Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малоцильнинский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422463, РТ, Дрожжановский район, с. Малая Цильна, ул. Крупская, 4 |
Телефон: | |
E-Mail: | m.cilna@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Малоцильнинский детский сад» |
Руководитель: | Хайбуллова Чулпан Иршатовна |
Год основания учреждения: | 2013 |
У нас учатся: | 11 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малоцильнинский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38
-
Кешеләр арасында сөю һәм мәхәббәтне арттырган иң мөһим нәрсә- юмартлыктыр. 25.12.2013
Балалар бакчасына һәрдаим ярдәм күрсәтеп торучы спонсорларыбызның берсе- Раимовлар гаиләсе. Алар нәниләрнең күңелен күрә беләләр. Яңа ел күчтәнәченә татлы торт,соклар һәм чыршыбызны бизәргә төрле утлар, уенчыклар, плакатлар, мешуралар бүләк иттеләр.
-
Кышкы уеннар. 18.12.2013
Йомшак карны алабыз,
Аннан туплар ясыйбыз.
Кар атышып уйныйбыз,
Бик күңелле яшибез.
Суыктан без курыкмыйбыз,
Рәхәтләнеп уйныйбыз.
Кар бөртекләрен куып,
Уйнаудан һич туймыйбыз.
-
"Кар малай" 16.12.2013
Кул эше эшчәнлегендә балалар белән мамыктан һәм төсле кәгазьләрдән кар малае ясадык Иң элек "Хат ташучы кар малай " дигән мультфильм карадык. Сорауларга җавап бирдек, ясау этапларын карап эшләдек. Балаларга аеруча мамык белән эшләү ошады. Әлеге Кар малае әти- әниләргә менә дигән бүләк.
-
Бездә цирк! 09.12.2013
9 декабрь көнне безгә цирк килде. Балаларга аеруча фокусчы (тылсымчы) ошады. Нәни генә булсалар да һәрбер хәрәкәтен бик җентекләп, кызыксынып карап бардылар, клоуннан татлы бүләкләргә дә ия булдылар.
-
Әниләр бәйрәме! 25.11.2013
Бүген әниләр көне бит,
Әниләрнең бәйрәме.
Шушы җырларыма кушып
Рәхмәтемне әйтәмен.
Өйләребез нинди матур,
Елмаеп, көлеп тора.
Көннәр якты, яшәү рәхәт
Әниләр булса гына.
Нинди рәхәт әниләрнең,
Балам, дип дәшүләре.
Гел яныбызда булсыннар,
Шатланып яшик әле!
-
"Әниемә бүләк". 22.11.2013
Көннең икенче яртысында мәктәпкә әзерлек төркеме белән төсле кәгазьләрдән гиацинт (сөмбел), ә уртанчылар һәм кечкенәләр төркеме белән пластилиннан әниләр көненә чәчәк бәйләмнәре ясадык. Нәни куллары белән ясалган әлеге бүләк беркемне дә битараф калдырмый.
-
"Керпекәй" 18.11.2013
Балалар белән оекбаш һәм үсемлек орлыкларыннан керпекәй ясадык. Көндә назлап сулар сибеп, яктылыкка таба әйләндереп торгач "яшел керпекәебез" дәү үсә бара. Ул табигать почмагыбызны ямьләндереп тора.
-
Жостовская роспись. 16.11.2013
В целях расширения представления о видах народного декоративного искусства провели занятие по рисованию на тему "Жостовская роспись".Прививали любовь и бережное отношение к произведениям искусства.
-
Күмәк эш "Сарык бәтиләре көтүлектә". 08.11.2013
Кисеп ябыштыру эшчәнлегендә балар белән сюжетлы сурәтләр барлыкка китерергә өйрәтүне дәвам итеп "Сарык бәтиләре көтүлектә" дигән күмәк эш башкардык. Әлеге эшчәнлектә без төрле материаллар кулландык: мамык, төсле кәгазьләр, кипкән яфраклар. Һәм менә нинди матур сюжет барлыкка килде.
-
Экскурсия. 05.11.2013
Балалар белән биология кабинетына экскурсиягә бардык. Балаларга аеруча сөйләшүче "Франц" исемле тутый кош һәм су, җир ташбакалары күңелләренә хуш килде. Гөлләрнең төрлелеге дә сокландырды, исемнәрен һәм ничек тәрбияләргә кирәклеген укытучы апаларыннан сорадылар.