МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Тукай туган көн 27.04.2019

Татар шигъриятендә Габдулла Тукай- иң якты йолдыз. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык- безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле.Ул «халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгесе» булды, әле дә шулай һәм киләчәктә дә шулай булыр. 26 апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Тукай туган көн хәзер республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши - шагыйрьнең туган көнендә Шигырь бәйрәме һәм башка бик күп чаралар үткәрелә.Шул уңайдан мәктәбебездә дә шигырь бәйрәме,шагыйрь әсәрләренә рәсемнәр ясау һәм башка чаралар үткәрелде.
-
Тикшерү эшләре дәвам итә 25.04.2019

Бөтенроссия тикшерү эшләрендә барлык укучылар да бердәм биремнәрне үтиләр.Ул укучыларның фәннәрне үзләштерү, әзерлек дәрәҗәсен бәяләү өчен дә файдалы.Бүген 5 нче сыйныф укучылары рус теленнән, 6 нчы сыйныфлар математика фәненнән тикшерү эшләре башкардылар.
-
Язның бер көне ел туйдыра 22.04.2019

“Язның бер көне ел туйдыра”, ди халык мәкале. Мөрәле мәктәбенең мәктәп яны бакчасында, һәр елдагыча, эшләр гөрләп бара. Укучылар көче белән түтәлләр ясалды, кишер утыртылды.Алдагы көннәрдә чөгендер,суган утырту эшләре дәвам итәчәк.
-
Иң әйбәт сыерчык оясы 20.04.2019

Язын якын тирәдә сыерчык тавышлары ишетелмәсә, яз килгәнен сизмисең дә... Мәктәбебездә яз килүен, кошлар кайтуын чын-чынлап каршы алу максатыннан, сыерчык ояларына бәйге игълан ителгән иде. 1 нчы сыйныф укучыcы Мифтахова Ильвина ясаган оя иң яхшысы дип табылды.
-
Инглизчә театр 18.04.2019

17 апрель көнне Кайбыч мәктәбе базасында Инглиз телендә «School theatre» мәктәп театр коллективларының Республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Әлеге конкурста 1-8 сыйныф укучылары катнашты. Конкурс белем сыйфатын арттыру максатыннан уздырылды. Әлеге конкурс-фестивальдә мәктәбебез укучылары коллективы инглиз теле укытучысы Минһаҗева Лилия Тәлгать кызы җитәкчелегендә 3 урынны яуладылар.Афәрин!
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре 16.04.2019

Бүген 5 сыйныф укучылары тарих, 6 сыйныф укучылары биология фәннәреннән Бөтенроссия тикшерү эшләре башкардылыр.
-
Экологик икеайлык дәвам итә 14.04.2019

Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башланды.Икеайлыкның төп максаты - халыкның актив гражданлык позицияләрен һәм экологик культурасын формалаштыру, әйләнә-тирә мохитнең торышы турында белем дәрәҗәләрен күтәрү.
Акция ике этапта уздырылачак: районнарда (1 апрельдән 13 майга кадәр) һәм республикада (14 майдан 31 майга кадәр).
Әлеге акция кысаларында укучылар мәктәп территориясен кыш буена җыелган чүп-чардан, яфракларда4 арындыралар.
-
Космонавтика көне 12.04.2019

Бүген Россия - Космонавтика, Халыкара авиация федерациясе - Бөтендөнья авиация һәм космонавтика, Берләшкән милләтләр оешмасы - Кешенең галәмгә очу халыкара көнен билгеләп үтә. Чынында 1961 елның 12 апреле галәмгә тәүге тапкыр очу гына түгел, бәлки кешенең үсеше һәм аңындагы гаять зур борылыш көне дә. Бу көнне Юрий Гагарин Галәмгә очып һәм Җиргә исән-имин әйләнеп кайтып, кешелек тарихында иң зур вакыйгаларның берсенә нигез салган.Ул “Восток-1” космик корабында “Байконур” космодромыннан старт алган һәм дөньяда беренче кеше булып Җир шарын урап очкан. Космоста очу вакыты 1 сәгать 48 минут дәвам иткән.Шушы истәлекле көн уңаеннан, Мөрәле мәктәбендә укучылар өчен "Космонавтика көне" дигән класс сәгате үткәрелде. Укучыларга презентация,документаль фильм күрсәтелде.Балалар космотавтика турында кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар белделәр.
-
"ЭкоЯз" акциясе дәвам итә 10.04.2019

2019 елның 2 нче апреленнән ЭКОЯЗ-2019 республика акциясенә старт бирелде. Акциянең максаты: халыкны табигать саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү, экологик хәрәкәтне үстерү, экологик белемнәрне күтәрү.Республика күләмендә игълан ителгән “ЭКОяз 2019” акциясенә багышлап төрле чаралар уздырыла.Мәктәбебез укучылары да әлеге акция кысаларындагы чараларда теләп катнашалар.Ә бүген юл кырыендагы чүп-чарларны җыйдылар.
-
Шахмат буенча ярыш 06.04.2019

Шахмат ярышлары уйлау-фикерләне туплауга юнәлдерелгән бердәнбер спорт уеныдыр, мөгаен. Шуңа да ул күп вакыт сарыфлауны таләп итә.Бүген Кайбыч районы оешуга 28 ел тулу уңаеннан "Салават күпере"спорт-сәламәтләндерү комплексында мәктәп укучылары арасында шахмат ярышы булып үтте.Бу ярышта мәктәбебез укучылары да үзләренең көчләрен сынадылыр.












