Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 88 учащихся / 88 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Толерантлык-тынычлыкка юл 21.11.2015

Бу атнада мәктәбебездә "Толерантлык дәресләре" узды. Дәресләрдә укучыларны толерантлык төшенчәсе белән таныштылар, толерантлы һәм интолерантлы шәхесләрнең үзенчәлекләрен ачыкладылар, үзара дус мөнәсәбәттә булырга өндәү, үз халкыңа һәм башка милләтләргә карата хөрмәт хисен булдыру буенча фикер алыштылар. Әңгәмә барышында укучылар белән илебез һәм дөнья күләмендә төрле халыклар арасында барган ситуацияләргә бәяләмә бирелде, килеп чыккан низагларның сәбәбе һәм мөмкин булган чишү юллары турында сөйләшенде. Сөйләшү дәвамында толерантлык кагыйдәләре булдырылды.
-
Укучылар ришвәтчелеккә каршы 20.11.2015

Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелүче “Ришвәтчелеккә-“Юк” иншалар конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Безнең мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Илүзә Минвәлиеваның иншасы район турында 3 нче урынны алды (җитәкчесе Хәйруллина Резедә). Котлыйбыз!
-
18.11.2015

Былтыргы уку елыннан башлап ГТО нормаларын тапшыруга хәзерләнү һәр физкультура дәресенең аерылгысыз өлеше булып тора. Хәзер укучылар укытучылар белән бергәләп кышкы сессия төрләре буенча нормативлар тапшырырга хәзерләнәләр.
-
Компьютерда өйрәнәбез 17.11.2015

“Интернет-долголетие” программасы буенча мәктәптә пенсионернерлар компьютер грамоталылыгына өйрәнү курслары бара. Курсны математика укытучысы Насретдинова Алия Әүхадулла кызы алып бара. Курска 15 пенсионер йөри. Алар иң кирәкле нәрсәләрдән башлап Бөтендөнья челтәренә ничек итеп керергә һәм анда ничек ориентлашырга, Интернет аша коммуналь түләүләрне түләргә һәм күп кенә башкаларга өйрәнергә тиешләр.
-
Афәрин, Ләйсән! 16.11.2015

11 нче ноябрьдә татар мәктәпләрендә белем алучы укучыларның рус әдәбияты предметы буенча Республика олимпиадасының муниципаль этабы уздырылды. Әлеге олимпиада безнең мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Сәгдиева Ләйсәнгә уңыш алып килде-ул җиңүче статусы алды. Киләчәктә дә Ләйсәнгә уңышлар теләп калабыз.
-
Энергияне саклыйк! 14.11.2015

Бу атнада сыйныфларда "Энергияне саклау һәм энергетик куркынычсызлык" темасына тәрбия сәгатьләре булып узды. Бу актуаль проблема турында төрле ракурсларда сөйләнде. Укучылар өйләрендә дә һәм мәктәптә дә энергияне саклап тотарлар дип ышанып калабыз
-
Педагогик киңәшмә 13.11.2015

12 нче ноябрьдә мәктәптә чираттагы педагогик киңәшмә узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды. 1.”Яңа Федераль дәүләт стандартларына нигезләнгән дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру”- Сайранова Резеда Тавис кызы чыгышы.
2.” Беренче чирек нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлар”-укыту эшләре буенча директор урынбасары һәм сыйныф җитәкчеләре чыгышы.
3.Укытучыларга аттестация уздырудагы яңалыклар белән танышу-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сабирова Г.Х.чыгышы.
4.Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Хәмидуллин Ильмас Илдар улы чыгышы.
-
Кечкенә дусларыбыз бездә кунакта 10.11.2015

“Тиенкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бүген мәктәптә Сөмбелә бәйрәме күрсәттеләр. Бәйрәмгә кунакка Сөмбелә, Көз, Уңыш бабай да килгән иде. Балалар бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмакларга җаваплар таптылар, көз турында мәкальләр әйттеләр.
-
Халыклар бердәмлеге көне белән! 04.11.2015

-
Гомуми ата-аналар җыелышында 28.10.2015

27 октябрьдә мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булды. Җыелыш түбәндәге көн тәртибе буенча узды:
1Мәктәптә укыту-тәрбия эшенең торышы.-директор урынбасарлары Садриева Р.З., Сабирова Г.Х.
2. “Балаларда толерант аң формалаштыру, милли һәм дини экстремизмны кисәтү”-башлангыч сыйныф укытучысы Батанова А.С.
3.”Сәламәтлек үзебезнең кулда”-фельдшер Шәрәфиева Р.М.
4. “Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү”-участок уполномоченное Воробьев А.В. Һәм балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Кәлимуллина Ф.Н.5. Ата-аналар комитетын сайлау.
Җыелышта шулай ук мәктәп тормышына һәм ата-аналарга кагылган башка мәсьәләләр дә каралды. Тәнәфестә концерт номерлары күрсәтелде.











