МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
Кем булырга? Нинди һөнәр сайларга? 21.03.2015

Бүген 9-сыйныф укучылары профессия сайлауда кысыксынуларын үстерү, белемнәрен барлау максатында профессиналь тестирование уздылар. Алар бирелгән вариантлардан үзенә туры килгәнен сайлап алдылар. Бу тикшерү киләчәктә аларга дөрес юнәлеш сайларга булышыр, дип ышанабыз.
-
Алда яллар көтә!
21.03.2015
Март аеның соңгы көннәрендә язгы каникуллар башланды. Күңелле яллар телибез сезгә!
-
"Талантлылар иле"ндә 20.03.2015

"Талантлылар иле" Бөтенроссия конкурсында мәктәбебезнең укучылары бик теләп катнашты һәм нәтиҗәләре дә куанычлы. Гомумроссия буенча 2 нче сыйныф укучысы Зайнуллина Алия рус теленнән, 7 нче сыйныф укучысы Тимершин Алмаз инглиз теленнән 1 нче урынны, 5 нче сыйныф укучысы Тимергалиев Наил рус теленнән 3 урынны яуладылар һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Башка укучыларыбыз да алардан бик азга гына калышып, дипломнар белән бүләкләнделәр. Булдырасыз, укучылар!
-
Ещё одна победа
19.03.2015
Казанским государственным медицинским университетом совместно с Министерством образования и науки Республики Татарстан и Министерством здравоохранения Республики Татарстан подведены итоги первого (заочного) этапа конкурса "Твой первый шаг в медицину". В этом конкурсе принял участие учащийся 7 класса Тимуршин Рушан и занял 3 место в номинации "Сочинение" на тему "Мой любимый доктор". Руководителем является учитель русского языка и литературы Садриева А.З. Поздравляем!
-
Күптәнге хыял 17.03.2015

Мәктәп укучылары "Салават күпере" спорт - сәламәтләндерү комплексына беренче тапкыр су коенырга бардылар. Аларның күптәнге хыяллары тормышка ашты. Үзебезнең Кайбычыбызда мондый мөмкинлекләр ачылуга алар бик шат. Киләчәктә дә комплекска еш барырга аларның исәбе.
-
Җиңү арты җиңү 16.03.2015

Укучыларыбыз бадминтон буенча ярышта катнаштылар һәм сынатмадылар. Котлыйбыз!
-
Истәлекле көнгә әзерлек 14.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына санаулы көннәр генә калып бара. Әлеге истәлекле датага әзерлек эшләре инде күптән башланды.
-
"Язгы Шәфкатьлелек атнасы" акциясе 13.03.2015

Илебез күләмендә 1997- елдан бирле узучы әлеге акциянең исеменнән үк күренгәнчә, бу атна гел игелекле эшләргә генә юнәлдереләчәк. Аның максаты – яшьләрне әхлакый кыйммәтләргә тарту, социаль яктан активлаштыру, аларга экологик һәм патриотик тәрбия бирү. Язның ямьле көннәрендә узучы бу акция кысаларында мәктәп "Язның шәфкатьлелек атналыгы"н үткәрү планы төзеде. Анда авылда яшәүче ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә булышу, сугыш каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәлләр тирәсен тәртипкә китерү, сыйныф сәгатьләре үткәрү һ.б. карала.
-
Булдырасыз, кызлар! 12.03.2015

Бүген Кайбыч мәдәният йортында узган "Йолдызлык- 2015" конкурсында укучы кызларыбыз Алия Зәйнуллина һәм Миләүшә Гобәева "Конферанс" номинациясендә (кечкенәләр төркемендә) 1- урынны яулады. Җитәкчеләре- Алсу Мансур кызы Сәйфетдинова. Тәбрик итәбез! Алда да зур уңышлар теләп калабыз!
-
Язның беренче кунакларына күчтәнәч 10.03.2015

"Язның беренче кунаклары" сыерчык оялары конкурсында 1 нче сыйныф укучысы Әхмәтҗанов Ислам катнашырга теләк белдерде. Ул әтисе Әхмәтҗанов Фирдүс белән бергәләп "Әкияти сарай" җиткереп тә куйды. Тиздән, бик тиздән бу оя хуҗалы да булыр.












