тукайның «Кәҗә белән сарык” әкияте тәкъдим ителде.
Газизҗанова Р.И. җитәкчелегендә мәктәптән тыш эшләр үзәгендә оештырылган тере куллы курчак театры артистлары “Шалкан” рус халык әкияте буенча театральләшкән тамаша күрсәттеләр.
Әдәби-музыкаль кичә Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
24.02.2026

Советник директора по воспитанию, Бушковская Адиля Ильшатовна, среди 8 классов весело и задорно провела военно-спортивный праздник, посвященный Дню защитника Отечества «А ну-ка, парни!».
✨Мероприятие было направлено на воспитание чувства гордости и уважения к нашим героическим предкам и сегодняшним защитникам Отечества, чувства ответственности и взаимовыручки, формирования основ здорового образа жизни, совершенствования двигательных навыков, содействию сплоченности и взаимоуважения.
✨Ребята дружно работали в командах, проходя различные этапы конкурса:
«Разминка»
«Меткий стрелок»
«Одевание противогаза»
> «В здоровом теле - здоровый дух»
«Наряд вне очереди»
«Оказание первой помощи»
✨Победители:
1 место - 8 «А» класс
2 место - 8 «Б» класс
✨Быть защитником Отечества - это значит быть смелым, ловким, сильным и честным. И у наших ребят - все получилось!
-
21.02.2026

“Адәм... үзенең туган телен кагыйдәсез дә белер
вә һич ялгышсыз сөйләшер.
Чөнки кеше үзенең туган телен яхшы белмәсә,
башка телгә төшенә алмас,
мәгәр озак заманда күнегә алмас”
Каюм Насыйри.
20 февраль көнне 5-7 сыйныф укучылары өчен телгә багышланган җырлы-музыкаль монтаж узды.
Максат : Һәр укучыга, укытучыга тел дөньясына кереп, телебезнең байлыгын, хикмәтен, язмышын аңларга ярдәм итү иде. Ә укучылар... Алар милли горурлык хисе, зур җаваплылык тоеп, сәнгатьле итеп үзләренең туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар.
Икенче өлеше дәресләрдә дәвам итте. Укучылар ребуслар чиштеләр, коар кодлардан укып, биремнәрне үтәделәр.
Татар теле ул – безнең киләчәгебез. Ул яшәсә, татар дигән милләт тә яшәр!














