Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
| Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
| E-Mail: | Guliya.Vafina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 8 учителей (1 совместитель) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Сугыш чоры укытучылары, мәктәп еллары 24.10.2025

24 нче октябрьдә, Түбән Чыршылы мәктәбендә истәлекле вакыйга булды. Тирә-як шәһәр-авыл мәктәпләре укытучылары төбәкара конференциягә җыелды. Конференция берничә өлештән торды һәм әзерлек эшләре дә киң колачлы булды. Чыгыш ясарга килүче укытучылар тантаналы вакыйганың шаһиты булдылар. Конференция Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды һәм "Сугыш чоры укытучылары, мәктәп еллары" дигән темага эзләнү эшләре язылды. Чарабызның тантаналы өлешендә Каюмова Әминә апага багышлап истәлек тактасы куелды. Әминә Каюм кызы - авыр сугыш елларында Түбән Чыршылы мәктәбендә директор, авылда партоешма секретаре, агитатор булып эшләгән олы йөрәкле җитәкче. Конференциягә Казан шәһәреннән мәртәбәле кунаклар да килде. Болар - Әминә апаның уллары - күренекле фән эшлеклеләре, профессорлар Индус һәм Энгель Таһировлар, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шәрипов Ирек Илдус улы, Татарстан Фән һәм Мәгариф министрлыгының милли белем бирү бүлеге җитәкчесе Гиззатуллина Энҗе Хәбир кызы, Әлмәт Мәгариф идарәсендә милли белем һәм тәрбия бирү буенча җитәкче урынбасары Сиринә Мәкъсүт кызы, Лениногорск муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Галия Котдус кызы, Мәгариф идарәсе башлыгы Вагиз Самигулла улы, Мәгариф идарәсенен татар теле буенча методисты Римма Шәукәт кызы һ.б. Алар алдына мәктәп эшчәнлеген, уку- укыту процессын яктырткан төрле юнәлеш зоналары да тәкъдим ителде. Татар халкының тормыш - көнкүрешен чагылдырган йорт эче бизәкләре, куллану әйберләре, чиккән, тукыган сөлге - тастымаллар, авылның "Җидегән чишмә" кызлары башкарган "Чабата биюе", укучыларның тормыш белән бәйләп күрсәтелгән физик тәҗрибәләре кунаклар күңеленә хуш килде. Килгән кунаклар истәлеккә мәктәп мәйданчыгында агачлар да утыртты. Шулай ук сәламләү өлешендә укытучы хезмәтенә багышланган нәфис сүзләр, сәхнә күренешләре, авыр сугыш елларындагы истәлекләр дә яктыртылды. Бүген Әминә Каюм кызын искә алу - аның белән бер чорда эшләгән укытучыларны, сугыш аркасында ятим калган балаларны, илебез өчен гомерләрен биргән батыр авылдашларыбызны да искә алу булды. "Безгә Шөгер ягы, Чыршылы авылы бик якын, монда хәреф танырга, язарга өйрәндек, Зифа апаның моңлы җырлары, әниебезнең сәхнәдән сөйләгән чыгышларыннан соң, сәхнәгә чыгып шигырьләр, декламацияләр сөйләдек. Чыршылының тауларын, чишмәләрен сагынып кайтабыз, авылның халкы да әниебезгә, безгә мәрхәмәтле булды. Балачакның якты хатирәләре безнең белән яши. Бүгенге онытылмас чара өчен, барлык гаиләбез, оныкларыбыз исеменнән мәктәп коллективына чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Әниебезнең истәлегенә игътибарлы булып, фидакарь хезмәтен олылап, яшь буынга үрнәк итеп күрсәтә алуыгыз - улларыбыз, оныкларыбыз алдында горурлык хисләре тудыра. Бүген бергәләп утырткан агач үсентеләре киләчәк буыннарны да тоташтыручы дәвамлы эшебез булсын иде", - дип әйттеләр Әминә апаның уллары.
Конференциядә катнашкан һәр укытучы сугыш чорындагы үз авылының хөрмәтле укытучысы, мәктәп коллективы турында сөйләде. Чыгышлардан күренгәнчә, сугыш елларындагы укытучы хезмәте - халкыбыз тарихының мөһим өлеше ул. Алай гына да түгел, "Фронт өчен" шигаре астында көне - төне кыр эшләрендә катнашу, фронтавикларга хатлар язу, кием - салым җыю - барысы да үтә укытучы башыннан. Конференция эше уңышлы узды. Барлык килгән дәрәҗәле кунакларга, чыгыш ясаучы хезмәттәшләргә, авыл китапханәсе, мәдәният йорты, ясле-бакча хезмәткәрләренә, укучыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. -
Встреча 21.10.2025

