Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малоцильнинский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422463, РТ, Дрожжановский район, с. Малая Цильна, ул. Крупская, 4 |
Телефон: | |
E-Mail: | m.cilna@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Малоцильнинский детский сад» |
Руководитель: | Хайбуллова Чулпан Иршатовна |
Год основания учреждения: | 2013 |
У нас учатся: | 11 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малоцильнинский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38
-
Родительское собрание на тему" О повышении родительской платы в детских садах" 27.11.2014
Сегодня в детском саду провели родительское собрание на тему "О повышении родительской платы в детских садах".
С 1 января 2015 года запланировано повышение размера родительской платы за присмотр и уход за ребенком в детских садах республики в среднем на 12%.
Повышение родительской платы связано с ростом расходов на финансовое обеспечение деятельности дошкольных образовательных организаций в соответствии с основными параметрами прогноза социально-экономического развития Российской Федерации. В том числе, это и рост цен на продукты питания, рост заработной платы персонала детских садов, участвующих в присмотре и уходе за детьми. Родительская плата зависит от вида учреждения, режима работы и возраста ребенка. К примеру, сегодня в наиболее распространенном виде детского сада(общеразвивающий) с 10,5 часовым пребыванием ребенка от 3 до 7 лет родительская плата составляет 2283 рубля. С 1 января 2015 года она увеличится на 280 рублей и составит 2563 рубля.
Внимание! Все компенсационные выплаты для родителей сохраняются.
-
Көзге бәйрәм.-Осенний праздник. 25.10.2014
Мы собрались сегодня в зале,
Чтобы шутить, смеяться и плясать.
Мы дорогих гостей позвали
Осенний праздник отмечать.
Бүген бакчабызда Көз бәйрәме булды. Кунакка бүләкләре белән бакча хуҗасы Карачкы Бакчаева да килгән иде. Балалар белән төрле уеннар уйнадылар: бәрәңге чәчтеләр, уңышын җыйдылар, учакта пешереп тә ашадылар;табышмакларның җавапларын таптылар, җырладылар, биеделәр. Әниләр дә "Көлсу", "Мин көз көненә әзер", "Кем беренче" уеннарында бик теләп катнаштылар. Бәйрәмебез күңелле үтте.
-
Файдалы почмаклар. 26.09.2014
Балаларда хезмәткә хөрмәт тәрбияләү, төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлыкларын, сүзлек запасын баету, диалогик сөйләм үстерү, миһербанлылык,кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбияләү максатыннан "Тамчылар" төркемендә "Чәчтарашханә" һәм "Шифаханә" почмаклары оештырылды.Балалар әлеге почмакта кызыксынып,яратып уйныйлар.
-
Без уйныйбыз... 10.09.2014
Гөл - чәчәкләр өзмәдек без,
Куаклар сындырмадык.
Балалар бакчасының уен мәйданында
Уйнадык та җырладык.
Кояшка карап елмайдык.
Җилләргә сәлам әйттек.
Һәркем алып керде урамнан
Бер кочак сәламәтлек!
-
Авылыбызда шатлыклы тантана- балалар бакчасы ачылу көне. 27.06.2014
Республикабызның "Бәләкәч" программасы яңа үзгәрешләр кертә. Шул программага нигезләнеп безнең авыл балалары өчен дә күптәннән көтеп алган, барлык уңайлыклары булган балалар бакчасы ачылды. Бәрәм белән котлау өчен районыбыз башлыгы Шадриков Александр Валерьевич, Казаннан килгән кунак "Раминвест" ачык акционерлык җәмгыяте учредителе Гайзатуллин Ринат Рауфович, "Цильна" ачык ауционерлык җәмгыяте директоры Гафуров Барис Аппаувич, төзүчеләр оешмасыннан Солтанов Рәшит Ибраһимович та килгән иде.
Республика "Бәләкәч" программасына нигезләнеп, авылыбызда ачылган балалар бакчасына бүгенгесе көндә 25 бала йөри. Алар барысы да электрон журналга төркәлгән.
