МБОУ "Керлигачская основная общеобразовательная школа" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кирлегәч төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы.
Визитная карточка
| Адрес: | 423293, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Керлигач, ул. Советская, д. 39 |
| Телефон: | +7(855)-953-10-19 |
| E-Mail: | Ramziya.Magizyanova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Керлигачская ООШ" ЛМР РТ. |
| Руководитель: | Магизянова Рамзия Салиховна |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 15 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей |
МБОУ "Керлигачская основная общеобразовательная школа" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кирлегәч төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы. - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Экскурсия в школьный музей/ Мәктәп музеена экскурсия 19.02.2021

Приобщение к культуре следует начинать с самого раннего детства. С этой целью в рамках месячника родных языков для учащихся 1-9 классов была проведена экскурсия в школьный музей. Дети узнали, как раньше делали масло, пекли хлеб, ткали, гладили одежду. Все это вызвало у них большой интерес.
Мәдәнияткә тартуны иң иртә балачактан башларга кирәк. Шул максаттан Туган телләр айлыгы кысаларында 1-9 сыйныф укучылары өчен мәктәп музеена экскурсия үткәрелде. Балалар элегрәк ничек итеп май ясауларын, ипи пешерүләрен, чабата ясауларын, тукуларын, кием-салымнарын ничек үтүкләүләрен белделәр. Болар барысы да аларда зур кызыксыну уятты.
-
Интеллектуально-познавательная игра/ Интеллектуаль уен 18.02.2021

В рамках месячника родного языка для учащихся 5-9 классов была проведена интеллектуальная игра "Язык-зеркало духовного мира". Цель мероприятия: привить детям интерес к изучению татарского языка, любовь к родному языку.
Туган телләр айлыгы кысаларында 5-9 нчы класс укучылары өчен “Тел рухи дөнья көзгесе” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Чараның максаты: татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү булды.
-
Татарское кино/ Татар телендә төшерелгән кинофильмнар тарихы. 17.02.2021

Татарское кино имеет богатую историю, настоящее и будущее. С целью знакомства с историей татарского кино, воспитания патриотических чувств, создания атмосферы дружбы и взаимопомощи в семье через татарское кино для учащихся 5-9 классов прошел классный час об истории кинофильмов, снимаемых на татарском языке. Пусть наши режиссеры и впредь будут продолжать работать в этой плоскости , повышать значение татарского кино в сохранении нашего языка.
Татар киносы тарихы белән танышу; патриотик хисләр тәрбияләү; татар кинолары аша гаиләдә тату мөгалләмә булдыру максатыннан 5-9 класс укучылары өчен татар телендә төшерелә торган кинофильмнар тарихы турында класс сәгате булып узды. Татар киносының бай тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге дә бар. Бүгенге көндә әдәп-әхлахкка мөрәҗәгать иткән кебек киләчәктә дә режисерларыбыз шушы яссылыкта үз эшләрен дәвам иттерсеннәр , телебезне саклауда киноның әһәмиятен күтәрсеннәр.Татар әдәбияты һәм кино сәнгате тыгыз бәйләнештә тора. Кино әдәби чыганакка — сценарийга нигезләнеп туа. Хәзерге вакытта язучыларыбызның дистәләгән әсәрләре: Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр”, А.Хәлимнең “Өч аяклы ат”, Х.Ширмәннең "Ерактагы йолдызым”һ.б.китаплар буенча татар фильмнары төшерелде.
-
Конкурс 16.02.2021

16 февраля в МБОУ “Керлигачская ООШ”прошёл конкурс чтецов, посвящённый 115 летию со дня рождения татарского поэта-героя Мусы Джалиля.
Всего 39 лет прожил Муса Джалиль, но сумел оставить о себе добрую память, которая идет от поколения к поколению. Не количеством прожитых лет значителен человек, а содержанием своей жизни, тем, что он сделал для людей, что им оставил.
Конкурс организован с целью приобщения школьников к культурному и историческому наследию народов России, развития литературных, патриотических и культурных традиций, выявления и поощрения талантливых детей.
Муса Җәлил тормышы һәм иҗаты буенча алган белемнәрне ныгыту; шагыйрьнең шигырьләренә кызыксыну уяту; шагыйрь образын мәңгеләштерү; балаларның сөйләм телен камилләштерү уңаеннан 16 февраль көнне Кирлегәч төп гомуми белем бирү мәктәбендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган шигырь укучылар конкурсы узды.
-
Муса Джалиль/ Муса Җәлил 15.02.2021

