МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
2015 ел- яшеллек елы 14.01.2015

Яңа 2015 ел Тататрстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Димәк, туган җиребезне, туган авылыбызны тагын да матурларга, яшәр өчен уңай шартлар тудырырга мөмкинчелекләр артачак!
-
Изгелекнең чиге юк 12.01.2015

Кыш үзенең карлы бураннары белән тулы көченә хакимлек итә, куңелләрне сөендерә. Балалар рәхәтләнеп урамда саф һавада уйныйлар,көч- күәт җыялар. Шул арада ялгыз әби-бабайларны да онытмыйлар. Бүген 7-сыйныф волонтерлары Сания апага барып, капка- ишегалдын кардан арындырдылар.
-
Хәтер белән без мәңгелек 06.01.2015

Өлкән буын!
Сезнең буын нигез салган, саклап калган
Рәхәт илдә яшибез без жырлап кына.
Сезнең буын бу тормышны төзегән буын
Безнең көнгә куанып яши тыйнак кына.
-
Районная Ёлка активистов 05.01.2015

Сегодня на базе МБОУ "Федоровская СОШ" состоялась Новогодняя елка Главы Кайбицкого муниципального района для учащихся школ района. Здесь были самые активные, самые спортивные и самые лучшие. Из нашей школы на празднике приняли участие 4 ученика. Это члены ученического Совета школы Алмаз Гибадуллин, Ильнур Сайфутдинов, Булат Губаев, Ильфир Сунгатов.
-
Кышкы ял лагере 03.01.2015

Мәктәп бүгеннән балаларны кышкы лагерьга җыйды. Анда 1-4 сыйныфлардан 10 укучы ял итәчәк. Вожатыйлар күптән инде балаларның ялын планлаштырган. Алар саф һавада кызыклы уеннар, чана - чаңгы шуулар, төрле конкурслар оештыру белән мәшгуль. Күңелле яллар сезгә, укучылар!
-
Яңа ел котлаулары
02.01.2015
Яңа ел котлауларыннан ветеран хезмәткәрләребез дә читтә калмады. Елдагыча, Кыш бабай Кар кызы белән бәйрәм күчтәнәчләрен мулдан алып, озак еллар мәктәптә эшләп, лаеклы ялга киткән ветераннарны өйләренә барып тәбрик итте, аларның һәрберсенә матур изге теләкләрен җиткерде.
Яңа еллар сезгә бары ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, балаларыгыз җылысын алып килсен! Озак еллар безнең арада калыгыз, табыннарыгыз мул, тормышларыгыз иркен булсын! Яңа ел белән сезне, хөрмәтле ветераннар!
-
Уңышлы ел булсын!!! 30.12.2014

Район башлыгы Рахматуллин А.И. инициативасы белән үткәрелгән " Яңа елга иң матур бизәлешле мәгариф учреждениесе" конкурсында мәктәп коллективы кызыксындыру призына ия булды.
Молодцы, тырышлыгыбыз бушка китмәде! Барлык хезмәткәрләргә, укучыларга, булышкан ата-аналарга зур рәхмәтебезне белдерәбез! Киләсе елда да уңышлар юлдаш булсын!
-
Ура, кышкы яллар! 30.12.2014

29- декабрьдән балаларның кышкы каникуллары башланды. Ул 11- гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
-
Хуш киләсең, Яңа ел, уз түргә! 29.12.2014

Яңа ел кичәсе мәктәбебездә шундый матур теләкләр белән башланды. 1-9 сыйныф укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, әти-әниләр 7, 9 сыйныфлар әзерләгән тылсымлы, астрологик фаразлар белән тулы сихри тамашаны яратып карадылар. Барысы да Яңа елның төп бизәге - яшел чыршы тирәли җырлап әйләнде, Кыш бабай янында яраткан шигырьләрен сөйләп бүләкләр алдылар, рәхәтләнеп куңел ачты, ял иттеләр. Әлбәттә, нинди Яңа ел бүләксез булсын инде? Барлык балаларга да Кыш бабай Яңа ел күчтәнәчләре өләште, Президетыбыз Миңнеханов Р.Н. һәм районыбыз башлыгы Рахматуллин А.И.ның котлау открыткалары бирелде.
Яңа еллар мөбарәк булсын! Тынычлык- иминлек, уңышлар алып кил, 2015 - ел!
-
Кар шәһәрчегендә кунаклар 28.12.2014

Мөрәле кар шәһәрчегенә бәя бирү өчен күптән көтелгән кунаклар килде.












