Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
E-Mail: | shcool473@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 24 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Әниләр көне 26.11.2024
Ил күләмендә сөекле әниләргә багышланган чаралар, бәйрәмнәр узып китте. 25 ноябрь көнне, Түбән Чыршылы мәктәбендә дә әниләр көнен билгеләп үттек. Алдан әзерлек эшләре барды, укучылар бүләк открыткалар, чәчәкләр ясадылар, җыр- биюләр әзерләделәр. Һәр сыйныф кунакка чакырылган әниләргә иң назлы, иң матур сүзләрне әйтәсе килде. Аларга атап кечкенә сыйныфлар вальс башкарды, 7 сыйныф егетләре татар биюе бүләк итте. 9 сыйныф укучылары һәрбер әнинең фоторәсемен урнаштырып презентация тәкъдим итте. Бу презентациягә укучылар үз әниләренең иң матур рәсемен һәм ничек яратуын белдергән нәфис сүзне дә урнаштырган. Рәсем дәресләрендә һәрбер укучы әниләренең портретын да ясаган. Билгеле, әниләргә үзләрен танып алу кызыклы һәм онытылмас мизгел булды. Сөекле әниләр! Һәрвакыт балалардан шундый җылы сүзләр, хөрмәт тоеп яшәргә язсын.
-
Ата - аналар җыелышы 25.11.2024
Түбән Чыршылы мәктәбендә ата- аналар җыелышы үткәрелде. Беренче чирек йомгаклары, мәктәп олимпиадасы уңышлары, муниципаль олимпиадага әзерлек, электрон журнал, көндәлекне күзәтү кебек мәсьәләләр каралды. Укыту эшләре буенча завуч Венера Минеракиповна һәр сорауга тукталып аңлатма бирде. Мәктәп директоры Гөлия Камиловна да укыту - тәрбия мәсьәләләренең иң кирәклеләре булган: юлда игътибарлы булу, яктырткыч тасмалардан йөрү, укучы баланың укуы белән кызыксынып тору, көндәлек билгеләрне карап бару, яртыеллыкны уңышлы тәмамлау кебек сорауларга тукталды. Мәктәп тормышында актив булган әниләргә рәхмәт хатлары да тапшырды. Әти- әниләр һәм мәктәп коллективы бер сүздә булып эшләгәндә генә укучыларыбыз тырыш һәм тәртипле булачак, дип искәртте.
-
"Татарча диктант-2024" акциясе 08.11.2024
Бүген, 8 ноябрь көнне, Түбән Чыршылы мәктәбендә "Татарча диктант-2024" акциясе буенча диктант язу оештырылды. Бу акция инде дөньякүләм чара буларак, тугызынчы тапкыр үткәрелә. Бу юлы да мәктәп укучылары, укытучылар, килгән кунаклар бу чарада бик теләп катнаштылар. Оештыручы туган тел укытучысы Алсу Вил кызы язучыларга уңышлар теләп, текстны тәкъдим итте. Драматург, язучы Шәриф Камалның "Матур туганда" дигән романыннан өзек табигатьнең кышкы гүзәллеген тоярга, сокланырга чакыра. Диктантны иң яшь язучылар - 4 сыйныф укучылары булса, өлкәннәре- лаеклы ялда булган апалар иде. Шулай ук, авыл китапханәсе, мәдәният йорты, балалар бакчасы хезмәткәрләренең дә кушылуы ямь өстәде. Туган телебезне зурлыйк,онытмыйк! Акциядә катнашучыларга бик зур рәхмәт белдерәбез. Диктант нәтиҗәләре уңышлы булсын.
-
Мәгърифәтче, галим Утыз Имәнигә багышланган фәнни- гамәли конференция 01.11.2024
1 ноябрь көнне, Тимәш урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәгърифәтче, галим Утыз Имәнигә багышланган фәнни- гамәли конференция булды. Бу чарада мәктәбебез укытучылары һәм укучылар катнашты. Туган тел һәм әдәбияты укытучысы Алсу Вил кызы галим тормышы буенча мастер-класс, ә укучыларыбыз Талига Шамил кызы җитәкчелегендә шагыйрьнең шигырьләрен сөйләүне видеога төшереп, жюрига юлладылар. Жюри җибәргән эшләргә уңай бәя биреп, грамота һәм истәлек китаплар белән бүләкләде. Шулай ук конференция кунакларына дин әһеле Ризаэддин Фәхретдингә багышланган күргәзмә дә тәкъдим ителде. Бүгенге конференция эшлекле, бай эчтәлекле булды. Пленар өлештә Утыз Имәнинең тормышын өйрәнүче галимнәребез сүз алды. Практик өлештә Өфе кунаклары чыгышы да, алдынгы урыннарга лаек булган укучылар чыгышы да гаҗәеп эчтәлекле булды. Бугенге конференция Утыз Имәнинең бөтендөнья күләмендә билгеле шәхес, гыйлем, әхлак кануннарын алга сөрүче олуг язучы, шагыйрь икәнен тагын бер кат исбатлады.
