Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
| Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
| E-Mail: | Guliya.Vafina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 8 учителей (1 совместитель) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Информационный час «Холокост: знать и помнить» 23.01.2025

27 января — Международный день памяти жертв Холокоста. 23 января в сельской библиотеке, был проведен информационный час «Холокост: знать и помнить», посвящённый Международному дню памяти жертв Холокоста. Именно в этот день в 1945 году советские войска освободили узников самого ужасного нацистского концлагеря Освенцим, где за время его существования по разным оценкам погибли от 1,5 до 4 миллионов человек. Холокост — одна из самых известных трагедий двадцатого века – преднамеренная попытка полного истребления целых наций, включая мужчин, женщин и детей путём сжигания. Трагедия Холокоста —это не только часть истории евреев и русского народа, но и катастрофа всего человечества. Ребята ознакомились с историей Холокоста, узнали о том, что концентрационные лагеря являются одними из самых ужасных творений фашистов, и увидели весь ужас испытаний, выпавших на долю как взрослых, так и детей в лагерях Освенцим, Бухенвальд, Дахау и других. Память о Холокосте необходима, чтобы мы никогда не были жертвами, палачами или равнодушными наблюдателями.
-
Детский телефон доверия 18.01.2025

Дорогие учащиеся, уважаемые родители!
С 20 по 27 января в школе проходит неделя информирования о детском телефоне доверия под номером 124.
Неделя информирования о Детском телефоне доверия проходит по всей стране при поддержке Фонда поддержки детей, находящихся в трудной жизненной ситуации.
Что такое детский телефон доверия? Это бесплатная и анонимная служба психологической помощи, где вы всегда можете получить поддержку от квалифицированных специалистов. Вы можете позвонить, если у вас есть вопросы, переживания или просто хотите поговорить с кем-то, кто поймет и поможет найти решение.
Как работает Детский телефон доверия?
Звонок на номер 8-800-2000-122 и 124 полностью анонимен и конфиденциален. Вам не нужно называть свое имя или другие личные данные. Психологи готовы помочь вам разобраться в ваших чувствах и предложить пути решения проблемы. Главное – не оставаться одному с трудностями.
Для кого предназначен Детский телефон доверия?
Этот сервис доступен для всех детей и подростков, а также для их родителей. Если у вас есть вопросы или сомнения относительно воспитания, общения с детьми или других аспектов семейной жизни, специалисты помогут вам найти ответы.
Как связаться? Просто наберите номер 124!
Номер, возможно, уже знакомый абонентам 8-800-2000-122 также работает.
Не оставайтесь одни со своими проблемами – звоните, и вместе мы найдем выход! -
Студентлар белән очрашу 10.01.2025

Түбән Чыршылы мәктәбендә студентлар белән очрашу чарасы булды. Төп гомуми белем биру мәктәбен тәмамлап, һөнәри белем бирү уку йортларында укучы студентлар кунакка килде. Алар үзләре сайлаган һөнәри уку йортының юнәлешләре, кызыклы студент тормышы, тулай торак тәртипләре турында сөйләделәр. Шулай ук, укучыларга төпле киңәшләр дә бирделәр. Алсу Виловна кызыклы тәнәфес ясап, ике төркем арасында кызыклы сораулар аша, белемнәрне дә тикшереп алды. Мәктәп укучылары исә, үзләрен кызыксындырган сораулар аша студент тормышы, уку йорты турында мәгълүмат алды. Шунысы шатланлырды: студент егет - кызларыбыз кайда гына белем алмасын, узләрен күрсәтә алуларын, укуның кызыклы булуын, сессияләрне яхшы билгеләргә тәмамлауларын сөйләделәр. Мәктәптә укыганда, һәр фәнне тырышып укырга, йомгаклау имтиханнарын югары балларга тапшырырга тырышырга кирәк икәнлеген искәрттеләр. Очрашуга килгән студентларыбызга укуда уңышлар, сәламәтлек, үзләре теләгән һөнәргә лаек булуларын телибез.
-
Яңа ел бәйрәме 28.12.2024

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына,
Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,
Нинди бәйрәм? - дип сорасагыз,
Бездә бүген чыршы бәйрәме!
Әйе, Түбән Чыршылы мәктәбендә Яңа ел бәйрәме шаулап узды. Һәр сыйныф бу бәйрәмгә алдан әзерлек алып барды, сәхнәдә репетицияләр барды. Яңа ел бәйрәме могҗизаларга бай бәйрәм. Сыйныфларның кайсын алсак та, әкият геройларының ниндиләре генә чыкмады. Башлангыч сыйныфлар Шалкан әкиятен заманча күреп, сихри дөньяга алып керде, ел символы булган Елан да биюе белән гаҗәпләндерде. Бишенче сыйныф укучылары "Морозко" әкиятенә ияреп, кызыклы тамаша күрсәтте, дәртле бию бүләк итте. Җиденче сыйныф укучыларының Убырлы карчыгына тиңнәр булмады. Замана чире булган телефон мошенникларынча кыланып, акыл да, үтемле киңәшләр дә бирде.
Сигезенче сыйныф укучылары "Простоквашинода Яңа ел" мультфильмына ияреп, дуслык, гаилә белән бәйрәм үткәрү темасын ассызыклап күрсәттеләр.
Тугызынчы сыйныф укучылары "Алтын балык" әкиятенә экология ягыннан да якын килеп, кызыклы маҗара күрсәттеләр. Сәхнәдә катнашучы һәр артистка, аларны әзерләүче сыйныф җитәкчеләренә бик зур рәхмәт. Аерым рәхмәтне җыр һәм хезмәт укытучысы Талига Шамил кызына әйтәсе килә, аның осталыгы, мәктәп, сәхнә бизәлешләре, үтемле киңәшләре бәйрәмгә дәрт өсти, тиешле дәрәҗәдә булырга өйрәтә. Билгеле, бәйрәмдә Кыш бабай белән Кар кызы да теләкләр әйтте, Яңа ел күчтәнәче өләште, әйлән- бәйлән әйләнде. Шулай итеп, Гаилә елына йомгак ясалды, бәйрәмгә килүче әти- әниләр сәхнәдә үз йолдызын күреп сөенеп утырды. Шулай була күрсен, 2025 ел һәр гаиләгә сәламәтлек, уңышлар, бәхет алып килсен. Елан елы - тынычлык һәм җиңүләр елы булсын иде. -
Яңа ел маҗарасы 27.12.2024

