Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Психология атналыгы 19.11.2025

"Психология атналыгы" кысаларында ,"Тиенкәй " балалар бакчасында "Куркынычсызлык иленә сәяхәт" дигән тематик шөгыль узды. Тәрбияләнүчеләр төрле ситуацияләрдә үз-үзеңне куркынычсызлык тоту кагыйдәләрен ныгыттылар, хис-кичерешләрнең кешеләр өчен мөһим булуын белделәр.(педагог-психолог Насрутдинова Д.М.)
-
"Психология атналыгы" нда 18.11.2025

Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк дияргә мөмкин. Балага җитез, өлгер, зирәк булып үсү өчен төрле характердагы уеннарның әһәмияте бик зур. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңайсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннарда катнашуы аша ирешергә мөмкин. Халык уеннары – җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул. Аларда халыкның гасырлар буена тупланган традицияләре буыннан-буынга бирелә. Халык уеннары hәрвакыт актуаль, чөнки алар үткәннәр аша кешенең киләчәгенә юнәлдерелә. Уеннар баланың шәхес буларак төрле яклап үсүен тәэмин итә, моның өчен шартлар тудыра. Татар халык уеннарының күбесе җырлар белән бергә башкарыла. Аларга моң, төгәл ритмика, отып калуда да җиңеллелек хас. Педагог-психолог Диләрә Марат кызы, музыка җитәкчесе Айгөл Сәлимулла кызы, тәрбияче Светлана Гарик кызы белән берлектә бакчабызда җырлы- биюле уеннар уйнадык. Көнебез бик күңелле узды.
-
Беренчеләр хәрәкәте 12.11.2025

11 ноябрь көнне Яшел Үзән шәһәренең 6 нчы "Улыбка" балалар бакчасында, педагоглар өчен "Беренчеләр хәрәкәте " зона семинар-практикумы узды.Бу семинарда Тәрбиячебез Насретдинова Диләрә Маратовна катнашты
-
Көзге табигать. 10.11.2025

Без бүген балалар белән көзге табигатьнең матурлыгына соклана белү, күзәтүчәнлекләрен үстерү һәм кызыксыну хисе тәрбияләү максатыннан саф һавада булдык. Көзге табигатьне күзәттек, матур яфраклар җыйдык, күңелле уеннар уйнадык. Табигатьнең сары киемгә төренгән бу мизгелен күзәтү күңелләргә бер рәхәтлек тә, рухи байлык та бирде . Көзге табигать балаларның күңелендә зур тәэсир калдырды. (Тәрбияче Халикова С.Г.)
-
6 нчы ноябрь – Татарстан Республикасы өчен зур бәйрәм көн. 05.11.2025

Балалар бакчасында Татарстан Конституциясе көне-үзенчәлекле вакыйга. Бу көнне балалар безнең Конституцияне гарантияли торган хокукларның һәм ирекләрнең әһәмияте турында белделәр.
Бу өлкәннәр өчен генә түгел, балалар өчен дә мөһим, чөнки алар җәмгыятьнең бер өлеше һәм аларның да үз фикерләре бар.
Зурлар төркеме балалары белән Светлана Гариковна Конституция көненә багышланган әңгәмә үткәрде, шигырьләр укыды, уеннар уйнадылар, Татарстан гимнын тыңладылар. Мондый әңгәмәләр балаларда үз илең өчен горурлык тәрбияли, ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт, Татарстан тарихы белән кызыксыну уята. -
Без көчле, бердәм балалар 31.10.2025

4 нче ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне. “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Яшебезгә, шөгыльләребезгә, максатларыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез — һәркайсы илебезнең, Ватаныбызның язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Тәрбияләнүчеләрнең без яши торган ил турында күзаллауларын киңәйтү, кызыксынучанлыкны үстерү, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, патриотик хисләр тәрбияләү, бер-беребезгә яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан бакчабызда “Без көчле, бердәм балалар” дип исемләнгән чара узды.
-
шахмат дөньясында 29.10.2025

"Тиенкәй" балалар бакчасында шахмат түгәрәге алып барыла. Аның җитәкчесе Салахова Ильхамия Галим кызы.. Балалар монда бик теләп катнашалар. Балалар түгәрәктә шахмат тактасы, фигуралар, әлеге уенның барлыкка килү тарихы һәм аны уйнау үзенчәлекләре белән танышалар. Мондый шөгылләр логик фикерләүне камилләштерергә ярдәм итә, хәтерне яхшырта, анализларга һәм фаразларга, игътибарлы булырга һәм максатчанлыкны үстерергә өйрәтә. Шахмат уйнау шулай ук балаларның уртак эшчәнлеген дә күз алдында тота: аларга аралашу күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә, бер-берсенә сакчыл карарга өйрәтә. Әлеге түгәрәккә йөрүче балалар инде төп терминнарны үзләштерделәр, барлык фигураларны да өйрәнделәр һәм бу уенны иркен, зур теләк белән уйныйлар.
-
28 октябрь - халыкара ӘБИ БАБАЙЛАР көне! 28.10.2025

Бик зур бәйрәм менә бүген, ӘБИ -БАБАЙЛАР көне! Дәү әниләр, дәү әтиләр, Котлыйбыз бүген СЕЗНЕ! Дәү әниләр, дәү әтиләр Гаиләдә булсалар, Тәрбияле, мәрхәмәтле булып үсә балалар.
Чынлап та нинди зур бәхет бит оныклар өчен әби бабайларының мөхәббәтен, җылысын тоеп яшәү!
Хөрмәтле ӘБИ, БАБАЙЛАР, ДӘҮ ӘНИЛӘР, ДӘҮ ӘТИЛӘР!
Сезгә хәерле озын гомер, җан тынычлыгы, балаларыгызның һәм оныкларыгызның кадер хөрмәтендә, аларга терәк һәм кирәк булып яшәргә язсын!(тәрбияче Насретдинова Д.М.) -
"Үзең яктыр, балаңны яктырт!». 28.10.2025

Балаларыбызның иминлеген саклау ата-аналарның һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренең төп бурычы. Баланы юлда куркынычтан саклауның реаль ысулы-караңгы вакытта киемдә фликерлар кию. Шуңа күрә Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасында чираттагы максатчан профилактика чарасы кысаларында яктылыкны кире кайтара торган элементларны популярлаштыру буенча акция оештырылды, "Үзең яктыр, балаңны яктырт!». Акция кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар педагоглар җитәкчелегендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар йөртергә чакырып, тематик битләр әзерләделәр һәм аларны әти-әниләренә тапшырдылар.
Хөрмәтле әниләр һәм әтиләр, Әйдәгез, тормышыбызда булган иң кадерле балаларыбызны саклыйк! Яктылыкны кире кайтарып, тормышны саклыйбыз!!! -
Бакчабызда "Фән сәгатьләре" дәвам итә. 27.10.2025

Бу атнада без балалар белән "Нәрсә ул фән?" дигән темага әңгәмә үткәрдек һәм зурлар төркемендэ «Пекин кәбестәсе белән тәҗрибә» эксперименталь эшчәнлек. Су һәм пекин кәбестәсе белән тәҗрибә» Максаты: балаларның Пекин кәбестәсенең үзлекләре турында күзаллауларын формалаштыру; балаларның җирдәге бер генә тереклек иясе дә сусыз яши алмый, үсемлекләр дә суны «эчә» дигән белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту.(тәрбияче Халикова С.Г.)









