Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
| Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
| E-Mail: | Guliya.Vafina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 8 учителей (1 совместитель) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2024

Бүген, 21 нче март көнне, Түбән Чыршылы мәктәбенә Нәүрүз килде. Бер дәрестән соң, укучылар Нәүрүзне каршы алуны башлап җибәрделәр. Бергәләп Әйлән- бәйлән, Капкалы уеннарын искә төшерделәр. Дәресләрдән соң бәйрәм чарасы саф һавада дәвам итте. Монда инде Кыш бабай да ярышка чыкты, чөнки аның да тиз генә бирешәсе килми. Ике төркемгә бүленгән укучылар җитезлеккә хәрәкәтле биремнәр эшләделәр, язгы куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр, мәкальләр, сынамышлар әйтештеләр. Бәйрәмгә кунак булып кечкенә дусларыбыз - бакчада йөрүче балалар да килгән иде. Алар да зурлардан күреп, кайбер уеннарны уйнап карадылар. Борынгыдан килгән бу бәйрәм табигатьнең яшәрүен, уянуын аңлата. "Язлар иминлек, күңелләргә тынычлык, беләкләргә көч алып килсен. Табигатьне яратыгыз, аны саклагыз, ялкау булмагыз", - дигән теләк белән Нәүрүз бәйрәмне йомгаклады,ә Кыш бабай тәмле конфетларын таратып, үзенең салкын төньягына юл алды.
-
Проект эше яклау 20.03.2024

Түбән Чыршылы мәктәбенең 4 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары шәхси йомгаклау проектлары яклады. 4 фән юнәлешендә алган эзәнү- тикшеренү эшләренең темалары кызыклы да мавыктыргыч та булды.
Кечкенә дусларыбыз - 4 сыйныф укучылары да зурлардан калышмады. Вильданова Лилия һәм Гилязева Илсия (җитәкчеләре Багаутдинова Әнисә) пазллар турында кызыклы эзләнү эше башкарганнар. Хәзерге телефоннан аерыла алмаган укучыларга вакытны төрле пазллар төзеп, эшләнмәләр ясап үткәрергә булганын аңлаттылар. Әлбәттә, алдан әзерлек эшенең ныклы булуы күренеп торды, күрсәтмә материал бик күп иде. Ә инде Гильфанов Данил үзенең эшен сәгатьләрне өйрәнүгә багышлаган. Җитәкчесе Гөлия Камил кызы белән сәгать тарихы, төрләре турында эзләнү эше алып барганнар. Афәрин, укучылар!
9 сыйныф укучыларыннан Ахмадиева Вәсилә, Хайретдинова Янсылу, Ганиева Екатерина (җитәкчеләре Талига Шамил кызы) технология фәне буенча проект эше якладылар. Кызларыбыз үзләре сайлаган темаларны ачып кына калмады, эшнең нәтиҗәсе булган продуктны тәкъдим итте, бәясен чыгарды. Бу проектлар аша комиссия членнары аларның оста кулларына сокланды һәм уңышлар теләде. Гильфанова Алиянең эше (җитәкчесе Ришат Салих улы) сәүдә өлкәсендә билгеле булган бренд тамгаларына игътибар итәргә, аера белергә өйрәтте. Валеев Айрат (җитәкчесе Гүзәл Илдар кызы) интернет бәйлелек һәм аннан котылу чаралары белән уртаклашты. Аның темасы да хәзерге вакытта бик кирәкле булып тора. Укучыларга буш вакытны телефонсыз үткәрүнең юлларын күрсәтте, фикерләре белән уртаклашты. Шарипов Илһам (җитәкчесе Алсу Вил кызы) "Әбием сандыгы" темасы буенча эзләнү эше тәкъдим итте. Онытыла барган милли йолалар, гореф-гадәтләр, өлкән буын саклаган ядкарьләр турында сөйләп кенә калмады, ә сандык эчендә әбиләре саклаган истәлекләре тарихы турында сөйләде. Шулай итеп, барлык чыгыш ясаучы укучылар да эзләнү эшләрен яклап, жюри тарафннан югары бәяләнде. Чөнки эшләр методик яктан дөрес төзелгән, темаларны ачкан, нәтиҗә ачык күренә. Чыгарылыш сыйныфка кагылышлы тагы бер баскыч үтәлде. Алда төп дәүләт имтиханнары тора. Бу баскычны да уңышлы башкарып чыгарлар дип ышанып калабыз һәм уңышлар телибез. Проект эшләрнең җитәкчеләре булган остазларыбызга рәхмәт белдерәбез. -
Соревнования по лыжным гонкам 19.03.2024

В рамках Зимнего фестиваля ГТО 19 марта прошли соревнования по лыжным гонкам в начальных классах. Все участники проявили высокие волевые качества, получили заряд энергии
-
Котлыйбыз 18.03.2024