Буген, 27 декабрь көнне, Иске Шөгер мәдәният йортында авыл мәктәпләре өчен чыршы бәйрәме булды. Мәктәптән тыш эшләр центры әзерләгән Яңа ел маҗарасында авыл мәктәпләре чыгышлар да күрсәтте. Нигезләмә буенча мультфильм геройлары катнашкан, Гаилә елына багышланган сәхнә күренешен Түбән Чыршылы мәктәбенең 8 сыйныф укучылары да күрсәтте. Балаларның яратып караган "Простоквашинода Яңа ел" мультфильмннан алынган өзекне яратып уйнадылар һәм 2 урынга лаек булдылар. Кыш бабай һәм Кар кызы тәм - том өләште, бик күп әкият геройлары маҗара бүләк итте. Афәрин, укучылар, сынатмадыгыз. Яңа ел бәйрәмнәре күңелле рухта, матур теләктә узсын.
-
Котлыйбыз 27.12.2024

Яңа ел могҗизалары дәвам итә. Буген уку алдынгыларын, олимпиадаларда унышка ирешүче , тырыш укучыларны Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов Яңа ел чыршысы бәйрәменә җыйды. Укучылар стипендия һәм Кыш бабай тәм - томын алды. Мондый шатлыклы бүләккә Түбән Чыршылы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Вильданова Алисә Рөстәм кызы да лаек булды. Алисә ел саен татар теле буенча муниципаль олимпиадада алдынгы урыннар ала, спорт ярышларында актив катнаша, мәктәп тормышында янып йөрүче тырыш кыз. Без дә аның уңышларына шатланабыз, яңа җиңүләр телибез.
-
Театр фестивале 19.12.2024

19 декабрь көнне Түбән Чыршылы мәктәбенең театр коллективы Яшел алан мәктәбендә үткән Театр фестивалендә катнашып кайтты. Гаилә елын йомгаклау максатында үткәрелгән театр фестиваленың темасы да гаиләгә багышланды. Алсу Вил кызы җитәкчелегендәге театр артистлары татар халык әкиятенә нигезләнеп язылган "Өч киңәш" күренешен сәхнәләштерделәр.Әти сүзен, әти киңәшен тотсаң гына, бәхетле булырсың, дигән теманы тамашачыга тәкъдим иттеләр һәм "Иң тәрбияви күренеш" номинациясе белән бүләкләнделәр.
Бүген, чыннан да, театр бәйрәме булды. Башка мәктәпләрдән килгән театрлар да тамашачыларга онытылмас мизгелләр, матур уеннар бүләк иттеләр. Юкка гына бөек шагыйребез Габдулла Тукай"Театр- яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә" димәгән. Фестивальне оештыручы Зеленая Роща мәктәбенә һәм мәртәбәле жюри төркеменә бик зур рәхмәт. -
Муниципаль шигырь конкурсы 19.12.2024

Бүген - 19 декабрь көнне Шөгер урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары муниципаль конкурста катнашты. Анда 1, 2 һәм 3, 4 сыйныф укучылары, һәркайсы үз төркемендә, сәнгатьле итеп шигырь сөйләү конкурсында көч сынашты. Жюри әгъзалары балаларның сәнгатьлелегенә, сәхнәдә тотышларына, дөрес сөйләменә игътибар итте. Безнең мәктәп данын яклап та укучылар катнашты. 2 сыйныф укучысы Савельев Егор лауреат, ә Черашов Руслан номенант булды. Җитәкчеләре: Ганиева Г. Ә.
-
Татар теленнән олимпиада нәтиҗәләре. 14.12.2024

Татар теле фәне буенча Республика олимпиадасының муниципаль этабында 8 сыйныф укучысы Вильданова Алисә җиңүче, 5 нче сыйныф укучысы Вилданова Лилия, призер, 8 сыйныф укучысы Зиятдинова Адилә призер, 9 сыйныф укучылары Ахмадиев Азамат призер, Хасаншин Әлфис призер булдылар. (Җитәкчеләре Муллагалиева Алсу Вил кызы) Афәрин укучылар! Чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
-
График проведения муниципального этапа всероссийской и республиканской олимпиад школьников в 2024-2025 учебном году.
13.12.2024
.jpg)