-
Бадминтон 01.11.2024
1 ноябрь көнне, бадминтон уены буенча шәһәр hәм районыбызның мэры исемендәге кубок ярышында катнашып, мәктәбебез уенчылар командасы, уен бик киеренке булуга карамастан уңышлар яуладылар.
-
23.10.2024
23 октября учащиеся нашей школы Бикбаева Лилия (9 кл), Вильданова Алиса (8 кл) участвовали в муниципальной олимпиаде по математике, по направлениям, реализуемым в регионе в рамках ФП «Профессионалитет» для обучающихся 8-9-х классов, на базе Лениногорского нефтяного техникума.
-
Әтиләр көне 21.10.2024
Буген, 21 октябрь көнне, әтиләр көненә багышланган "Әтиләр сүзе - күңелнең күзе" дип аталган бәйрәм чарасы булды. Әтиләр бәйрәменә алдан әзерлек чаралары булды: матур шигырьләр ятладылар, бүләк открыткалар ясадылар, биюләр, җырлар өйрәделәр. Әтиләр һәм уллар төркеменә бүленеп, ярышып алу да чарага ямь өстәде. Командалар бәрәңге дә әрчеде, идәннән суырылды, кәгазь самолет та ясап очырды, тапкырлыкта да сынатмады, биеп тә күрсәттеләр. Укучылар әтиләренең матур сыйфатларын мактап шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр. 9 сыйныф укучылары барлык мәктәп укучыларының әтиләренә багышлангән презентация ясап, тамашачыга тәкъдим итте. Һәр әтинең үзенә атап ясалган слайдны күрүе җылы тәэсирләр уятты.Шулай ук Әтиләр көненә багышлап чыгарылган "Разговор о важном" циклындагы видеофильмны карау да бик урынлы булды. Бүгенге чара эшлекле, гади, дустанә шартларда үтте. Барлык әтиләребезне бәйрәм белән котлыйбыз. Гаилә терәге, кадерле кеше булып, балаларның игелеген күреп, яшәргә насыйп булсын, дигән теләктә калабыз.
-
Конференция 18.10.2024
18 октябрь көнне, Иске Иштерәк мәктәбендә Илфак Шиһаповка багышланган конференция узды. Бу чарада Түбән Чыршылы мәктәбеннән Сайфиева Талига Шамил кызы һәм Муллагалиева Алсу Вил кызы да катнашты. Төрле юнәлештә эшләп иҗат иткән, язучы, автор - башкаручы, продюсер Илфак Шиһапов турында туган тел укытучылары эзләнү эшләре, хикәяләре буенча укыту эшчәнлегенә караган мастер-класслар тәкъдим иттеләр. Безнең укытучыларыбыз язучыны автор - башкаручы буларак ачты. Бу чара Шөгер төбәгендә туган иҗат кешеләренең никадәр сәләтле, туры сүзле, горурланырлык шәхесләр булуын тагын бер кат исбатлады.
-
Показ фильма "Суворовец.1944" 14.10.2024
14 октября в Нижнечершилинской ООШ состоялся показ фильма "Суворовец.1944", приуроченный к праздновании 80 летия победы в ВОВ.Мероприятие было организовано с целью военно- патриотического воспитания учащихся, формирования у них чувства гордости за свою страну и уважения к ее истории. Спасибо за интересный фильм работникам Дома культуры города Лениногорска.
-
Акция по сбору макулатуры «Спасаем деревья с Эколятами» 11.10.2024
Ученики Нижнечершилинской школы присоединились к акции по сбору макулатуры «Спасаем деревья с Эколятами». В нашей школе проходят различные экологические акции. Мы решили поучаствовать в акции и собрать макулатуру. Старшеклассники школы, рассказали ребятам, что необходимо беречь природу и давать вторую жизнь вещам, побывавшим в использовании.