Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
«Йомры икмәк» 10.02.2026

“Тиенкәй” балалар бакчасындагы тәрбиячебез Насретдинова Диләрә балаларга рус халык әкияте мотивлары буенча өстәл театрын күрсәтте.Ул әкиятне иллюстрацияләр һәм декорациялар белән кызыклы һәм тәрбияви итеп алып барды.Ахырдан геройларның кылган эшләренә,кайбер әхлакый сыйфатларына(начар,усал,кыю,хәйләкәр) бәя бирә белергә өйрәнделәр.
-
Блокада карлыгачы. 27.01.2026

«Блокада карлыгачы» һәм "Блокада икмәге" патриотик акциясе. "Тиенкәй" балалар акцияләрендә катнаштылар. 27 гыйнвар — Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне. Тәрбияләнүчеләр блокада карлыгачы тарихы белән таныштылар. Блокада вакытында бакчасында тәрбияләнүче балалар "Блокада Карлыгачы" һәм "Блокады икмәге" патриотик күп кенә ленинградлылар күкрәкләрендә жетон, кечкенә калай значок – томшыгында хат булган Карлыгач тагып йөргәннәр. Бу билге фашистларның, шәһәргә хәтта кош та очып керә алмаячак, дигән белдерүләренә җавап булган. Шулай итеп, камалышта калган Ленинградта яшәүчеләр фронттан яхшы хәбәр көтүләрен, үз илләре белән багланышларын югалтмауларын күрсәткәннәр. «Блокада карлыгачы" - яхшыга өмет символы, туганнары һәм якыннары белән тиз арада очрашуга өмет символы булып торган.
-
"Ел тәрбиячесе-2025" 22.01.2026

Районыбызның “Миләшкәй” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе- 2025” республика һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бәйгедә 4 тәрбияче көч сынашты. Алар арасында безнең Кошман «Тиенкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе Насретдинова Диләрә Марат кызы “Иң милли тәрбияче-2025” бәйгесенең җиңүчесе булды.Котлыйбыз!!! Хезмәтегез һәм киләчәк буынны тәрбияләүгә бәяләп бетергесез өлеш кертүегез өчен зур рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек, көч, иҗади уңышлар һәм яңа һөнәри югарылыклар телибез.
-
Чыршы бәйрәме. 30.12.2025

Бүген “Тиенкәй” балалар бакчасында Чыршы бәйрәме узды. Бәйрәмгә әзерлекне алдан башладык: бәйрәм программасы төзедек, костюмнар әзерләдек, балалар шигырьләр ятладылар, җырлар биюләр өйрәнделәр, бергәләп залны бизәдек. Бәйрәмебезгә әти- әниләр, балаларның абыйлары, апалары килде. Кыш бабай белән Кар кызы балаларга бүләкләр өләштеләр. Балалар бик шатланды , Кыш бабаларына рәхмәт әйттеләр.Бәйрәм күңелле үтте, тамашачылар бик канәгать булдылар.
Яңа 2026 нчы ел илебезгә тынычлык алып килсен иде! Барлык кешеләр дә үз туганнары белән бергә исән- сау яшәсеннәр, кайгы- хәсрәт күрмәсеннәр!!! -
Бакчабызда Яңа ел бәйрәме. 30.12.2025

Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп үтте. Балалар чыршы бәйрәмен бик зарыгып, матур җыр-шигырьләр өйрәнеп, көтеп алдылар. Бәйрәмнең төп кунаклары булган -Кыш бабай белән Кар кызы. Бәйрәм балаларга бик ошады.
-
Яңа ел бизәлеше. 27.12.2025

Тагын бер ел сизелмичә узып бара, без яңа 2026 нчы елга аяк басабыз. Бу көннәрдә олысы-кечесе Яңа ел рухы белән яши башлый. Кемнәрдер чыршы һәм утлар урнаштыра, боздан сыннар ясый. Без дә “Тиенкәй” балалар бакчасы территориясен бизәдек. Тырышлыгыбыз бушка китмәде “Яңа ел бизәлеше” конкурсында беренче урынны алдык.
-
“Тормыш өчен рәхмәт!” 22.12.2025

22 декабрьдә илебездә әти-әниләргә “ Тормыш өчен рәхмәт!” дигән Бөтенроссия рәхмәт бәйрәме билгеләп үтелә.Бәйрәмнең максаты- балаларны әти-әниләрне хөрмәт итү рухында тәрбияләү, әти-әниләргә тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе тәрбияләү, тормышның кыйммәтен аңлау,тормышка мәхәббәт тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту. Әлеге бәйрәм көнендә безнең “Тиенкәй” балалар бакчасы балалары әти-әниләренә открыткалар ясап бүләк иттеләр.
-
Кыш килде. 12.12.2025

Кыш – ел фасылларының ин салкын hәм чиста вакыты. Җир өсте ап-ак кар белән, ә елгалар, күлләр hәм башка сулыклар боз белән каплана. Агач hәм куакларның яфраклары коелган. Бездә кышлаучы кошлар агач hәм үлән орлыклары белән тукланалар, кешеләрнең яшәү тирәлегенә җыелышалар, кешеләр аларга ашарга бирәләр, кошлар өчен җимлекләр эләләр. Кышның килүен балалар бик көттеләр, шатландылар, уеннар уйнадылар.
-
Россия тәрбиячеләре. 29.11.2025

28 нче ноябрь көнне безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Насретдинова Диләрә Марат кызы “Россия тәрбиячеләре: Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсен цифрлы трансформацияләү кысаларында Гаилә һәм балалар бакчасы кыйммәтләренең һәм мәгънәләренең дәвамлылыгы” Бөтенроссия форумында катнашты.
-
Бакчада әниләр бәйрәме. 27.11.2025

Әнием иң назлы, яратучан, игелекле, бөтен дөньяда бердәнбер. Балалар бакчасында Әниләр көнен бәйрәм итү инде яхшы традициягә әверелде, аның төп максаты-мәктәпкәчә яшьтәге балаларда анага карата ярату һәм хөрмәт тәрбияләү, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм бәйрәмнең уңайлы, өй атмосферасын булдыру. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Нәкъ менә шуңа күрә «Тиенкәй» балалар бакчасында Әниләр көненә бөтен бала да ныклап әзерләнде. Балалар үз куллары белән әниләренә бүләкләр әзерләделәр. Алар яраткан әниләрен күңелгә үтеп керерлек шигырьләре белән котладылар, назлы һәм игелекле җырлар җырладылар, күңелле биюләр башкардылар. Ә әниләр яраткан кызларына һәм улларына төрле Шатлык конкурсларында бик теләп катнаштылар. Бәйрәмгә килгән барлык әниләр дә яктылык, мәхәббәт, бәхет һәм Наз яктысы белән балкып тордылар.









