муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 9 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 ( 288 ) 289 290 >>
-
Белем бәйрәме мәктәптә гөрләп үтте: 1 сыйныфка 10 укучы килде. "Кадыров Ф.Ф," ис. крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фәнил Фәһим улы, фермер Кадыров Фәнис Фәһим улы 1 сыйныфка килүче укучыларга зур бүләкләр тапшырдылар. Буа электр челтәрләре оешмасы мәктәпкә җиһазлар алу өчен 50 000 сумлык сертификат бүләк иттеләр. 01.09.2014

-
Мәктәпнең ветеран укытучысы Баһаветдинова Д.М. математика елы уңаеннан укучыларның бу фәннән эш һәм контроль эш дәфтәрләре белән танышты. Иң-иңнәрне истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтте. 30.06.2014

-
Мәктәпнең уку алдынгылары йомгаклау линейкасында Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. 30.05.2014

-
"Ел укучысы - 2014" бәйгесенә йомгак ясалды. Башлангыч сыйныфлар арасында 4 нче сыйныф укучысы Галиуллина Гөлназ, 5-9 сыйныфлар арасында 8нче сыйныф укучысы Гарипов Рәдиф җиңү яуладылар һәм мәктәп администрациясе исеменнән премиягә лаек булдылар. 30.05.2014

-
20 нче май көнне башлангыч сыйныфларның МБ планы нигезендә I сыйныфта “Галиҗанәп төсләр илендә” дигән темага сынлы сәнгатьтән ачык дәрес үткәрелде. Дәрес укучыларның белемнәрен тикшерү белән беррәттән яңа материал аңлату, үстерешле биремнәр үтәү һәм уен-күнекмә төрләре белән аралаштырылып барылды.Зәвыклы күрсәтмә әсбапларның күплеге, видеоөзекләрнең урынлы кулланышы, Сингапур методикасының нигезләренә таяну дәресне ФГОС шартларында үтә уңышлы итте. Дәрестә булучы коллегалар ачык дәрескә югары бәя бирделәр.(Укытучы: Гыйзәтуллина Г.Р.) 20.05.2014

-
19 май-Пионерия туган көнгә багышланган походтан укучылар бик канәгать калдылар. 19.05.2014

-
15 нче май көнне 9нчы сыйныфта «Мин пешекче һөнәрен сайладым» темасына ачык сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе Әхмәдуллина Гөлфинә Равил кызы егетләргә пешекче һөнәре турында тулы мәгълүмат бирде. Укучылар үзләрен бу һөнәрдә төрлечә сынап карадылар. Сыйныф сәгате бик кызыклы һәм файдалы булды. 15.05.2014

15 нче май көнне 9нчы сыйныфта «Мин пешекче һөнәрен сайладым» темасына ачык сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе Әхмәдуллина Гөлфинә Равил кызы егетләргә пешекче һөнәре турында тулы мәгълүмат бирде. Укучылар үзләрен бу һөнәрдә төрлечә сынап карадылар. Сыйныф сәгате бик кызыклы һәм файдалы булды.
-
14-16 май көннәрендә мәктәпнең җыелма спорт командасы районда уздырылган 47 туристик слётта катнашты. 6 укучыдан торган команда үзләрен бар яктан да чын туристлар итеп танытырга өлгерделәр.Слёт нәтиҗәләре буенча команда түбәндәге номинацияләрдә җиңүче дип табылды: “Җиңүгә омтылучы команда” “Иң сыйфатлы кичке аш” (2 урын) “Иң яхшы палатка” (1 урын) “Бию марафоны” (Җиңүче) Йомгаклау тантанасында Мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләк- туристларның җыелма әсбаплары белән бүләкләнде. (Укытучы: Вилданов И.М.) 14.05.2014

-
14-16 май көннәрендә мәктәпнең җыелма спорт командасы районда уздырылган 47 туристик слётта катнашты. 6 укучыдан торган команда үзләрен бар яктан да чын туристлар итеп танытырга өлгерделәр.Слёт нәтиҗәләре буенча команда түбәндәге номинацияләрдә җиңүче дип табылды: “Җиңүгә омтылучы команда” “Иң сыйфатлы кичке аш” (2 урын) “Иң яхшы палатка” (1 урын) “Бию марафоны” (Җиңүче) Йомгаклау тантанасында Мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләк- туристларның җыелма әсбаплары белән бүләкләнде. (Укытучы: Вилданов И.М.) 14.05.2014

-
Туган як, татар халкы, Татарстан тарихы һәм мәдәнияте буенча VII төбәкара укучылар конкурсы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә оештырылды, анда мәктәбебездән 8 нче сыйныф укучысы Вәлиева Энҗе (фәнни җитәкче: Шәрәфетдинова Л.Г.) I урын яулады. Укучыбызны зур уңышы белән котлыйбыз! Афәрин! 14.05.2014






