МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
ЮИД отрядлары конкурсы 13.12.2018

12 декабрь көнне мәктәбебезнең "Яшел ут"исемендәге яшь юл инспекторлары отряды ЮИД смотр-конкурсының муниципаль этабында катнашып 3 урын яуладылар.Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Россия Конституциясенә 25 ел 12.12.2018

Бүген мәктәптә Россия Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан класс сәгатьләре, ачык чаралар булып узды.
-
Урок цифры 09.12.2018

Наша школа присоединилась к Всероссийской акции «Урок Цифры», направленной на повышение интереса молодежи к информационным технологиям — в продолжение ежегодной акции «Час Кода». Во время акции школьники с 1 по 9 класс познакомились с основами программирования и погрузились в увлекательный мир цифровых навыков.
-
Инвалидлар декадасы башланды 03.12.2018

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде.Декаданы үткәрүнең максаты – инвалид-кешеләрнең проблемаларын аңларга юнәлдерү, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү. Шушы декада кысаларында мәктәптә төрле чаралар планлаштырылды.Иртәнге линейкада укучылар әлеге план белән таныштырылды, рәсемнәр конкурсына старт бирелде.
-
Әниләр бәйрәме 02.12.2018

Мәктәбебездә "Кояшым син,Әнием!" исемле Әниләр көненә багышланган бәйрәм булып узды.Укучылар,укытучылар көче белән әзерләнгән кичәне әниләр, әбиләр яратып карадылар.Кичә котлау чыгышлары ,кызык конкурслар һәм концерт номерлары белән үрелеп барды.Бәйрәм чыннан да бик матур, оешкан төстә барды.Бу чараны башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәсәнова Миләүшә Мансур кызы оештырып ,бик күңелле итеп алып барды.
-
Зона семинар-киңәшмәсе 01.12.2018

Кайбычта авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды. Семинарга әзерлек чараларында безнең мәктәп тә актив катнашты.
-
Яшь армиячеләр көч сынашты 30.11.2018

Бүген районның "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә яшь армиячеләрнең "Бөркетләр очарга өйрәнә" дигән исем астында альбомнар конкурсы булып узды.Яшь армиячеләрнең отряд командирлары үзәренең альбомнарында эшчәнлекләрен чагылдыруларын һәм мәктәп,район, республикакүләм уздырылучы чараларда, акцияләрдә катнашуларын яклап чыгыш ясадылар.Һәр мәктәп отряды Герой пионерларга багышлап стена газетасы да ясаганнар.Безнең мәктәптән дә бу чарада Гөбәева Миләүшә катнашып, альбом яклады.
-
Иртәнге линейка яңалыклары 28.11.2018

Мәктәптә иртәнге линейка -узган атнага нәтиҗә ясау,яңасына планнар белән таныштыу вакыты.Бүген дә чираттагы линейкада "Интернет челтәрендә куркынычсызлык"темасына уздырылган тестларга нәтиҗәләр чыгарылды һәм укучыларга сертификатлар тапшырылды.Киләчәктә укучылар интернет челтәрендә кагыйдәләргә таянып эшләрләр дигән фикердә калабыз.
-
Йөзү буенча ярыш 24.11.2018

Бүген "Салават күпере"спорт-сәламәтләндерү комплексында 2008 елгы һәм аннан да яшьрәк укучылар өчен йөзү буеча ярышлар булып узды.Мәктәбебез укучылары бу ярышларда каташып үзләренең көчләрен сынадылар һәм 2 урынны яуладылар.Афәрин,укучылар!Алга таба да уңышлар телибез!
-
Сак бул – юка боз! 23.11.2018

Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән мәктәбебездә "Игътибар: юка боз" темасына дәресләр һәм чаралар үтә. Бәладан сак булуның бердәнбер юлы - куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү.
Елгаларда су 10 сантиметр калынлыкта катса гына кеше өчен куркыныч булмый. Елга тамакларында, камышлыкларда боз юкарак була. Әгәр һава температурасы өч көн дәвамында 0 градустан югарырак тора икән, бозның калынлыгы 25 процентка кими. Бозның калынлыгын гади күз белән дә билгеләп була: зәңгәрсу төстәге боз - ныклы, ак төстәгесе юкарак, соры яисә саргылт булса, ышанычсыз. Шуңа да игътибарлы булыйк!