В феврале Россия отмечает 115-летие со дня рождения поэта-героя Мусы Джалиля. В мировой литературе много поэтов, обессмертивших свои имена. Но можно сосчитать по пальцам одной руки таких, как Герой Муса Джалиль, увековечивший своё имя стихами и песнями, написанными в фашистких лагерях, и смертью-подвигом.
В рамках мероприятий, посвященных 115-летию со дня рождения поэта, Героя Советского Союза Мусы Джалиля в нашей школе прошли классные часы, на которых классные руководители рассказывали учащимся о непростой биографии поэта, о его творчестве , просматривались и обсуждались документальные фильмы о поэте-герое и его знаменитой "Моабитской тетради".
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып.
Исемең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
М. Җәлил.
Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, ватанпәрвәрлек,тугрылык кебек тирән мәгънәле сүзләр тора. Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Муса Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә М.Җәлил күз алдына килә. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул халкыбызның горурлыгы.Үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек, ул һәрвакыт халык күңелендә яши. . Барлык халыкларның сөекле улы Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Шулай уңайдан 15 нче февраль көнне мәктәбебездә шагыйрь иҗатына багышланган чаралар үткәрелде.
-
Выставка афоризмов, пословиц о языке/ Тел турында афоризмнар һәм мәкальләр күргәзмәсе 13.02.2021

В коридорах школы организована выставка афоризмов известных людей и пословиц о языке.
“ Язык не может быть плохим или хорошим... Ведь язык – это только зеркало.То самое зеркало, на которое глупо пенять.Хорошо выраженная мысль звучит умно на всех языках”.С.Довлатов.
Мәктәпнең коридорында күренекле шәхесләрнең тел турындагы фикерләре һәм тел турында мәкальләр кургәзмәсе тел айлыгы барышында эшли.
“Халыкнын иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе - аның теле.Халык мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып,матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән” – дигән Гомәр Бәширов.
-
Выставка/"Һәр җәүһәрдә-халкым тарихы" 12.02.2021
Человечество всегда стремилось к красоте. Рядом с красотой стараешься быть лучше, добрее. Красота спасает нас от темных помыслов, защищает от зла. Наши бабушки и дедушки издревле стремились к прекрасному. Бесценным достоянием и по сей день является расшитая жемчугом шапка-ушанка, платье-балахон, фартук, расшитый тамбуром.Национальные костюмы, имеющие многовековую историю, - это богатство, связывающее прошлое татарского народа с настоящим. Они являются отражателями облика наших предков.“У того, кто не знает прошлого, нет будущего”,- гласит народная пословица. А народ говорит правду. Учитывая это, в целях выявления самобытных видов вышивки и ознакомления с рукоделием наших соплеменников-вышивальщиц 12 февраля в МБОУ “Керлигачская ООШ” была организована выставка.Гасырлардан гасырларга килә,Халкыбызның гореф-гадәте.Чал тарихлы олуг мирасыбыз-Бизәү төре - чигү сәнгате.Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, чаршаулары... Энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә булып тора.Күп гасырлык тарихны сыйдырган милли киемнәр дә - татар халкының үткәнен бүгенгесе белән тоташтыручы байлык. Алар әби-бабаларыбызның йөзен чагылдыручы асылташлар булып балкый.“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, -ди халык мәкале. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Шуны истә тотып, халкыбызның үзенчәлекле чигү төрләрен барлауны һәм бүгенге көндә чигүче милләттәшләребезнең кул эшләре белән танышуны максат итеп 12 нче фераль көнне Кирлегәч төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Һәр җәүһәрдә-халкым тарихы” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. -
Татарские пословицы и поговорки/ Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре 11.02.2021