16 март көнне мәктәпнең кызлар hәм малайлар командалары район күләмендә үткән волейбол ярышында катнаштылар. Уен бик киеренке узса да, тырышлык, бердәмлек, ныклы әзерлек нәтиҗәсендә кызлар командасы 2 урын яулады. Әфәрин укучылар.
-
Живая классика 18.03.2024

Ученицы 7 класса Нижнечершилинской школы Камалтдинова Ильсия и Вильданова Алиса 18 марта приняли участие на муниципальном туре всероссийского конкурса чтецов "Живая классика". Девочки упорно готовились к конкурсу и победили на школьном этапе. Районный этап проходил на базе школы номер 6, принимали участие сельские и городские школы. Наши ученицы выступили достойно, показали себя хорошей стороны
-
Живая классика 18.03.2024

Ученицы 7 класса Нижнечершилинской школы Камалтдинова Ильсия и Вильданова Алиса 18 марта приняли участие на муниципальном туре всероссийского конкурса чтецов "Живая классика". Девочки упорно готовились к конкурсу и победили на школьном этапе. Районный этап проходил на базе школы номер 6, принимали участие сельские и городские школы. Наши ученицы выступили достойно, показали себя хорошей стороны
-
Цифровой ликбез
14.03.2024
«Цифровой ликбез» – просветительский проект, который помогает повысить цифровую грамотность и узнать больше о кибербезопасности в сети.
Сегодня прошёл тематический урок, посвящённый защите личных аккаунтов от мошенничества с использованием дипфейк-технологий, доксинга и кражи аккаунтов. Ученикам школы рассказали о защите от мошенничества с использованием технологий дипфейка и доксинга. Главные правила безопасности данных — не публиковать свои личные данные и данные друзей и близких, не выкладывать фото личных переписок и не пересылать их другим людям, не хранить личные данные в открытых источниках или облачных хранилищах. Для защиты личных аккаунтов рекомендуется использовать только уникальные и сложные пароли.
-
"Әни һәм мин" 07.03.2024

Язның беренче бәйрәме - 8 март, Гаилә елы уңаеннан, Түбән Чыршылы мәктәбендә сәламәтлек чарасы узды. "Әни һәм мин" девизы астында һәр сыйныфтан командалар спорт бәйгесендә ярыштылар. Физкультура укытучысы Әнисә Бинарис кызы җитезлекне сынаучы биремнәр, ГТО күнекмәләрен эшләүне дә кертеп төзегән ярышны. Командалар җитез генә барлык биремнәрне башкарып чыктылар. Әниләр дә үзләрен төрле яклап сынады: йөгерделәр, озынлыкка сикерделәр, сыгылмалыкны тикшерделәр. Әлбәттә, әни белән ярышучы укучыларыбыз да сынатмады. Музыкаль паузалар вакытында кызларга, әниләргә атап, 1-3 сыйныф укучылары бию, 4, 7, 9 сыйныфлар җыр бүләк иттеләр. Бәйрәмебез сәламәтлек рухында үткәнгәме, бер- беребезгә җылылык, ярдәм, калышмаска тырышу сизелеп торды. Шулай да, ярыш урынсыз булмый. Беренче урында - 7 сыйныфтан Вафиннар, икенчедә - 8 сыйныфтан Хальфиевалар, 6 сыйныфтан Хөснуллиналар, өченче урында- 3 сыйныфтан Ахметшинннар һәм 4 сыйныфтан -Гильфановлар гаиләләре командалары яулады. Афәрин, булдырдыгыз, һәрвакыт шундый җитез, сәламәт, бәхетле булыгыз. Соңыннан мәктәп директоры Гөлия Камил кызы командаларга актив катнашканнары өчен рәхмәт белдереп, истәлек бүләкләре тапшырды. Барлык әниләрне, әбиләрне, укытучы апаларны, кызларны ягымлы яз бәйрәме белән котлыйбыз. Гаилә бәхете, җан тынычлыгы, уңышлар, тыныч күк йөзе телибез.
-
07.03.2024

Язның матур бәйрәме уңаеннан, мәктәбебезнен 6 - 9 сыйныфында укучы егетләр, барлык кызларны актлар залына чакырды. Алар кызларга лалә чәчәкларе тапшырып, матур тәбрикләү сүзләре җиткерделәр.
-
Всероссийский открытый урок по «Основам безопасности жизнедеятельности» 04.03.2024

В соответствии с планом основных мероприятий Республики Татарстан в области гражданской обороны, предупреждения и ликвидации чрезвычайных ситуаций, обеспечения пожарной безопасности и безопасности людей на водных объектах на 2024 год 4 марта прошел Всероссийский урок ОБЖ. Учащиеся школы повторили правила безопасного поведения в различных ситуациях, ответили на вопросы викторины по теме "Помоги себе сам". С целью готовности школы к чрезвычайным ситуациям с персоналом школы и учащимися прошла тренировочная эвакуация.






