Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Центральная, 107 |
| Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
| E-Mail: | Guliya.Vafina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 8 учителей (1 совместитель) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Классный час 13.02.2026

15 февраля 2026 года исполняется 120 лет со дня рождения Героя Советского Союза, поэта-антифашиста и лауреата Ленинской премии Мусы Мустафовича Джалиля. В нашей школе в честь этой даты прошёл классный час, посвящённый жизни и творчеству выдающего сына татарского народа. Мероприятие состояло из трёх блоков, каждый из которых помог ученикам лучше понять личность и подвиг Мусы Джалиля.
Учитель литературы Алсу Виловна рассказала о ключевых моментах биографии поэта: детстве в деревне Мустафино, первых стихах, учёбе в Москве и становлении как профессионального литератора, военном пути, службе на фронте, пленении, подпольной деятельности в концлагере, создании «Моабитской тетради».
Особое внимание уделили тому, как стихи Джалиля стали оружием сопротивления. Даже в плену он не утратил веры в победу и любви к Родине. Ученики посмотрели фрагмент фильма «Кара Урман» о последнем периоде жизни поэта. После просмотра обсудили фильм: поделились впечатлениями и ответили на вопросы о нравственном выборе, мужестве и цене свободы. Учащиеся прочитали вслух избранные стихотворения из «Моабитской тетради».
Муса Джалиль остаётся примером несгибаемой воли и творческого подвига. Его жизнь и поэзия учат нас: даже в самых тяжёлых испытаниях важно сохранять достоинство, любовь к Родине и веру в правду. -
Бары тик көчле рухлылар гына үз максатларына ирешә 12.02.2026

Түбән Чыршылы мәктәбендә язучы Фәнис Яруллинга багышланган "Бары тик көчле рухлылар гына үз максатларына ирешә " исемле сыйныф сәгать үткәрелде. Татар теле укытучысы Алсу Виловна чараны Фәнис Яруллинның тормыш девизы булган сүзләреннән башлады.: "Әгәр язмыш сине тез астына китереп сукса, егылмас өчен якасыннан ал. Әгәр ул аны утка ташласа, аннан да катырак янсаң, син аның эсселеген сизмәячәксең. Әгәр сез аны суга ташласагыз, ул күбеккә әверелер, өскә күтәрелмәс, асылташ кебек төбенә ятар, алар сезнең балкып торуыгызны күрерләр һәм сезне шуннан алып китәрләр. Әгәр тузан күккә күтәрелеп, яңгыр тамчыларына кушылса, җиргә төшегез. Караңгы урманнарда адашкансың икән, кояшта юлыңны сайла. Ташлар белән изелеп, чишмәгә әверел, иреккә чык. Әгәр ул аны җиргә күмеп куйса, ул орлык шикелле шытып чыгачак. Җилкәнегезне җил төшереп җибәрсә, аның урынына йөрәгегезне күтәрегез. Теләсә нинди ситуациядә җиңәргә өйрән. Бары тик көчле рухлылар гына үз максатларына ирешә, бары тик сабырлар гына бәхеткә лаек". Укучылар Фәнис Яруллинның китаплары белән таныштылар, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, аның шигырьләрен укыдылар
-
Итоговое собеседование 11.02.2026

11 февраля во всех школах пройдёт обязательное итоговое собеседование по русскому языку — допуск к ОГЭ. Что ждёт учеников: чтение текста, его пересказ, монолог и диалог с экзаменатором. На каждого ученика — 15 минут. Важно знать: для успешного прохождения нужно набрать минимум 10 баллов из 20. С собой — паспорт и ручка. При неудаче можно будет пересдать в резервные дни.
-
Еллар аша дәшәм 06.02.2026

6 февраль көнне, Түбән Чыршылы мәктәбе укучылары алдында авыл китапханәчесе Рәисә Гасим кызы "Еллар аша дәшәм" исемле чара үткәрде. Ул укучыларга 100 ел элек басылган китаплар күрсәтте. Гарәп, латин телләрендә булган китаплар - шул елларның шаһиты булып тора. Укучылар китапларны кызыксынып карадылар, укырга да тырыштылар. "Китапларны саклагыз, яратыгыз, белем алырга иренмәгез, -" диде китапханәче апабыз.
-
Ата-аналар җыелышы 03.02.2026

Буген, 3 февраль көнне, Түбән Чыршылы мәктәбенең 9 сыйныфында ата-аналар җыелышы булды. Бу җыелышта укучылар алдында торган мәсьәләләр ачыкланды. 11 февральдә рус теле фәне буенча телдән йомгаклау әңгәмәсе узачак. Бу эш - Төп Дәүләт имтиханына кертү булып санала. "Хәзерге вакытта әзерлек бара, өйрәнү формасында биреп тә карадылар, һәр фәннәрдән консультацияләр бара. Сезнең инде өйдәге вакытта әзерләнүләрен контрольдә тотуыгызны сорыйбыз, "- диде укыту тәрбия урынбасары Венера Минерәкыйп кызы. Шулай ук, фән укытучылары да имтиханнарга әзерлек эшләренең барышы турында мәгълүмат бирделәр.
-
Тәрбия сзгате 28.01.2026