11 февраля учащиеся познакомились с одним из жанров народного устного творчества- пословицами и поговорками. Была представлена презентация с целью воспитания у учащихся нравственности, отзывчивости и других положительных качеств. Пословицы и поговорки впитали в себя многовековой опыт нашего народа. Ученики еще раз убедились в том, что поговорки углубляют наши мысли, делают нашу речь остроумной, красивой, ясной.
Укучыларда татар халык авыз иҗатының жанрлары булган мәкаль һәм әйтемнәр ярдәмендә әдәплелек, әхлаклылык, ярдәмчел булу һәм башка уңай сыйфатларны тәрбияләү, мирасыбызга карата мәхәббәт уяту максатыннан 11 нче февраль мәкальләр һәм әйтемнәр турында презентация күрсәтелде. Мәкаль-әйтемнәр- халык авыз иҗатының иң кыска жанрлары, алар үз эчләренә халкыбызның гасырлар буе җыйган тәҗрибәсен туплаган. Безгә гыйбрәт бирә, сөйләмебезне үткен, матур, ачык итә, фикерләребезне тирәнәйткәненә укучылар тагын бер инандылар.
-
Пятиминутки на уроках 10.02.2021

На уроках истории, обществознания, русского языка , татарского языка проводились «пятиминутки» - беседы о красоте родной речи, сохранении родного языка, на которых рассказывалось как восхищенно, и уважительно относились к родному языку знаменитые писатели и не только в России, но и за рубежом. Ребята узнали об известных составителях словарей, об их неоценимом вкладе в развитие языкознания и речевой культуры нашего родного языка.
Тарих, җәмгыять белеме, рус теле, татар теле дәресләрендә укучылар өчен туган телнең матурлыгы, туган телне саклау турында «бишминутлык» - әңгәмәләр үткәрелде. Аларда Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылган язучылар туган телгә карата соклану һәм хөрмәт белән караганлыгын, танылган сүзлек төзүчеләр, аларның тел белеме һәм туган телебезнең сөйләм культурасын үстерүгә керткән өлешләре турында да белделәр.
-
Слушаем и поем татарские народные песни/ Татар халык җырларын тыңлыйбыз һәм җырлыйбыз. 09.02.2021

Народные песни-самое ценное наследие наших предков. Для того, чтобы народные песни были чем-то более ценным, необходимо придавать им большое значение. Их нужно беречь, не терять, передавать из поколения в поколение. Народная песня, народная мелодия – это звук народа, прямое отражение чувств и мыслей народа, его музыкальный язык.
Сегодня в рамках месячника родного языка учащиеся 1-9 классов слушали и пели старинные песни татарского народа.
Безнең татар халкы борын-борынга җырга-моңга хирыс халык. Шатлыгын да, сагышын да җыр аша белдерә ул. Татар халкы моңнан яралгандыр, ахрысы. Шулай булмаса, халкыбызның “Кара урман”, “Шахта”, “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү”, “Әллүки”, “Зиләйлүк”ләре булмас иде. Әйтерсең, халык җырларында бөтен үткән фаҗигале татар халкының күңелен нечкәртеп, җанына рәхәтлек бирүче аһәң булып яңгырый, аның йөрәгенә барып җитә дә күңелендәге изге хисләрне уята, тетрәндерә.
Халык җырлары бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале мирастыр. Халык җырларының җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бер нәрсә булганы өчен аларга зур әһәмият бирергә кирәк. Аларны кадерләргә, югалтмаска, буыннан буынга тапшырырга кирәк. Халык җыры, халык көе – ул, халык авазы, халык тойгысы һәм фикеренең турыдан-туры чагылышы, аның музыкаль теле.
Туган тел айлыгы кысаларында бүген 1-9 класс укучылары татар халкыбызның борынгы җырларын тыңладылар һәм үзләре дә кушылып җырладылар.