21 октября, школу, посетили начальник отделения профилактики ГБУ "БДД" в Лениногорском районе Кирдянова Эльвира Сергеевна, ведущий специалист по ДДТТ Ибряева Анастасия Михайловна, заместитель начальника МКУ "Управление по делам молодёжи, спорту и туризму" Илюхина Светлана Григорьевна.
Кирдянова Э.С. провела беседу с учащимися по профилактике ДТП. Учащиеся посмотрели ряд видео с места ДТП с участием несовершеннолетних, вспомнили правила дорожного движения. Первоклассники были приняты в ряды участников дорожного движения. Эльвира Сергеевна подарила светоотражающие элементы для одежды и аксессуаров.
Илюхина С.Г. рассказала о волонтёрском движении, познакомила с сайтом "Добро. РФ".
-
День отца 19.10.2025

День отца – праздник в России относительно новый, совсем недавно получивший официальный статус. Он был установлен Указом Президента Российской Федерации от 04.10.2021 № 573 «О Дне отца», в соответствии с которым была определена дата, когда он отмечается – третье воскресенье октября. Ученица 3 класса Вафина Лиана приняла активное участие в видеоролике "Мой папа - самый лучший".
#НавигаторыДетства #Росдетцентр
#НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #оДнеОтцаНД -
Турнир по физике 15.10.2025

15 октября, ученики 8 класса представляли школу на ежегодном турнире по физике, среди учащихся 8 классов для сельских образовательных учреждений. Турнир состоял из различных заданий, включая теоретические вопросы, практические эксперименты и работу в группах. Ребята проявили свои знания, умения и навыки в решении сложных задач, а также проявили командный дух, помогая друг другу в сложных моментах.
По итогам турнира наши ребята стали победителями в номинации "За волю к победе". Поздравляем. -
Республиканская спартакиада среди обучающихся 15.10.2025

15 октября в г. Альметьевске состоялась республиканская спартакиада среди обучающихся организаций дополнительного образования физкультурно - спортивной направленности, в котором приняли участие юные спортсмены из 19 районов нашей Республики. Команда нашей школы по настольному теннису показала командный дух, достойную игру. Да, побеждает сильнейший, но у нас остались положительные и радостные впечатления, масса позитивных эмоций от соревнований.
-
Фильм карау 14.10.2025

14 октябрь көнне, Түбән Чыршылы мәктәбендә күмәк рәвештә фильм карау оештырылды. Лениногорск шәһәренең мәдәният каршындагы Кино күрсәтү бүлеге, укучыларга кызыклы фильм тәкъдим итте. Кино хезмәткәрләре, кино алдыннан юл кагыйдәләренә багышланган әңгәмә һәм үтемле видеоролик аша укучыларны тәртипкә һәм юлда игътибарлы булырга чакырдылар. "Капитан Крюк" фильмы аша укучылар гаилә кыйммәтләре, бер- береңне аңлау, команда дуслыгы, тормышта булган хаталарны төзәтә белергә икәнлеге турында белделәр. Фильм барысына да ошады, чөнки танылган артистларның уйнавы үзенә җәлеп итте. Шундый күңелле чара өчен шәһәр Кино бүлеге хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Шигырь бәйгесе 09.10.2025

