Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
Тукай безнең күңелләрдә 24.04.2015

Туган тел айлыгы кысаларында уздырылган Г.Тукайның 119 нчы еллыгы уңаеннан туган тел бәйрәмен бүген татар теле укытучысы Нәфыйкова Р.М. оештырды. Укучылар Тукай шигырьләреннән торган әдәби-музыкаль кичәне яратып карадылыр. Кичәдә җырларны “Җыр сәнгате” түгәрәгенә йөрүчеләр башкарды. Районда узучы шигырь бәйрәменә 5 нче сыйныф укучысы Гыйрфанова Ләйләне “Көмеш каләм” түгәрәге җитәкчесе Сайранова Р.Т. һәм 3 нче сыйныф укучысы Насретдинов Алмазны “Җыр сәнгате” түгәрәге җитәкчесе Кадырова А.С. хәзерләде.
-
Хәтер көне 24.04.2015 “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясенең бишенче көне сугышта һәлак булган авылдашларыбызга һәм якташларыбызга багышланды. Педагог-оештыручы Кадырова А.С. бу көнгә багышлап тантаналы сбор үткәрде. Отрядларның рапортыннан соң Кадырова А.С. бу көннең максаты белән таныштыры үтте. Сборда һәлак булган авылдашларыбыз, аларның язмышы, туганнары турында авыл китапханәчесе Сафиуллина Гөлия бик тәфсилләп һәм йөрәкләргә үтәрлек итеп сөйләде. Сугышта һәлак булган сугышчыларның оныкчыклары бабаларының тормышы белән таныштырдылар. Тантаналы сбор һәлак булган сугышчыларның хөрмәтенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

-
Мәдәни көндәлеккә нәтиҗә ясалды
23.04.2015
Беренче сыйныф укучысысының мәдәни көндәлеге буенча нәтиҗә ясалды. Бу көндәлек тарихи- мәдәни урыннар һәм мәдәни чаралар белән танышырга ярдәм итү уңаеннан эшләнгән иде. Балалар музей,цирк,театр,клуб һәм китапханәләрдә булдылар.Иң күп мәдәни урыннарда булган укучылар: Мөхәммәтҗанов Илмаз һәм Садриев Гадел.
-
23.04.2015

"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" акциясенең дүртенче көнендә укучылар апрельдә туган көннәре булган тыл ветераннары Насретдинова Мөнәвәрә һәм Сөнгатуллина Саимәне туган көннәре белән котладылар.
-
Өлкәннәрне куандыру-саваплы эш 22.04.2015

«Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы» акциясе кысаларында бүген мәктәбебезнең укучылары һәм укытучылары бик рәхәтләнеп ”Җылы аяклар” көненә кушылдылар. Урсак урман хуҗалыгында яшәүче тыл ветераннары Сорурҗиһан,Фәүзия, Саимә һәм Кошман авылында яшәүче Фәймә апаларга җылы оекбашлар бүләк иттеләр. Өлкәннәребез үзләренә булган хөрмәткә бик куандылар,килгән кунакларга күчтәнәчләре өчен ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен җиткерделәр.Үз игелегегез үзегезгә әйләнеп кайтсын, хөрмәтле укытучылар һәм укучылар.
-
21.04.2015

«Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы» акциясенең икенче көне. Укучылар бүген сугыш чоры баласы Шиһапова Рашидә белән мәктәптә очраштылар, ә тыл ветераны Гарифуллин Харис янына өенә барып аларның сугыш чорындагы тормышлары турында сөйләүләрен кызыксынып тыңладылар,үзләренең сорауларын бирделәр.
-
Котлыйбыз! 20.04.2015

18 нче апрельдә “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап йөзү буенча Кайбыч районы Беренчелеге узды. 2001-2002 нче елда туучы кызлар арасында 6 нчы сыйныф укучысы Хәйруллина Айзиләнең 2 нче урын , ә 2003 нче ел һәм аннан да соңрак туучылар арасындагы эстафетадада Минвәлиева Илүзә, Хәйруллина Айзилә , Садриев Салават, Шәрәфиев Айрат составындагы команда 3 нче урынга лаек булуына барыбызны да куандык. Афәрин!
-
Мәрхәмәтле эшләр көне 20.04.2015

Бүген Бөек Җиңүнең 70еллыгына багышланган "Язгы мәрхәмәтлелек атналыг" Республика акциясе башланды.Акциянең максаты: укучыларны һәм укытучыларны актив социаль - гуманитар эшчәнлеккә тарту. Бүген бу атналыкның беренче көне. Ул "Мәрхәмәтле эшләр көне" дип атала. Укучылар ветераннар яшәгән өйгә барып территориядә төрле эшләрдә булышырга тиешләр иде. Һава шартлары тышта эшләргә комачауласа да, укучылар үзләренә беркетелгән ялгыз яшәүче ветераннар янына барып хәлләрен белеп килделәр.
-
Туган көнең белән, Кайбыч! 18.04.2015

Бүген мәктәбебездә Кайбыч туган көненә багышланган чаралар узды. Китаплардан күргәзмә оештырылды, Кайбычның авыллары турында ТНВ каналы төшергән “Без тарихта эзлебез”тапшыруы күрсәтелде. Көн ахырында исә Кайбыч районы оешуына 24 ел тулуга карата кичә узды. Кичәдә укучылар якташларыбызның район турында язылган шигырьләрен сөйләделәр. Татар теле укытучысы Нәфыйкова Р.М. Кайбыч районын оештыру буенча инициатив төркемдә ничек эшләве турында истәлекләре белән уртаклашты. Укытучы Сабирова Г.Х. Кайбыч районы халкының Бөек Ватан сугышы чорындагы тылдагы эшчәнлеге, безнең районнан чыккан Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары турында презентация күрсәтеп укучылар белән әңгәмә үткәрде. Кичә Кайбыч районы гимнына әйләнгән “Язмышым син -Кайбычым” җыры белән тәмамланды.
-
4 нче сыйныфта мониторинг 17.04.2015

10 апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр 4 нче сыйныф укучыларының белем нәтиҗәлелеген тикшерү буенча мониторинг уздырыла. 15 нче апрельдә алар грамотлы уку буенча метапредмет тест сорауларына җавап бирделәр.
Бүген укучылар предметара эшчәнлек формалаштыру буенча проект эшләделәр. Проект эше 2 төркемдә “Балалар мәйданчыгы” һәм “Без Җир шары турында нәрсә беләбез” дигән темалар буенча оештырылды. Әлеге эшчәнлек барышында укучылар коллективта эшли белүләрен, төрле чыганаклардан үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алуларын күрсәттеләр.











