МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Физика һәм информатика атналыгы 16.01.2019

14 нче гыйнвардан мәкәтбебездә физика һәм информатика атналыгы башланып китте. Атналык кысаларында төрле кызыклы чаралар үтә.
-
Җимлекләр конкурсы 12.01.2019
Урамда салкын кыш. Һәр кешенең дә башында төрле уйлар. Шуларның берсе - кышларга туган ягыбызда калган кошлар турында борчылу. Кечкенә, матур кошчыкларга кышкы суыкларда бик авыр.Хәзер тамакларын ялгап алырга да аларга бик ансат түгел.Безнең мәктәбебездә hәр елны ”Ашатыгыз кошларны” акциясе кысаларында, җимлекләр конкурсы уза. Бу елны да конкурс оештырылды. Мәктәбебезнең икенче каты кошчык ашханәсе галереяларына әверелә. Бу җимлекләр берсеннән берсе матур, күркәм ясалганнар, кошларга әлеге җимлекләр бик ошар.Конкурс тәмамлангач, барлык җимлекләр дә, якын тирәдәге агачларга эленәчәк hәм ашханә вазифасын үтәячәк. -
К сведению родителей будущих первоклассников! 12.01.2019
В связи с обращениями родителей будущих первоклассников напоминаем о правилах и порядке записи в школу. Для того, чтобы записать ребёнка в 1 класс, родители могут прийти в школу с 1 февраля и в другие последующие дни. Кроме того, можно записаться через Интернет, заполнив заявление на портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан. -
Тимераякчылар уңышы 09.01.2019

Мәктәбебезнең яшь тимераякчылары уңышларга ирешүне дәвам итәләр.Каникулларны файдалы һәм уңышлы уздыралар.Тренерлары Фрат Гаделша улы белән Чабаксар шәһәрендә уздырылган ярышларда катнашып призлы урыннар алып кайттылар.Үз яшьтәшләре арасында Мадаминова Асия һәм Билалиев Айнур 2, Билалиев Айназ 3 нче урынга лаек булганнар.Алга таба тагын да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
Файдалы каникуллар 06.01.2019

9 сыйныф укучылары каникулларны файдалы итеп уздыралар.Алар ОГЭ га әзерлек эшен туктатмады,консультацияләргә график буенча йөриләр.Ныклы әзерлек эшләре алып барганда гына нәтиҗәләр куандырырлык булуын аңлыйлар.
-
Педагогик киңәшмә 03.01.2019

"ФДБС шартларында метапредмет нәтиҗәлрә ирешү юллары" темасына чираттагы педагогик киңәшмә булыап узды. Хәмидуллина А.И. шушы темага үз предметы мисалында (тарих һәм җәмгыять белеме) чыгыш ясады.1 яртыеллыккка һәм 2 чиреккә нәтиҗәләр ясалды.Контроль эш йомгаклары белән таныштырылды.
-
ШАЯН ТВ 31.12.2018

"Шаян ТВ" балалар каналы ноябрьдә эфирга чыкты. "Шаян ТВ" каналында 20дән артык тапшыру эшли. 6 сәгатьлек блокның 1 сәгать 45 минуты телеканал җитештергән продукт, 4 сәгать 15 минуты тәрҗемә контенты. Шулай ук әлеге балалар каналының Shayantv.ru сайты да эшләп килә.
-
Яңа ел бүләге 28.12.2018

Һәр елны районыбызда "Иң яхшы бизәлгән мәгариф учреждениесе" конкурсы игълан ителә. Һәр мәктәп тырышып әзерләнә, кардан,боздан төрле фигуралар ясый, матур утлар белән балкыта. Шул уңайдан бу конкурска безнең мәктәп тә тырышып әзерләнде.Менә икенче ел рәттән мәктәбебез алдынгылар рәтендә.Котлыйбыз! Киләсе елларда да уңышлар булып торсын дигән теләктә калабыз!
-
Район башлыгы Чыршы бәйрәме 28.12.2018

"Салават күпере" спорт комплексында бүген район мәктәпләрендә белем алучы уку алдынгылары, спорт ярышларында, бәйге-олимпиадаларда актив катнашучы укучылар район башлыгының Чыршы бәйрәменә җыелды.Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Илгизәр улы Рахматуллин балаларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады, Яңа елда уңышлар, яңа мөмкинлекләр һәм казанышлар, сәламәтлек, тынычлык һәм бәхет теләде. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Илдар улы Хәмидуллин Бөтенроссия олимпиадалырының муниципаль этап җиңүчеләренә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Чыршы бәйрәменә килгән һәр укучы әкият-тамаша карап, татлы тәм-томнар белән сыйланып, район башлыгының Яңа ел күчтәнәчен дә алды .
-
Яңа ел бәйрәме 26.12.2018
Бүген мәктәбебездә укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән Яңа ел тамашалары булып үтте. Тамашага әти – әниләр, әбиләр, апалар килгән иде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Һәр класс узенчәлекле костюмнар һәм чыгышлар әзерләделәр, төрле илләргә сәяхәт формасынды бик матур концерт номерлары да тәкъдим иттеләр. Яңа ел бәйрәме һәркем күңелендә кызыклы тамашалары белән истә калды. Соңыннан һәр балага бүләкләр тапшырылды. Алар исеменә мәктәп директоры тарафыннан җылы сүзләр әйтелде.