9 октябрь көнне, Лениногорск шәһәренең Балалар китапханәсендә Г. Тукай исемендәге XlV шигырь бәйгесе булды. Бу бәйгедә мәктаптән 1 сыйныф укучысы Газизов Тимур һәм 8 сыйныф укучысы Хасаншин Руслан катнашты. Укучылар Фатих Кәрим һәм Шәукәт Галиев шигырьләрен жюрига тәкъдим иттеләр. Шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән килгән шигырь сөюче укучылар тарафыннан сугыш темасына багышланган шигырьләр күп булды. Билгеле, авторларның йөрәк аша үткәреп, күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйләүче укучыларга сокландык. Афәрин, укучылар! Шулай ук укучыларны жюриның дәрәҗәле кунагы, районыбыз шагыйре, язучылар берлеге рәисе Таһир абый Шамсуаров та алкышлады, нәтиҗә ясап, дипломнар таратты.
-
День самоуправления 04.10.2025

4 октября, в преддверии Дня учителя, в нашей школе состоялся День самоуправления. Всех педагогов в этот день встречали учителя-дублёры и дублёры администрации школы. Ребята показали видеопоздравление, вручали каждому учителю открытку, которую изготовили сами.
Все уроки проводились согласно школьному расписанию и пролетели незаметно, на одном дыхании. Всё прошло очень интересно как для учеников, так и для новых учителей.
Все учащиеся добросовестно и ответственно отнеслись к своим обязанностям. Каждый участник мероприятия остался доволен проведением дня, кто-то смог открыть в себе новые качества, преодолеть страх и стать уверенней, определиться с будущей профессией и просто хорошо и с пользой провести учебный день. Это большой опыт для каждого, который обязательно пригодится в дальнейшей жизни.
Трудный учебный день состоялся! Все работали с удвоенным рвением и старанием! Преподаватели наблюдали со стороны учебный процесс, все старшеклассники смогли на себе испытать, насколько тяжел, но важен труд учителя и сотрудника школьной администрации.
День Самоуправления запомнится учителям и ученикам как один из самых ярких и интересных дней нашей школьной жизни, и пусть эта добрая традиция сохранится и на следующий год, когда уже другие старшеклассники примут участие в этом событии. -
Бәйрәм концерты 02.10.2025

Өлкәннәр көне уңаеннан Түбән Чыршылы мәдәният йортында бәйрәм чарасы булды. Бу чарада мәктәптән Талига Шамилевна җитәкчелегендә укучылар чыгыш ясады. Алар өлкән абый- апаларга изге теләкләр, күңелле җырлар, дәртле биюләр бүләк иттеләр. Шулай ук хезмәт дәресләрендә үз куллары белән ясалган бүләк - открыткаларны да җылы сүзләр әйтеп тапшырды укучылар. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәлия Әхәт кызының җырлы сәламе дә ямь өстәде. Әлбәттә, бәйрәмгә килгән өлкәннәр укучылар чыгышын ошатып, рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Хөрмәтле өлкән апа - абыйлар! Алдагы көннәрегездә дә сәламәтлек, якыннар игътибары, җан тынычлыгы, шатлык юлдаш булсын.
-
Поздравляем 02.10.2025

На праздничном мероприятии, посвящённом Дню учителя, в торжественной обстановке прошла церемония награждения отличившихся сотрудников сферы образования Лениногорского района. В числе награжденных были и педагоги нашей школы. Учитель татарского языка Муллагалиева Алсу Виловна награждена Нагрудным знаком "За сохранение и развитие языков, культур, традиций" за личные заслуги по сохранению и укреплению духовных ценностей возрождению исконных национальных традиций. Учитель математики Вафина Венера Минеракиповна награждена Почётной грамотой Министерства образования и науки Республики Татарстан за весомый вклад в систему образования и воспитания подрастающего поколения и многолетний добросовестный труд, учитель истории Ахмадиев Ришат Салихович Почетной грамотой Администрации МР Лениногорского район за высокий профессионализм, добросовестный труд в сфере образования.
Поздравляем наших коллег и желаем крепкого здоровья, терпения, душевного спокойствия, удачи, позитива и дальнейших творческих успехов в нашем нелёгком, но благородном труде!






