Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Котлыйбыз! 26.10.2026

Алинә Габбасовна! Сезне ихлас күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәбез! Сезнең хезмәтегез бик мөһим һәм җаваплы. Китапханә — белемнең җыелыш урыны, һәм аны саклау, туплау һәм укучылар арасында мәдәниятне тәрбияләүдә тотрыклы роль үзләштерә. Сезнең зирәклегегез, сабырлыгыгыз һәм мәрхәмәтлелегез өчен рәхмәт Сезгә. Киләчәктә дә зур уңышлар, яңа китаплар һәм матур мәгълүматлар туплансын. Сезгә һәм гаиләгезгә бәхет, шатлык, сәламәтлек телибез.
-
Әти белән юллар имин! 23.10.2026

Бакчабызда Әтиләр көненә багышланган «Әти белән — юллар имин!» исемле чара узды.
Бәйрәм башында балалар әтиләренә җылы чыгышларын тәкъдим иттеләр. Аннары әтиләр үзара көч сынаштылар.
Чарабызда Буа районындагы «Юл хәрәкәте иминлеге» иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе рәисе Мурзакова Сиринә Мәсхүд кызы да катнашты. Ул әтиләр белән бик җылы әңгәмә үткәрде, юлда иминлек кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде.
Бәйрәм ахырында балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Сиринә ханымга чарада катнашканы, файдалы киңәшләре һәм бүләкләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Балаларыбызның юллары һәрчак имин булсын! #Годдошкольногообразования
#МБДОУКушманскийдетскийсад -
«Юл — куркынычсызлык территориясе!» 19.10.2026

Бүген балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән авылыбыз урамнарына экскурсия-поход ясадык. Бәләкәчләр юл билгеләре, юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштылар һәм авыл җирендә ориентлаша белергә өйрәнделәр. Саф һавадагы мондый практик дәресләр балаларга урамда игътибарлы һәм сак булырга ярдәм итә. Һәрбер юлыгыз куркынычсыз булсын!
-
Кадерле әтиләребез! 17.10.2026

Сез безнең өчен — һәрвакыт беренче урында! Сез — тормышның һәр сынавында җиңүче, гаиләнең ныклы терәге. Тыныч тормышта да, хәрби хезмәттә дә әтиләребезгә бары тик исәнлек-саулык, бәхет, ныклы гаилә терәге булып калуларын телибез. Бәйрәмегез белән! Сау-сәламәт булыгыз, балаларыгызның җылысын тоеп, бәхетле гомер итегез!
-
Көзге тылсым безнең бакчада! 15.10.2026

Бүген бакчабызда искиткеч матур Көз бәйрәме үтте. Кунакка көзге нигъмәтләр белән Көз кызы килде, ә яңгыравык музыка тавышына хәтта Аю да йокысыннан уянып җитте! Балаларыбыз кунакларыбыз белән бергәләп рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, уйнадылар. Бәйрәмебез бик җанлы, күңелле һәм җылы узды!
-
Ата-аналар җыелышы 10.10.2026

«Тиенкәй” балалар бакчасында ата-аналар җыелышы узды. .Көн тәртибе буенча, садик мөдире Айгөл Сәлимулловна һәм тәрбияче Ильхамия Галимовна чыгышлары тыңланды. Район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Сиринә Рәифовна җыелышта катнашты һәм чыгыш ясады. Программа таләпләре, белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеге, режим моментлары, балаларның яшенә туры килгән уенчыклар турында сөйләнде ,ата-аналар комитеты сайланды киләчәккә уртак эшчәнлек формалары сайланды.Ата-аналар җыелышы бик эчтәлекле һәм дустанә мөнәсәбәттә үтте. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар.
-
“Тиенкәй” балалар бакчасында “ Көзге матурлык” 09.10.2026

“Көзге матурлык” дип аталган кул эше күргәзмәсе-бәйгесе безнең бакчабызда үткәрелде. Бу чара балаларның иҗади фикерләвен, табигатьне күзәтү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде. Биредә көз нигъмәтләреннән ясалган кул эшләнмәләре күргәзмәсе урын алды. Балаларның әти-әнисе ярдәме белән, көзге уңыштан, яфраклардан төрле композицияләр, аппликацияләр һәм башка оригиналь эшләнмәләр ясап алып килделәр. Барлык эшләрдә бик матур һәм зәвык белән башкарылган иде. Бу күргәзмә һәркемдә зур соклану уятты. Һәр эш үзенчә матур, үзенчәлекле! Без һәркемнең тырышлыгын бертигез күреп, барлык әти‑әниләргә дә грамоталар тапшырдык — сезнең һәммәгезнең катнашуы безнең өчен бик кыйммәтле!» Әти-әниләргә зуур рәхмәт әйтәсе килә.
-
1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне 01.10.2026

Кадерле остазларыбыз! Сез — Ватаныбызның чәчәк атуына зур өлеш кертүчеләр, бүген дә шушы юнәлештәге изге эшегезне дәвам итәсез. Без сезнең белән горурланабыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел җылысы һәм бәхет телибез. Янәшәгездә һәрвакыт сезне яраткан һәм кайгыртучан балалар, оныклар, дусларыгыз булсын!
-
Котлыйбыз! 29.09.2026

Бүген «Тиенкәй” балалар бакчасының ничә буын баланың яраткан тәрбиячесе Ильхамия Галимовнаның гомер бәйрәме-60 яшьлек юбилее!
Юбилеегыз белән, Ильхамия Галимовна ! Тагын шуның кадәр рәхәт гомер насыйп булсын. Һәрчак шулай шат күңелле, игелекле, киң күңелле, нәни балаларыбызның яраткан апалары булып кал. Сәламәт бул ,балалар игелеге , оныклар куанычы белән яшәргә язсын сиңа! -
Тәрбиячеләр һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре көне! 27.09.2026

27 сентябрь – Тәрбиячеләр һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре көне! Бу көнне без балалар бакчасындагы иң мөһим, иң җаваплы кешеләрне – котлыйбыз. Алар безнең балаларга икенче әни кебек, алар балаларга белем генә түгел, ә яшәү тәҗрибәсе, әдәплелек, кешелеклелек бирәләр.Аларның хезмәте бик авыр, ләкин бик кирәкле. Шуңа күрә ел саен 27 сентябрьдә без аларга рәхмәт әйтәбез, җылы сүзләр, матур котлаулар бүләк итәбез. БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ!!!