Түбән Чыршылы мәктәбендә Ленинград блокадасын тулысынча тар-мар итүгә 82 ел тулуга багышланган тематик тәрбия сәгате узды. Бу блокада тагын күп тапкырлар халыкның сабырлыгын, түземлелеген, батырлыгын исбатлады. Укучыларга тарих укытучысы Ришат Салихович видеофильм күрсәтте. Алсу Виловна бу авыр елларда көнгә бирелә торган, үлем тырнагыннан алып калган 125 грамм ипи кисәге турында сөйләде һәм икмәкне кадерләргә, исраф итмәскә кирәклекне әйтте. Җыр һәм хезмәт укытучысы Талига Шамиловна укучыларга блокада авырлыкларын күреп, көндәлек алып баручы Таня Савичева турында сөйләде. 82 ел узса да, бу елларның авырлыгы, Совет халкының чыдамлыгы мәңгелек утларда, аллеялардагы мәрмәр ташларда, һәйкәлләрдә чагыла.
-
"Тәрбияле бала" 17.01.2026

Түбән Чыршылы мәктәбендә бөек дин галиме, укытучы, язучы Ризаэддин Фәхретдингә багышланган чара булды. Галимнең нәсыйхәтләре хәзер дә бик кирәкле. Чарада туган тел укытучысы Алсу Вил кызы Риза Фәхретдингә багышланган викторина үткәрде. Укучылар галимнең тормышы һәм хезмәтләре турындагы белемнәрен күрсәттеләр. "Асар" әсәре турында мәгълүматлар бирелде. "Тәрбияле бала" хезмәтеннән алынган канатлы сүзләрне дөрес итеп җыеп укыдылар. Һәр укучы язучының берничә үгет-нәсихәтен укып күрсәтте. "Кеше булу өчен гыйлем белән күркәм холык кирәктер". Бу канатлы сүзләр һәр чор өчен дә бик кирәкле. Бүгенге чара - галимне искә алу, нәсыйхәтләрен ныгыту, авылыбыз тарихын барлауга бер истәлекле эшебез булды.
-
Неделя русского языка и литературы 13.01.2026

В рамках недели русского языка и литературы 13 января учащиеся познакомились с великими русскими учеными-лингвистами. Это М.В.Ломоносов, А.Х.Востоков, В.И.Даль, Д.Н.Ушаков, С.И.Ожегов и др., внесшие весомый вклад в развитие русского языка. Также ученики работали в группах, составляли новые слова из слов "Языкознание", "Лингвистика", "Языковедение". Участники третьей группы смогли найти 10 слов и победили в игре.
-
Неделя русского языка и литературы 12.01.2026

Неделю русского языка и литературы учащиеся Нижнечершилинской школы начали с просмотра фильма, посвященного истории русского языка. Просмотр фильма сопровождался беседой и выполнением нестандартных заданий. Ученики узнали, о существовании языкового дерева, семейств и групп языков, что многие современные русские слова с некоторыми видоизменениями дошли до нас со времен старославянского и древнерусского языков.
-
Яңа ел бәйрәме 30.12.2025

Мәктәбебездә Яңа ел тамашасы гөрләп узды. Иң беренче, яртыеллыкны йомгаклап, мәктәп директоры Гөлия Камил кызы муниципаль турда фән олимпиадаларында җиңгән укучыларга грамоталар тапшырды. Укытучыларыбызны да чын күңелдән котлыйбыз, алар Татарстан Мәгариф министрлыгының рәхмәт хатына ия булдылар. Гөлия Камил кызы яңа елда яңа уңышлар, гаиләләргә бәхет, илләргә тынычлык теләде. Икенче булып сүзне Түбән Чыршылы бүлекчәсенең янгынга каршы хезмәте башлыгы Илдус Бинарис улы алды. Ул да укучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлады һәм Чыршы бәйрәме, каникуллар вакытында иминлекне сакларга, игътибарлы булырга кирәклеге турында искәртте.
Укучыларның чыгышлары могҗизалы әкият дөньясына алып кереп китте. Яңа елда була торган шаян хәлләр әкият геройларның биюләре, җырлары белән үрелеп барды. Йолдыз булырга теләгән куяннар да, Кыш бабайның капчыгын югалтып, Убырлы кармагына эләктеләр. Яңа елның тылсымлы ачкычларын эзләп, чыршының сихерле утларын кабызып теләкләр теләүче 3- 4 сыйныф артистлары да шаккатырды. Яңа ел капчыгында килеп чыккан 1 сыйныфның Буратино белән Пьер да җыр һәм бию бүләк итте. Әкияттәге хәйләкәр Төлке белән Базилио мәчесе дә бәйрәмгә барасы килеп, чыгышлар әзерләде. 6 сыйныф укучылары әлеге геройлар булып бик оста уйнадылар. 9 сыйныфның чегән артистлары да тамашачыларга дәртле биюләре аша бәйрәмгә күңелле мизгелләр өстәде. Яңа ел бүләксез булмый, барлык укучылар да Кыш бабай кулыннан тәм - том белән тулы капчыклар алды. Бәйрәм тамашасында катнашкан укучы - артистларга рәхмәт белдерәбез. Аларны әзерләүче сыйныф җитәкчеләренә, костюмнар әзерләүче әти-әниләргә дә зур рәхмәт. Бәйрәмнәрне бербөтен итеп оештыручы, сәхнәгә куючы, алып баручы остазыбыз -Талига Шамил кызына да олы рәхмәт.
Кадерле хезмәттәшләр, укучылар әти-әниләр! Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! Иң якты хыялларыгыз тормышка ашсын, эшегездә, укуда зур уңышларга ирешегез, илләребез тыныч, барыр юлларыбыз киң, туар таңнарыбыз имин булсын! Яңа ел белән!!!






