Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малоцильнинский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422463, РТ, Дрожжановский район, с. Малая Цильна, ул. Крупская, 4 |
Телефон: | |
E-Mail: | m.cilna@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Малоцильнинский детский сад» |
Руководитель: | Хайбуллова Чулпан Иршатовна |
Год основания учреждения: | 2013 |
У нас учатся: | 11 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малоцильнинский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38
-
Бүлмә гөлләрен тәрбияләү. 26.10.2013
Балаларда үсемлекләргә карата сак караш, бүлмә гөлләрен танып әйтә белү күнекмәләрен камилләштерү, үстерү, карау тәҗрибәсе турында белемнәрен арттыру максатыннан балалар белән табигать почмагында эшлэдек.
-
Кемнең беренче? 25.10.2013
Балаларда укроп үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү, аның файдалы яшелчә икәнен аңлату максатыннан укроп чәчеп балалар белән тәҗрибә үткәрдек.Бер савытның өстен капладык, берсен ачык калдырдык. Балаларда "Кемнең беренче үсеп чыга?"-дигән сорау барлыкка килде.
-
Күмәк эш "Көзге матурлык". 21.10.2013
Балалар көз турында күзаллауларыннан чыгып, булган белемнәрен туплап, үз куллары белән төсле кәгазь һәм буяулар кулланып "Көзге матурлык" дигән темага күмәк эш башкардылар.
-
"Сөмбелә" бәйрәме ! 10.10.2013
Бүген бездә “Көзге бал” бәйрәме үтте. Бу бәйрәмгә ямь өстәп, кулларына көз күчтәнәчләреннән: яшелчә, җиләк - җимешләр, яфраклардан ясалган әйберләр тотып, матур итеп киенгән балалар үзләренең чыгышларын күрсәттеләр. "Көзге байлык" дип аталган күргәзмә дә оештырылды. Гади генә күренгән яшелчәләрдән дә төрле-төрле үзенчәлекле әйберләр ясап була икән.Бәйрәм бик матур булды, балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, биеделәр, "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр. Ә инде залга Көз кызы - Сөмбелә килеп кергәч балаларның күңелләре тагы да күтәрелеп китте. Бәйрәм бик матур һәм күңелле үтте. Әти-әниләр һәм килгән кунакларга бәйрәм бик ошады.
-
Родительское собрание. 10.10.2013
10 октября 2013 г. в нашем детском саду проводилось родительское собрание на тему: «Об изменении расчета компенсации части родительской платы за присмотр и уход за ребенком в образовательном учреждении». На собрание были приглашены представители из Социальной защиты и Отдел образования Дрожжановского муниципального района.
-
Көзге байлыклар белән танышу. 26.09.2013
Ямьле кояш нурлар чәчеп
Елмаеп карый безгә.
Нинди тәмле күчтәнәчләр,
Көз алып килгән безгә!
-
Бездә өмә! 14.09.2013
Тирә - юньне пычратудан, табигатьне кешеләр тарафыннан уйламыйча эшләнгән төрле адымнардан саклау – бүгенге көннең иң әһәмиятле мәсьәләләреннән берсе. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Табигатьне күзәтү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә бакчабыз хезмәткәрләре иң беренче үзләре үрнәк күрсәтәләр.
-
ДЕНЬ ЗНАНИЙ! 02.09.2013
Коллектив нашего детского сада поздравляет детей и их родителей с праздником - началом учебного года!
Желаем нашим дорогим ребятам и их родителям - новых радостных впечатлений, интересных дел и открытий, друзей, улыбок, мира! -
"Уйлыйбыз, фикер йөртәбез, уйлап чыгарабыз!".
25.06.2013
Балалар белән пластик шешәдән ярмалар,комнар,ташлар тутырып матур курчаклар-музыкаль инструмент(погремушка) ясадык. Ә аннан соң шаян көйгә үз нәни кулларыбыз белән ясалган музыкаль инструментыбызда рәхәтләнеп уйнадык.
-
День безопасности "О правилах важных- пожаробезопасных"
22.06.2013
"Ут -безнең дус, ут-дошман" девизы астында әңгәмә үткәрдек. Иң элек табышмаклар чиштек, рәсем буенча хикәя төзедек,янгын вакытындагы төп кагыйдәләрне өйрәндек,янгын чыгу сәбәпләрен санап чыктык,соңыннан балалар белән "01"номерын ак кәгазь битләренә ясадык.