МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание) |
Телефон: | +7(855)-953-43-02 |
E-Mail: | sch468@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ |
Руководитель: | Низамова Гульнара Равиловна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 342 учащихся |
У нас учат: | 36 учителей |
Новости Шугуровской СОШ имени В.П.Чкалова
Опубликовано: 22.02.2025Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне зурлау, хөрмәтләү, саклау максатыннан, Халыкара туган тел көне уңаеннан, 21 нче февраль көнне В.П.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә галимнәр җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.
Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Шуңа күрә һәр кеше үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш.
Әлеге чарада мәктәп укучылары туган телдә шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, биеделәр һәм театральләшкән тамаша күрсәттеләр. Бәйрәмгә лаеклы ялдагы мөхтәрәм укытучылар һәм якташ язучы Таһир Шәмсуаров чакырылды.Кичә күңелле үтте.
К списку новостей