Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
“Чаңгы юлы-2025” 08.02.2025

Спортның иң популяр һәм массакүләм төрләренең берсе- чаңгы спорты.Чаңгыга әзерләү- олы яшьтәге мәктәпкәчә яшьтәге балаларга физик тәрбия бирүнең иң мөһим чараларның берсе. Безнең Кошман “Тиенкәй” балалар бакчасында төрле яшьтәге балалар чаңгы спорт төрен аеруча яраталар. Чаңгы белән шөгыльләнү баланың саф, салкын һавада булу организмны чыныктыра,дәрт бирә. 8 нче февраль көнне “Чаңгы юлы-2025” бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы узды.
-
Бүлмә гөлләре. 06.02.2025

Тәрбияче Салахова Ильхамия кызы балаларга бүлмә гөлләрен дөрес үстерү,тәрбияләү алымнарын өйрәтә. Төрле төстәге чәчәкле гөлләргә сокланып, тәрбияче матурлыкны күрә белергә,үз хезмәтеңнең нәтиҗәсе нинди булганын аңлата.
-
“Салават күпере” журналы белән очрашу. 03.02.2025

Бүген Кайбыч районы “Миләшкәй” балалар бакчасында “Салават күпере” җурналы белән очрашу узды. Журналны, безнен “Тиенкәй” балалары бик яратып карыйлар,рәсемнәре матур төсләр белән буялган, наклейкаларын да ябыштырырга,әкиятләрне тыңларга да яраталар, Салаватикларның җырларын тыңлап өйрәнәләр. Бүгенге очрашуда журнал белән тагын да якынрак таныштык. Күңелле очрашу өчен мәртәбәле Гөлназ Зиятдиновнага зуур рәхмәт!
-
“Тиенкәй” балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгына әңгәмә узды. 31.01.2025

Янгын куркынычсызлыгы темасы балалар бакчасының тәрбия-белем бирү процессында аерым урын алып тора. Балалар янгын сүндерүче һөнәре белән таныштылар ,аның хезмәте безнең өчен никадәр мөһим булуы турында әйтелде. Балалар бакчасының янгын куркынычсызлыгы почмагына экскурсия уздырылды. Янгын куркынычсызлыгына мультфильмнар күрсәтелде.Тәрбияче:Салахова И.Г.
-
Зона семинары. 29.01.2025

Бүген Тәтеш шәһәренең “Каенкай” балалар бакчасы базасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны иртә һөнәри юнәлеш бирү буенча әти-әниләр белән эшләү формалары”-дигән темага зона семинары узды. Семинар эшендә безнең “Тиенкәй” балалар бакчасы педагогы Насретдинова Диләрә Марат кызы чыгыш ясады.
-
Балалар бакчасында фән сәгатьләре 28.01.2025

Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы һәм Россиядә «Фән һәм технология унъеллыгы» уңаеннан «Тиенкәй» балалар бакчасында уртанчылар төркеме балалары белән " фән сәгате "турында биш минутлыклар үткәрәбез. Тәрбияче Д. М. Насретдинова балаларга, су сыек, төссез, суның төсен үзгәртеп булганын күрсәтте. Эксперимент ахырында фикерләр белән уртаклаштылар.
-
Саф һавада уеннар. 23.01.2025

Саф һавада уйнарга яратабыз, сәламәтлегебезне ныгытабыз!
-
“Ел тәрбиячесе-2025” 23.01.2025

“Ел тәрбиячесе” һөнәри осталык бәйгесе әһәмиятле вакыйгага әверелде. Бүген “Миләшкәй” балалар бакчасында “ Ел тәрбиячесе-2025” республика һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бәйгенең абсолют җиңүчесе – безнең Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Насретдинова Диләрә Марат кызы булды. Диләрә Маратовна яңа төрле методлар һәм алымнар аша үзенең һөнәри осталыгын күрсәтте. Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа үрләр яулавын теләп калабыз!
-
Кыш көне кошларны да онытмыйк. 20.01.2025

Кошман “Тиенкәй” балалар бакчасының зурлар төркемендә “Кышын кошларны ашатыгыз. Кышлаучы кошлар”- дип исемләнгән танып белү сәгате булды. Чара барышында балалар кышлаучы һәм күчмә кошларның исемнәрен атадылар, кошларны нәрсә белән тукландырырга,җимлекләрне үз куллары белән ничек ясарга икәнен белделәр, уеннар уйнадылар һәм табышмакларга җаваплар таптылар. Танып белү сәгате балаларга кошларны кыш көне ашатырга кирәклеген һәм табигатькә сакчыл карауның мөһимлеген искә төшерде. Тәрбияче: Халикова С.Г.
-
«Дус ил» 17.01.2025

Балаларда «дус»,»дуслык» төшенчәләрен формалаштыру; Балаларны үзара бәйләнеш һәм хезмәттәшлек күнекмәләренә өйрәтүне дәвам итәргә;Төркемнәрдә бердәмлекне, коммуникатив күнекмәләрне үстерергә;Балалар арасында яхшы мөнәсәбәтләр тәрбияләү,аларны яхшы гамәлләргә, үзара ярдәмләшүгә өндәү. Педагог-психолог: Насретдинова Д.М.