Бу яңа, матур бакчада Кече Чынлы авылында туган һәрбер сабыйга да урын җитәрлек.
-
Бакча белән хушлашу. 31.05.2014
Олы бәйрәм бүген бездә,
Зурлар инде күбебез.
Бакча белән хушлашабыз,
Бүген соңгы көнебез.
-
"Кояшкай"да кунакта. 26.04.2014
25 апрель көнне Тукай бәйрәмен карау һәм тәҗрибә туплау максатыннан Иске Шәйморза "Кояшкай" балалар бакчасына бардык. Аларның эшләренә сокланып, үзебезгә күп тәҗрибә туплап кайттык.
-
Тукай - безнең күңелләрдә. 24.04.2014
Салкын кыш үтеп, ягымлы,җылы яз җиткәч халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Сөекле Тукаебызны бервакытта да истән чыгармыйбыз, аны яратабыз, зурлыйбыз. Шушы уңайдан Кече Чынлы балалар бакчасында 21 апрельдән 26 апрельга кадәр Г.Тукай иҗатына багышланган атналык узды. Презентация аша тормыш юлын, иҗатын, шигырьләрен, әкиятләрен өйрәндек. Әсәрләреннән төзелгән мультфильмнар карадык, күргәзмә оештырдык, рәсемнәр ясадык. Атналыкка йомгак ясап 24 апрель көнне “Тукай безнең- күңелләрдә” дигән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмгә мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Низамова Э.А., китапханәче Хөсәенова Р.А, 1 сыйныф укучыларын hәм укытучы Боhарова Г.С. кунакка чакырдык. Балалар -"нәни артистлар" бер дә сынатмадылар. Ситдикова А., Туктиева И., Бикбаева А., Җәмдиhанова А. шагыйрьгә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Фахртдинов И., Хайбуллова Ә.,Салихов Д. hәм Раимов Н. "Бала белән күбәләк", Кызыклы шәкерт" шигырьләрен бик матур сәхнәләштереп күрсәттеләр. Татар халкының "Гөлләр үсә" көенә Хайбуллова Әдилә "Чүәк киям" дигән бию башкарды. Аеруча, балаларга, "Кайсы әсәрдән икәнен бел", "Су анасы",Тукай әсәрләренә ясалган рәсемнәрне (пазлларны) тезү кебек уеннар күңелләренә хуш килде. Бергәләп "Су анасы" мультфильмын карап, балалар кеше әйберен сорамыйча алырга, олыларны алдарга ярамый дигән нәтиҗә ясадылар. "Туган тел" җырын хор белән җырладык, истәлеккә фотога төштек.
-
Кошларны каршы алыйк. 01.04.2014
Кошлар турында белемнәрен баету, тышкы билгеләренә карап кошларны таный, аера белергә күнектерү, кошларның китергән файдасы турында күзаллауларын үстерү, балаларда кошларга карата сак караш, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбияләү йөзеннән "Кошлар - безнең канатлы дуслар" дигән темага әңгәмә үткәрдек. Призентация, аудио тавышлар аша кошлар тормышындагы кызыклы мәгълүматлар белән балаларны таныштырдык. Балаларның уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү, ныгыту максатыннан табышмакларга җаваплар эзләп, шигъри юллар, җыр әңгәмәне ямьләндерде.
Кошлар-яшеллек сакчылары дигән почмак ясадык.
-
"Ак торна" композициясе. / Композиция "Белый журавль". 24.03.2014
Төрле материаллар белән эшләү техникасын формалаштыруны дәвам итү максатыннан, балалар белән "Ак торна" композициясен ясадык. Балаларга аеруча мамык белән эшләү бик ошый. Әлеге күмәк композицияне эшләгәндә, кемнең нәрсә эшләячәген, уртак фикергә килеп хәл итү күнекмәләрен үстерделәр.
В целях развития формирования у детей техники работы с различными материалами, создали композицию "Белый журавль".Детям особенно нравится работать с ватой. В создании коллективной композиции они пришли к единому мнению в определении хода работы.