Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
| Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
| E-Mail: | Guliya.Vafina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 8 учителей (1 совместитель) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Белем бәйрәме 02.09.2024

Белем бәйрәме - уку елында һәрбер кешенең күңелендә саклана торган, шул вакытта дулкынландыргыч, күркәм бәйрәм. Түбән Чыршылы мәктәбе дә бу көнне гөрләп торды. Кулларына чәчәк тоткан укучылар, озатучы әти- әниләр, мөхтәрәм укытучылар. Бәйрәмне мәктәп җитәкчесе Гөлия Камил кызы башлап җибәрде. Ул яңа уку елына әзерлек тиешенчә булганлыкны, заман таләпләренә туры китереп төзекләндергән ашханә каршы алуын да әйтте. Авыл советы идәрә башлыгы Нурия Яхъя кызы да укучыларга, килгән кунакларга матур теләкләрен җиткерде, уңышлы уку елы теләде, спортны яратырга кушып, туплар бүләк итте. Урман хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Венир улы ярдәм күрсәткән укучыларга акчалата бүләкләр бирде. Бәйрәмнең төп хуҗалары булган 9 нчы сыйныф укучылары нәфис сүз, җырлар аша укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәт хисләрен җиткерделәр, чәчәкләр бүләк иттеләр.
Котлы булсын сентябрь-
Уку елының башы.
Дәресләргә чакырып,
Чыңлый кыңгырау тавышы! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык, уңышлар гына юлдаш булсын. -
Август киңәшмәсе 27.08.2024

27 нче августта район мәдәният йортының тамаша залында район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Узган уку елына нәтиҗәләр ясалды, киләчәккә яңа максатлар билгеләнде. Түбән Чыршылы мәктәбе әлеге конференциядә чәчәкләрдән торган фотозона белән катнашты. Мәктәп яны бакчасында үстергән чәчәкләр фотога төшәргә теләүчеләрне үзенә чакырды. Конференциягә килгән һәр кунак безнең фотозонада үзенә истәлек калдырды. Конференция яңа уку елына яңа үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды. Бу уку елында укытучыларга җиңел хезмәт, кунел күтәренкелеге, яхшы укучылар, сәламәтлек, сабырлык , имин көннәр насыйп булсын.
-
Прием документов в 1 класс на 2024 - 2025 учебный год 01.08.2024

Уважаемые родители (законные представители) будущих первоклассников! Прием документов в МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» Лениногорского муниципального района РТ начинается с 1 апреля 2024 года. Проводится набор детей, имеющих регистрацию и проживающих на территории Нижнечершилинского, Верхнечершилинского и Мордва Ивановского сельского поселения.
Запись в первый класс проводится:
Понедельник - пятница с 8.00 ч. до 17.00 ч.
Суббота с 8.00 ч. до 12.00 ч.
телефон для справок: 8(85595)3-95-35
-
Мероприятия по обеспечению БДД
02.07.2024

-
01.07.2024

Түбән Чыршылы мәктәбендә аттестат бирү тантанасы булды. 9 нчы сыйныфны тәмамлаган 6 укучыбыз авыр сынауларны үтеп, кулларына өлгергәнлек аттестатлары алды. Быел мәктәп өчен уңышлар шатландырырлык булды: ике укучыбыз кызыл аттестат алды. Алар барлык бәйге - ярышларда да беренче, укуда да сынатмадылар, ышанычны акладылар. Әлбәттә, бу көнне дә җылы сүзләр, үтемле теләкләр яңгырады. Укучылар, әти- әниләр дә укытчыларга олы рәхмәт әйтеп, эшләрендә сабырлык, уңышлар теләделәр.
Кадерле укучылар! Без, укытучылар, сезгә изге теләкләр генә юллыйбыз. Тормышны яратыгыз, алган белемнәрегезне урынлы кулланыгыз, яхшы иптәшләр юлдаш булсын, хыялларыгыз чынга ашып, яраткан һөнәрегезне табарга язсын. -
Безопасность на водоёмах в летний период. Основные правила безопасности поведения на воде». 01.06.2024

