Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
| Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
| E-Mail: | Guliya.Vafina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 8 учителей (1 совместитель) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Митинг 07.05.2024

7 май көнне, Бөек Җиңү бәйрәме һәм обелиск ачу уңаеннан, Югары Чыршылы авылында митинг узды. Бу чарада Түбән Чыршылы мәктәбенең 8 сыйныф һәм шушы авылда яшәүче укучыларыбыз катнашты. Алар авыр сугыш елларында батырлык күрсәткән сугыш һәм тыл ветераннарына нәфис сүз, моңлы җырлар бүләк иттеләр. Килгән кунаклар укучыларның чыгышларын җылы кабул итеп, матур теләкләр теләделәр.
-
Бөек Җиңү бәйрәме 07.05.2024

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашуга шәһәр һәм районнарда митинглар башлана. Шушы уңайдан Түбән Чыршылы мәктәбендә күркәм чара узды. Бу чарага Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Михайлова Зөлфия Габделхәмәт кызы, авыл советы рәисе Нурия Яхъя кызы, ветераннар советы рәисе Рәисә Гасим кызы, авылдаш абый-апалар да килде. Кызганыч, сугыш ветераннары берсе дә юк инде. Алар истәлегенә бер минут тынлык игълан итеп, бәйрәмебез башланып китте. Килгән кунаклар барысы да сугыш күрсәткән авырлыклар, җиңүне якынайткан батырлыклар турында сөйләделәр. Шулай ук, укучылар үз чыгышларында ялкынлы җырлар, сугыш, тыл ветераннары турында онытылмас шигырьләр, рәхмәт сүзләре юлладылар, үзләре ясаган чәчәкләрне килгән кунакларга бүләк иттеләр. Бәйрәмне тәмамлап, мәктәп җитәкчесе Гөлия Камил кызы килгән кунакларга рәхмәт белдерде, ә укучыларга үткәннәрне онытмаска, тырышып укырга, авылның патриотлары булып үсүләрен теләде. Соңыннан барлык катнашучылар белән берлектә, Җиңү аллеясында сугыш кырларында башларын салган авылдашларга хөрмәт йөзеннән веноклар куелды. Бөек Җиңүгә 79 ел булса да, ул онытылмый, һәр гаилә сугыш хатирәсен саклый, мәрмәр ташларда уеп язылган исемнәр онытырга ирек бирми. Хәзерге вакытта барган хәрби операциядән сугышчыларның да тиз көннәрдә җиңү яулап, гаиләләренә кайтуларын телибез. Ил- көннәребез тыныч, күгебез аяз, гаиләләр бәхетле булсын.
-
Окна Победы 04.05.2024

В преддверии 79-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне окна нашей школы украсили изображениями вечного огня, красных гвоздик, белых голубей и другими символами праздника. Ученики и учителя вырезали из бумаги и картона аппликации и рисовали тематические рисунки. Затем использовали все это в оформлении окон и создали настроение праздника.Также проходят тематические классные часы, встречи с ветеранами, различные мероприятия, приуроченные ко Дню Победы.
-
Футбол ярышы 04.05.2024

2023-2024 уку елы дәвамында мәктәпнең спорт командасы район укучылары арасында төрле ярышларда күп уңышлар яуладылар. 4 май көнне ярышлар сезоны футбол уены белән тәмамланды.
-
Бәйрәм белән! 01.05.2024

Хөрмәтле милләттәшләр! Сезне барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган яз бәйрәме 1 май белән котлыйбыз. Яз сулышы күңелегезгә нур өстәсен. Бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.
-
Единый урок ОБЖ 27.04.2024

27 апреля в МБОУ "Нижнечершилинская ООШ" прошел "Единый урок ОБЖ" . Команда ЮИД школы напомнила о ПДД в праздничные дни. Так же проведена учебная эвакуация и беседа, как правильно вести себя в ЧС, различного рода экстремальных и опасных ситуациях, в местах массового прибывания людей, чтобы сохранить здоровье, жизнь.
-
Тыл ветераннарын котлау. 25.04.2024

25 нче апрель көнне, Бөек җиңүнең 79 еллыгын каршы алырга әзерләнгән көннәрдә, Түбән Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Н.Я.Хайруллина 4 сыйныф укучылары белән берлектә Түбән Чыршылы, Югары Чыршылы авылларында яшәүче тыл ветераннарының хәлләрен белешеп, котлап чыктылар. Укучылар якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, күчтәнәчләр тапшырдылар. Очрашу барышында тыл ветераннары сугыш чорында тылдагы хезмәтләре турындагы хәтирәләре белән уртаклаштылар һәм бүгенгесе көндә ничек яшәүләре турында сөйләделәр. Ветераннарыбыз барыбызга да сәламәтлек һәм ил-җирләребезгә тынычлык теләп калдылар.
-
Котлыйбыз! 25.04.2024

25 апрель көнне Шөгер урта мәктәбендә “Милләтең белән горурлан, халкыңның үзе белән!” конкурсы булып узды. Анда 3 сыйныф укучылары көч сынашты. Безнең мәктәпнең данын Динислам Әхмәтшин яклады. Ул оста итеп шигырьләр сөйләде, матур итеп җырлады, үзенең һөнәрләрен презентацияләде. Афәрин! Аңа тагы да зур уңышлар телибез.
-
Җәмит Рәхимов укулары 24.04.2024

24 апрель көнне, Керкәле мәктәбендә Җәмит Рәхимов исемендәге төбәкара укулар булды. Бу чарада мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Камалтдинова Илсөя дә чыгыш ясады. Ул "Туган авылым- Чыршылым" дигән темага эзләнү эше белән катнашып, 2 урынга лаек булды. Афәрин, Илсөя! Конференциягә килгән кунаклар хозурына мәктәптән бөек галим, язучы Риза Фәхретдингә багышланган күргәзмә дә урнаштырылды Бу күргәзмәдә тәрбия, белем, гаилә белән эшне чагылдырган эшчәнлек, галимнең хезмәтләре чагылыш тапты.
Җәмит Рәхимов - туган ягыбызны, тормышны яктыртучы оста язучы булса, Галия апа Рәхимова- тел, милләт, гореф-гадәтләребезне саклауда янып йөрүче остаз иде. Конференциядә бу ике шәхес турында җылы чыгышлар булды, күп истәлекләр яңартылды.Конференцияне оештыручыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. -
Очрашу 23.04.2024

22 апрель көнне Кирлегәч мәктәбендә әдәбият галиме, Әлмәт язучылар берлегенең җитәкчесе Рәфкать Ширияздан улы Шаһиев белән очрашу булды. Бу чарада мәктәбебез укытучылары Алсу Вил кызы һәм Венера Минерәкыйп кызы да катнашты. Килгән кунакларның күңелендә укучылар чыгышы, сәхнә күренешләре, язучының сөйләве, шигырьләрен укуы, тәэсирләре белән бүлешүе әле озак сакланыр. Рәхмәт сезгә, Кирлегәч мәктәбе коллективы. Рәфкать Ширияздан улына иҗатында зур үрләр яулавын, исәнлек, гаилә бәхете телибез.