-
Телефон доверия 31.05.2024

По указанным телефонам можно получить квалифицированную анонимную, экстренную, консультационно-психологическую помощь, в том числе в случаях жестокого обращения и насилия в отношении детей, включая случаи сексуального насилия как в семье, так и вне её. Единый телефонный номер «Детский телефон доверия». Воспользоваться телефоном доверия могут дети и взрослые, проживающие в населенных пунктах Республики Татарстан. Звонок является анонимным и бесплатным как со стационарных, так и с мобильных телефонов.
-
2024 ел - Гаилә елы 23.05.2024

В соответствии с Указом Президента Российской Федерации от 22.11.2023 № 875 в целях популяризации госполитики в сфере защиты семьи, сохранения традиционных семейных ценностей 2024 год в Российской Федерации объявлен Годом семьи. Впервые Год семьи был объявлен в России в 2008 году. Еще раз объявить Год семьи в стране предложила Председатель Совета Федерации Валентина Ивановна Матвиенко для привлечения внимания к демографической политике и систематизации работы по поддержке семей с детьми: «Семья играет важную роль в жизни каждого человека. Важно сохранять семейные ценности, помогать тем, кто нуждается, защищать детей и пожилых, обеспечивать разные категории семей новыми социальными гарантиями».
-
Котлыйбыз 14.05.2024

14 май көнне, шәһәр мәгариф бинасында төрле дәрәҗәдәге олимпиадада алдынгы урыннар алган укучыларны,аларның әти- әниләрен, әзерләүче укытучыларны тантаналы котлау чарасы булды. Тантанага килгән кунакларны мәгариф бүлеге җитәкчесе Вагиз Самиуллович котлап Рәхмәт хаты тапшырды, матур теләкләр юллады. Әлбәттә, быелгы уку елы бик уңышлы булган.
Бу истәлекле чарада безнең мәктәптән 4 сыйныф укучысы Гилязова Илсия һәм туган тел укытучысы Алсу Вил кызы да катнашты. Илсиябез мәктәп, район олимпиадасында җиңеп, Республика олимпиадасында да сынатмады, призер булды. Без аның уңышларына шатланабыз һәм яңа җиңүләр телибез.
Бу истәлекле көн барысының да күңелендә озак сакланыр, чөнки син яулаган җиңү- уртак җиңү, уңышларың белән уртаклашу, киләчәккә илһам алу. Шулай ук, кунаклар алдында күңелле биюләр, дәртле җырлар, мактау сүзләре җиткерүче алып баручыларның чыгышлары да тантанага ямь өстәде. -
9 май - Җиңү көне 09.05.2024

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!
Бөек Җиңү көне уңаеннан, иң җылы теләкләрне кабул итеп алыгыз. Бу бәйрәм һәрберебез өчен бик кадерле. Һәр кеше күңелендә ул хәтер, дан һәм милли горурлык билгесе булып саклана. 9 Май - Ватаныбызга тугрылык саклап, илебезне фашизмнан саклап калганнарны искә алу көне. Бу көнне без Бөек Ватан сугышы ветераннарын, фронт һәм тыл хезмәтчәннәрен, полкташларны, сугыш кырларында геройларча көрәшеп, җиңүне якынайткан һәркемне искә алабыз. Безгә Җиңү бүләк иткәнегез өчен сезгә, кадерле ветераннар, зур рәхмәт. Сезнең батырлык безнең күңелләрдә генә түгел, ә балалар һәм оныклар күңелендә дә мәңге сакланыр!
Җиңү көне күңелләрегездә якты бәйрәм, батырлык һәм кыюлык үрнәге булып саклансын. Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгыгыз алдында баш иябез. Һәрбарчагызга тыныч тормыш, бәхетле картлык, сәламәтлек һәм якты өметләр телибез!






